Татарстан мөфтие Төркиягә сәфәр кылды

16 март 2012 ел 13:14

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз Төркиягә сәфәре кысаларында Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура каберләрен зиярат кылды.

Татарстан мөфтие узган якшәмбедә бер атналык Төркия сәфәрен тәмамлады. Төрек Республикасының Дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мәхмәт Гөрмәзнең чакыруы белән килгән Илдус Фәиз, Әнкара белән Истанбулда булды, эшлекле очрашуларда катнашты.

Татарстан делегациясендә шулай ук Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Татарстан мөфтиятенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире Вәлиулла Якупов һәм халыкара бүлек җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин бар иде.

Узган җомга Истанбулда Илдус хәзрәт Фәиз IRCICA (Ислам тарихын, сәнгатен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге) җитәкчесе Халид Әрән белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкиле Радик Гыйматдинов та катнашты.

Татарстан мөфтие яңа вазифасында чит илгә беренче рәсми сәфәр кылуын хәбәр итте. Әлеге сәфәрнең максаты – “Төркиянең дин эшләре өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү”, диде мөфти. Халит Әрән исә IRCICA һәм Татарстанның фән һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеге турында сөйләде. Мөфти И.Фәиз, “Төрек халкы – безнең тугандаш халык, бөек төрки җөмһүрият буларак безгә гел ярдәм кулы суздыгыз”, – дип, рәхмәтләрен белдерде.

И.Фәиз Х.Әрән белән Төркия сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Төркиянең илаһият (дин белеме) факультетларында бөек татар галимнәре Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэддин Фәхреддин, Муса Бигиев китапларының асыл нөсхәләре бар. Бездә аларга бик еш мөрәҗәгать итмиләр, ә монда алар киң кулланылышта: ул китаплар буенча фәнни хезмәтләр языла”, – дип сөйләде Илдус хәзрәт. Халид Әрән Татарстанның күп кенә төрек университетлары белән хезмәттәшлек итүен җиткерде, ул шулай ук әлеге хезмәттәшлекне тагын да үстерергә кирәклеген белдерде. “Төркиягә Татарстан студентларын җибәрергә кирәк. Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек бик зур әһәмияткә лаек”, – диде IRCICA җитәкчесе.

Соңыннан Татарстан делегациясе Истанбулдагы “Төрки дөнья” мәдәният паркындагы татар һәм башкорт өйләрен карады. Истанбул мэры Кадир Топбаш ярдәме белән ясалган әлеге милли өйләрне атна саен өч меңгә якын кеше зиярат итә. Татар җәмәгатьчелеге монда Сабан туе, Ураза ашлары һ.б. мәдәни чаралар уздыра. Кунаклар шулай ук Истанбулда урнашкан Габдулла Тукай паркын карады. Якын арада анда бөек шагыйрьнең һәйкәле урнаштырылыр, дип көтелә.

Әюп мәчетендә җомга намазы укып, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе Әбу Әюп әл-Әнсаринең төрбәсен зиярат кылгач, Татарстан делегациясе Истанбул мөфтие Рахми Яран белән очрашты.

Истанбул сәфәренең бер өлеше исә аерым әһәмияткә лаек. Кунаклар Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Айдар Гашыйгуллин һәм “Идел-Урал төркиләре” җәмгыяте рәисе Гүлтән Ураллы белән бергә Истанбулда җирләнгән танылган татар әдипләренең каберләрен зиярат кылды. ТР мөфтие Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура кебек бөек татар зыялылары, дәүләтчелек идеологлары каберләренә дога кылды.

Татарстан делегациясе бер атналык сәфәр кысаларында Әнкара һәм Истанбулда булып, Төркиядәге дини система турында күп мәгълүмат туплады. Кунаклар дини оешмаларда, университетларның илаһият факультетларында, дини китапханәләрдә, Коръән курсларында, өстәмә дини белем бирү үзәкләрендә, төрле мәчетләрдә булды. Делегация бик күп дин белгечләре белән очрашты, тәҗрибә уртаклашты.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз сүзләренә караганда, Төркиядә дәүләт белән диннең үзара бәйләнешен өйрәнү бик тә мөһим. Без төрек моделенең бер өлешен, уңай тәҗрибәсен үзләштереп, үзебезнең Татарстанда аны кулланырга телибез, диде ул. Илдус хәзрәт Фәизнең беренче рәсми чит ил сәфәрен нәкъ менә Төркиягә кылуы, мөфтиятнең ышанычлы халыкара хезмәттәш итеп гарәп илләрен түгел, ә кардәш төрек республикасын хуп күрүе турында ишарәли.

Илдар ГАБИДУЛЛИН

«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана