Татар халкының тәрбия тәҗрибәсен, педагогикасын һәрьяклап тирәнтен өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче, педагог һәм язучы Каюм Насыйри (1825–1902) халыкны белемле итү, аның телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүдә зур эш башкара, аң-белемне ана телендә бирүне, укымышлы кеше булу өчен үз телен белүне хуплый.
К.Насыйри үзе җыйган фольклор әсәрләрен “Кырык бакча” (1880), “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (1884), “Китаб-әт-тәрбия” (анда 113 нәсихәт тупланган, 1891) китапларында бастыра. Аларда халкыбызның тормыш-көнкүреше, үзара мөнәсәбәте, эчке кичерешләре, тәрбия тәҗрибәсе тасвирлана. Бу һәм башка хезмәтләрендә, укытучылык эшчәнлегендә халыкның педагогик мирасына, тәрбиядә халыкчанлыкка һәм гуманлылыкка зур өстенлек бирә һәм бу аның төп педагогик принцибы булып әверелә. Чөнки ул халык тәрбиясенең кешене белемле һәм әдәп-әхлаклы итеп үстерүгә гаять зур өлеш кертүен дәлилли, шуңа күрә татар халык педагогикасын һәрьяклап өйрәнүгә күп көч куя. Кыскасы, аның хезмәтләре татар халкының тәрбия тәҗрибәсенә нигезләнеп иҗат ителә.
Мәгърифәтче балаларның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүенә булышуны иң изге эш итеп саный. “Әхлак рисаләсе” дигән китабында, балаларга мөрәҗәгать итеп, болай ди: “И газиз бала!.. Адәмгә бигрәк кирәк вә бигрәк лязем нәрсә – гыйлемдер. Наданлык дигәнемез белмәклеге лязем булган нәрсәне белмәссезлектер. Бу наданлык кешене игътибардан чыгара вә хайван дәрәҗәсенә кертә торган сыйфаттыр. Кайда барса да, надан кешенең кадере юктыр... Гыйлем үгрәнмәгә, укымага, язмага вә һөнәр вә мәгърифәт хасил итмәгә иҗтиһад кыл, чөнки гыйлем вә мәгърифәт иясе һәр йирдә хөрмәтле булып, халык арасында кадере зур булыр”. Гыйлемле булу белән бергә, К.Насыйри яшьләрне һөнәргә өйрәнергә чакыра, вакытлы гына була торган милек-байлык белән мавыгып, кәсеп үзләштерү гамәлен үз итмәсә, киләчәге ышанычсыз булуын искәртә. Бу уңайдан “Китаб-әт-тәрбия”дә ул болай яза: “Әй җаннарым-угланнарым, нәсихәтне ишетегез – һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкене вә дәүләтенә ышанырга ярамас... Һөнәр – бер агым судыр, вә ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе әгәр дәүләттән төшсә дә кайгы юк... Әй угыл, син дә һөнәр үгрән, тәрбия үгрән, гыйлем үгрән (1 нче тәрбия). Әлеге мәсьәләдә ике олы мәгърифәтче фикерләренең тәңгәл килүе, яшьләргә гыйлем-тәрбия бирү өлкәсендә карашларының дөрес педагогик-психологик, фәнни нигездә һәм кысаларда булуын дәлилли. Бу уңайдан К.Д.Ушинский киңәшләре дә бик гыйбрәтле: “Хезмәтегезне дөрес сайлаган һәм аңа бөтен күңелегезне биргән булсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар”. Чыннан да, гадел хезмәт белән эшләп алган дәүләт – бәхет. Моннан кала, үзең яраткан һөнәр – рухи канәгатьләнү, күңел күтәренкелеге чыганагы. Монысы – тагын да олырак бәхет. Мәгърифәтчеләр язганча, “ышанычлы дәүләт” булган шөгыль-кәсепне ничек “дөрес сайлап, бәхетле булырга?” Һөнәрләрнең абруе төрлечә үзгәргән, махсус уку йортын тәмамлаганда һөнәр-белгечлек буенча эшкә урнашу гарантияләнмәгән, кайбер төр һөнәр ияләре арасында эшсезлек күренешләре тарала барган хәзерге чорда, яшьләргә һөнәргә дөрес юнәлеш бирү гаять җаваплы педагогик, психологик, социаль, икътисади, иҗтимагый проблема булып әверелә. Монда яшь кешенең теләк-омтылышын белү генә җитми, бәлки һәрберсенең аерым-аерым сәләт-булдыклылыгын өйрәнү, гаилә белән бергә киңәш-табыш итеп, дөрес юнәлеш бирү беренче адым булып тора.
Тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык – К.Насыйриның төп педагогик принцибы. Шушы нигездә аның тәрбия турындагы фикер-карашлары, халык тәрбиясе тәҗрибәсеннән ул туплаган тәгъбир-нәсихәтләр татар халкын, аеруча яшьләрне рухи-әхлакый саф итеп тәрбияләргә, әйләнә-тирәдәге тискәре, җинаятьчел күренешләрдән гыйбрәт ала белергә, “нәфеснең җинаять җитәкчесе” булуын аңларга сәләтле шәхес итеп формалаштырырга ярдәм итәләр. Аларда явызлыкны күрә алмау, аңа нәфрәт, яшьләрне андый гамәлләрдән йолып калу, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү төп максат итеп карала. Ничек булырга кирәклек турында вәгазь уку, үгетләү аның өчен тәрбиядә төп принцип түгел, ул яманны һәм яхшыны, явызлыкны һәм тәүфыйклылыкны, нәфесне һәм чик-чаманы, уртачалыкны янәшә куеп, чагыштырып төшенергә ярдәм итә. Бу уңайдан аның “Китаб-әт-тәрбия” дигән хезмәте – аеруча кыйммәт һәм бай чыганак. Ул һәр тәрбияче-укытучының, ата-ананың өстәл китабы булырга хаклы. 112 нче тәрбиядә болай диелә: “Әй угыл, дүрт нәрсә бардыр ки, адәм аны ифрат вә чиктән тыш күп кыйлса, һәлак буладыр: әүвәл хатын белән маташса, адәм һәлак буладыр. Янә явызлык артыннан күп йөри торгач, адәм һәлак буладыр. Дәхи күп отыш уйнаса, адәмнең һәлакәте андадыр. Дәхи дә күп хәмер эчсә, һәлак булмай калмайдыр”.
59 нчы тәрбиядә болай диелә: “Хәерле мал шулдыр: хәләлдән килеп, изге юлга сарыф кылыныр. Хәерсез мал шулдыр: хәрамнан килеп, начарлык һәм әшәкелекләр юлына сарыф кылыныр”. 75 нче тәрбия дә алдагысы белән аваздаш: “Әй угыл, мал табуның юллары күптер. Нинди генә юл булмасын, малны хәләлдән табу фарыздыр. Хәләлдән килгән мал – тотрыклы буладыр. Хәрам мал тиз кулыңнан китәр, җаваплылыгы һәм авырлыклары гына сиңа калыр”. Бу нәсихәтләрнең нигезендә бик мәгънәле һәм кисәтүле фикерләр ята. Әйтик, анда хәрам мал өчен җаваплылык һәм авырлыклар сиңа калыр, диелә. Бу сүзләрнең мәгънәсен нечкәләп барлый белү бик әһәмиятле. Чөнки хәрам юл белән табылган мал өчен кеше иртәме-соңмы Аллаһ алдында җавап тотарга тиеш һәм нәсихәт андый затның җинаятенә туры килердәй авырлыкларның котылгысыз булуын искәртә. Әлеге нәсихәтләрне тәрбия эшендә файдаланганда истә тотардай тагын бер үзенчәлек турында искәртү кирәктер. Хәзерге чор балаларына хәләл һәм хәрам төшенчәләренең мәгънәсен ачыклау шарт булып тора. Чөнки алар еш кына көндәлек эш-гамәлләрендә бу һәм рәнҗеш, гөнаһ, тәүбә кебек әдәп-әхлак категорияләре буенча яшәү түгел, аларның асыл мәгънәсен дә белмиләр. Бу тема буенча тәрбия эшен оештыру юнәлешендә тәкъдимнәрне дәвам итеп булыр иде. Ләкин монда бер киңәш белән генә дә чикләнергә була. Эш шунда ки, “Татар халык педагогикасы”нда (XI сыйныф, “Мәгариф” нәшрияты, 2000) әлеге проблемага багышлап “Хәләл һәм хәрамга исламның карашы” дигән тема бирелгән. Алда сүз барган нәсихәтләр буенча алга таба эшне шушы чыганактан файдаланып башкарырга була.
К.Насыйриның “Тәрбия китабы”ндагы тагын бер балалар һәм яшьләр өчен бик гыйбрәтле нәсихәткә тукталыйк. Чөнки мондый тәрбия еш кына аерым кешеләрдәге әшәке теллелек киң таралган, сөйләмдә оятсыз, сүгенү сүзләре еш кулланылган хәзерге чорда аеруча тансык. 89 нчы тәрбиядә болай диелә: “Әй угыл, кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син пәйвайсыз әйтеп җибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан”.
Халкыбызның “Тел белән төенләгәнне теш белән дә чишә алмассың”, “Авыз белән бәйләгәнне кул белән чишә алмассың” кебек тәгъбирләрендә дә әлеге нәсихәттәге кебек мәгънә аңлашыла. “Әйткән сүз аткан ук” дигәндәй, кешенең бәгыренә тия торган сүзне ычкындырсаң, аны кулың, тешең белән дә төзәтә алмыйсың. “Кеше күңеле – пыяла, бер ватылса, төзәлер дип уйлама”, – ди татар халкы.
К.Насыйри нәсихәте буенча тәрбия эшен кешене рәнҗетү, күңел рәнҗү төшенчәләренең асыл-мәгънәсен ачыклаудан башлау зарурилыгы үзеннән-үзе аңлашыла. Нәрсә ул рәнҗеш, кешенең рәнҗүе нинди халәт ул? Чөнки сүзнең мәгънәсенә төшенмәгән килеш, тыңлаучылар белән аның тирәли сүз куерту буш сүзлелек кенә түгел, шагыйрь әйтмешли, “тел зинасы” да була.
Шамил ҖӘЛӘЛИЕВ,
педагогика фәннәре кандидаты,
К.Насыйри премиясе лауреаты
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан