Туйлар котлы булсын, нигез ныклы булсын!
Яшьләр колагына киңәш сүзе һәм хитап
Аллаһы Тәгалә дөньядагы бар җан ияләрен дә парлы-парлы итеп яраткан. Чөнки тереклекнең тантана итү сере, яшәешнең мәңге дәвам итү хикмәте нәкъ менә парлы затларның үз токым-нәселләрен өзмичә дәвам итүендә. Кеше Сөю-Мәхәббәт дигән иң бөек хискә сәләтле зат. Бу инде адәм баласы үзенә пар сайлаганда, гаилә корганда җенси инстинктка таянып түгел, шулай ук исәп-хисаптан гына чыгып та түгел, ә гашыйк булып, ярату хисенә өстенлек биреп эш итәргә тиеш дигән сүз.
Театр гардеробтан башлана дигәндәй, гаилә тормышы да туйдан башлана. Туй йолалары традицион милли гореф-гадәтләрдән һәм традицион жанрлардан (җыр-шигырьләрдән, теләк-алкышлардан) тора. Аларның байтак өлеше, мәсәлән, кыз сорарга бару, килешү, никах укыту, кияү каршылау, “ишек бавы” йоласы, бүләк бирешү, кияү мунчасы, килен төшерү, су юлы күрсәтү, туй күтәрешү кебек горефләр, заман рухына ярашып, бүген дә дәвам итә һәм безнең йола иҗатының милли рухын билгели. Әмма шул ук вакытта хәзерге туйларда, үзара аралашу һәм стандартлашу закончалыгына бәйле рәвештә, рус һәм башка халыклар йогынтысында барлыкка килгән яңа йолалар яки уеннар да кулланыла.
Төп һәм иң җитди яңа йола – рәсми рәвештә язылышу, ягъни никахны тантаналы шартларда теркәү. Илебездәге бар халыкларның да уртак йоласына әверелгән әлеге актка яшьләр җиңел машиналарда, яки, ягына карап, җигүле атта киләләр. Өсләрендә аларның кара костюм һәм ап-ак туй күлмәге, кәләшнең башында элекке шәльяулыкны алмаштырган ак бөркәнчек була. Язылышканда алар янә, яңа гадәт буенча, бер-берләренә алтын балдак кидерәләр – әлбәттә инде, парлашу һәм сөю-тугрылык билгесе итеп. Янә килеп, туй мәҗлесендә бүгенге мөселман яшьләрнең – кияү белән кәләшнең катнашуы һәм дә ирләр белән хатын-кызларның бер табында утыруы да – хәзерге заман казанышлары.
Никах туе һәркемнең тормышында бер генә мәртәбә була. Бер яктан, ул кияү белән кәләшнең кавышуын һәм мөстәкыйль тормышка аяк басуларын тантаналы төстә бәйрәм итү булса, икенче яктан, ул яшьләрнең традицион йолаларыбызны үтәү аша үзләренең татарлыгын, милли яшәешебезгә турылыклы булуларын раслау. Әлеге йолаларны җиренә җиткереп үтәү һәм, гомумән, туйны күңелле, гомердә истә калырлык итеп үткәрү исә, табигый инде, яшьләрнең үзләреннән һәм оештыручылардан тора. Моның өчен, билгеле, барысын да алдан уйлап кую, иҗади фантазиягә һәм кызыклы, бай эчтәлекле тасвирлама-сценарийга таянып эш итү сорала.
Бәйрәм тантаналарын махсус рәвештә сайлап куела торган тамада – табын башлыгы да, шулай ук, ягына яки нинди мәҗлес булуына карап, ике шаһит та алып бара ала.
Кыз сорарга бару
Элек кыз янына башта махсус яучы (вариантлары: димче, башкода) җибәрү, аның ата-анасының һәм үзенең ризалыгын да күбрәк шуның аша белү йоласы яшәп килгән булса, хәзерге вакытта бу гореф шактый үзгәрде. Ник дигәндә, кызның өйләнергә җыенган егеткә кияүгә чыгарга риза булуы-булмавы алдан ук инде билгеле була, шуңа күрә дә аның ягын яучы ярдәмендә яулауның да, димләп ризалаштыруның да кирәге калмый. Әмма кыз сорарга бару егет ягы өчен барыбер зарури. Әлбәттә, кәләше кияүгә чыгарга риза булган тәкъдирдә дә. Бу асылда баласын кадерләп үстергән ата-анага чын егетләрчә хөрмәт күрсәтү, аларның да ризалыгын һәм алдан ук фатихаларын алу дигән сүз.
Хәзерге вакытта кыз сорарга күбрәк егетнең әти-әнисе, я булмаса якын агасы, яки берничә туганы бара. Һәм еш кына аларга егет тә иярә. Шулай ук кәләшенең кулын сорарга егет кешенең үзе генә бару очраклары да күп бүген. Баручылар (асылда алар, өлешчә булса да, кода вазифасын башкаралар) үзләре белән элеккечә ипи-тоз алып кына түгел, бал, май, чәк-чәк яки бавырсак кебек күчтәнәчләр белән баралар.
Хәл ителәсе мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч һәм ризалык алынгач, шушы ук очрашу вакытында еш кына кайчанрак никах укыту һәм кайда, ни рәвешле туй уздыру, туй чыгымнарын бергәләп күтәрешү турында да сүз кузгатыла.
Әзерлек чорында барыннан да элек, туй мәҗлесе кайда уздырылачак – кыз өендәме, егет ягындамы, әллә кафеда яки ашханәдәме – шул билгеләнә, мәҗлескә күпме һәм нинди кунаклар чакырылачагы ачыклана, исемлек төзелә. Һәм, әлбәттә инде, туй чыгымнарының нәрсәләргә тотылачагы хәл ителә. Аерым төбәкләрдәге, бигрәк тә авыл җирләрендәге гадәт буенча, ике як үзләренең кайсы туганнарына кара-каршы бүләкләр бирешү турында да үзара килешеп куялар.
Бүләкнең иң затлыларын – алтын балдаклар, кәләшкә дигән туй күлмәге, бөркәнчек һәм туфлиләр сатып алу кияү өлешенә туры килә. Кайчакта туйда киячәк киемнәрен яки туфлиен булачак килен үзе дә ала. Аннары яшьләр туйга бер яки берничә музыкант (һәм кайчакта җырчы), фотограф һәм кинокамерага төшерүче чакыру мәсьәләсен дә, үзара киңәшеп, хәл итәләр. Әлеге мәшәкатьләргә, янә килеп, аерым кунакларны барып алу яки илтеп кую өчен алдан ук транспорт белешеп кую, чакыру билетлары тарату, сценарийга ярашлы төрле шаян текстлар әзерләү, стенага элү өчен кызыклы рәсем һәм плакатлар булдыру, төрле уеннар өчен кирәкле әйберләр хәстәрләү кебек уннарча эшләр килеп ялгана.
Аерым плакатларның текстларын да күрсәтеп була: “Ир – баш, хатын – муен”, “Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?!”, “Ирне ир иткән – хатын, хатынны хатын иткән – ир”, “Ир – келәт, хатын – йозак” һ.б.
Аннары килеп, өйләнешүче яшьләрнең фотостендын эшләү дә бик уңышлы. Аларның фотоларын алып, бер уртак стенд эшләү аеруча күңелле чыга. Ләкин фото асларындагы сүзләрне, һичшиксез, кызыклы итеп язарга кирәк.
(Дәвамы газетабызның киләсе саннарында.)
Марсель БАКИРОВ,
филология фәннәре докторы
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан