Уен белән чынбарлыкны бутаудан файда юк

14 март 2012 ел 04:24

Толерантлык төшенчәсе түземлек һәм хөрмәтне аңлата. Әмма түземлелектән хөрмәткә кадәр ара шактый зур. Бу арада төрле диннәрне өйрәнүгә омтылыш, закон, тарихи хәтер, гореф-гадәтләр, милли мирас һәм күп төрле мәгълүмат ята. Толерантлык иҗтимагый фикер булу белән бергә кеше психикасына да бәйле күренеш. Бүгенге көн журналистыннан дини, милли мәсьәләләрне менә шуларны исәпкә алып яктырту сорала, дип яза Татарстан Республикасы электрон газетасы www.intertat.ru.  

“Татарстанда этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә толерантлыкны булдыруда массакүләм мәгълүмат чаралары роле”. Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Идел буе дөньясы" толерантлык үзәге белән берлектә әнә шул исемдәге семинар уздырды.

Әлеге үзәкнең җитәкчесе Владимир Роскин: “Толерантлык төшенчәсе безнең тормышыбызга үтеп керде. Без толерант булып яшәргә омтылабыз, тырышабыз. Ләкин чынбарлыкта ул шактый катлаулы күренеш”, – дип, толерантлык барлыкка килүдә аң-белемнең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. “Башка кешене хөрмәт итмәү белемсезлектән килә. Мәдәниятне, динне, телне белмәү бик күп “тараканнар” үрчетә”, – диде ул.

Казан федераль университетының Тарих институтындагы сәяси тарих кафедрасы мөдире, профессор Ринат Нәбиев фикеренчә, үзара хөрмәт үткәндәге хәлләрдән дөрес нәтиҗә ясый ала алуыбызга да бәйле. “Безнең җирлек – тарихка, гореф-гадәтләргә нигезләнгән этномәдәни мөнәсәбәтләр кыры. Милли мәдәният – безнең байлык һәм киләчәк. Аны сакларга, ныгытырга кирәк. Тарихи хәтер бик мөһим, ул безнең аңыбызда саклана. Христианлаштыруга, миссионерлыкка бәйле бик кызганыч хәлләр булган. Әлеге конфликтларны күзаллый һәм сабак ала белү мөһим”, – диде ул.

КФУның гомуми фәлсәфә кафедрасы доценты Михаил Тузов үзенең чыгышында исә бүгенге көндә тормышның имитацияләрдән торуына игътибар итте. Аның фикеренчә, ниндидер бер дингә ышану, яки, киресенчә, атеист булу да хәзер бик авыр, чөнки бу өлкәләргә дә имитация, ягъни кылану, кемгәдер ярарга тырышып иярү, уен уйнау үтеп керде. “Безнең яшәү стиле – имитация, күпмедер өлеш толерантлыкка да кагыла. Кешеләр аңында ике төрле мораль яшәргә тиеш түгел”, – диде галим.

Семинарда чыгыш ясаучылар, фән эшлеклеләре булганга күрәме, күбрәк толерантлыкның идеологик кыйммәтенә тукталды. Шулай да журналистлар сорагач, берничә тормышчан мисал ярдәмендә алар бу мәсьәләнең кискен яклары барлыгын искәрттеләр. Әйтик, теләсә кайсы дини-иҗтимагый оешма рәсми теркәлгән икән, аның эшчәнлеген шик астына алып язу – үзе үк закон бозу буларак кабул ителергә мөмкин. Ринат Нәбиев шундый бер хәлне искә төшереп үтте. Бөгелмә районы газетасында “сектантлар”ны хурлап язылган мәкалә чыккан. Нәтиҗәдә, әлеге “сектантлар” авторны судка биргәннәр. Теркәлгән оешманың эшчәнлеге бары өч ел дәвамында гына тикшерелә һәм прокуратура аша гына туктатыла ала. Менә шулай итеп  үзләрен дини, милли, иҗтимагый оешма буларак пропагандалаган төрле шикле берлекләр “уен”ы елларга сузылырга мөмкин.

Татарстан Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе вәкиле Вячеслав Никифоров рәсми теркәлгән тагын бер иҗтимагый оешма – “Рус мәдәнияте” белән килеп чыккан проблемаларга тукталды. Ул да бу оешма мисалында берничә кеше тарафыннан “уен” оештырылуына ишарәләде. “Бүгенге көндә рус халкының төп өлеше Татарстанның “Рус мәдәнияте” оешмасы вәкилләре тарафыннан башкарылган эшләргә канәгатьсезлек белдерә”, – диде ул.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милли, дини мөнәсәбәтләрне яктыртуга, толерантлык темасына багышланган чараларны уздыруны алга таба да дәвам итәчәк. Журналистларны, аерым дин әһелләрен чакырып, билгеле бер конфессиягә кагылышлы үзенчәлекләр турында сөйләшүләр дә көтә.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана