РИУда – Дистанцион белем бирү үзәге

02 март 2012 ел 14:34

Россия ислам университетында Дистанцион белем бирү үзәге ачыла. Үзәкне РИУ мөгаллиме, программист Илшат Нәҗипов җитәкли.

Яңа үзәкнең максаты – белем бирү процессында дистанцион технологияләрне куллану. Бу бигрәк тә читтән торып белем алучы студентлар өчен кулай. Ул сессияләр арасында өстәмә белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки студентлар сессияләрнең кыска вакытлы булуы сәбәпле, аның дини белем алу өчен җитәрлек булмавын искәртә.

Укулар Интернет аша Sakai системасын кулланып алып барылачак. Әлеге система Россиядә бик нык таралыш тапмаган, әмма Европаның әйдәп баручы университетлары аны куллана. Дистанцион технологияләр ярдәмендә студентлар консультацияләр генә алып калмаячак, ә имтиханнар да тапшыра алачак.

Март аеннан РИУда университет укытучылары өчен курслар башланачак. Алар әлеге программа ярдәмендә дистанцион белем бирү өчен электрон уку әсбаплары эшләргә өйрәнәчәк.

Университет җитәкчелеге алга таба дистанцион белем алуга күбрәк җәлеп ителәчәк эксперименталь төркемнәр оештырырга ниятли. Бу, үз чиратында, сессияләр вакытында РИУ тулай торакларын бераз бушатырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана