«Гарәп язы» һәм интернет-технологияләр турында Путин ниләр яза?

02 март 2012 ел 14:17

Илебезнең тышкы сәясәтенә атап язылган мәкаләсендә (27 февраль) РФ Президентына кандидат Владимир Путин, мөселман дөньясы вакыйгаларына, аерым алганда, «гарәп язы»на да зур игътибар биргән.  

– РФ Хөкүмәте рәисенең илебезнең алда торган бурычларын АКШ яисә Европа берлегеннән түгел, ә Якын Көнчыгыш һәм аннан килеп Азия төбәге конфликтларыннан бәян кыла башлавы – бик тә әһәмиятле, – дип саный тышкы сәясәтнең Герман советы каршындагы Россия һәм Евразия буенча үзәк директоры  Александр Рар. «РФ Президенты вазифаларына кандидатның, АКШның омтылышлары Россия куркынычсызлыгы өчен иң зур “вызов” буларак, безнең көннәрдәге халыкара тәртипне Көнбатыш интереслары белән аваздаш булган хәлдә яңадан карарга кирәк дип белдергәнлеге күзаллана», – дип китерә эксперт сүзләрен РИА «Новости».  

В.Путин үз мәкаләсендә билгеләп узганча, «бер ел элек Җир шары яңа феномен – күп кенә гарәп илләренең синхрон демонстрацияләр катнашында авторитар режимга каршы булуы белән очрашты».

«“Гарәп язы”, – дип яза премьер-министр, – иң башта позитив үзгәрешләргә өмет белән кабул ителде. Россиялеләрнең симпатиясе демократик реформаларга ирешергә тырышканнар ягында булды. Әмма тиздән күп кенә илләрдә вакыйгаларның цивилизацияле сценарий буенча юнәлеш алмаганлыгы ачыкланды. Демократияне беркетү, азчылыкның хокукларын яклау урынына – каршы якны этеп чыгару, кискен борылыш, бер көчнең өстенлек алуы аннан тагын да агрессиврак булганының өстен булуы белән алмашына барды».

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте башлыгы шуңа да игътибар юнәлткән: әйтик, аннан соңгы кысылулар тышкы яктан эчке конфликтларның кайсы да булса берәр ягын яклауга һәм мондый тыкшынулардагы “силовой характер”лар үзе үк вакыйгалар үсешенә тискәре төсмер салды.  

“Шуңа хәтле килеп җитте ки, күп кенә дәүләтләр гуманитар лозунглар янына ышыкланып авиация ярдәмендә Ливия режимы белән эшне тәмам кылды. Һәм апофеоз – Муаммар Каддафи белән чирканыч вакыйга хәтта урта гасырлардагыга да ошамаган, ә ниндидер кыргый үч алулар кебек”, – дип әйтә Владимир Путин.

Мәкаләдә “гарәп язы”на җәлеп ителгән заманча информацион һәм коммуникацион технологияләр дә читләтеп үтелмәгән.   

“Шуны әйтергә мөмкин: Интернет, социаль челтәрләр, кесә телефоннары телевидение белән беррәттән һәм эчке, һәм халыкара сәясәттә нәтиҗәле инструментка әверелде. Бу акыл таләп итүче яңа фактор, аерым алганда, Интернетта эшне киң җәелдереп һәм андагы аралашуда уникаль ирек булдырып, аны террорчылар һәм җинаятьчеләр файдалана алудагы хәвеф-хәтәрне киметүдән гыйбарәттер.

 Вакыйгалар барышында һаман да ешрак “мягкая сила” кебек төшенчә очрый, ул – корал кулланмыйча, ә бәлки информацион һәм йогынты ясауның башка чаралары хисабына тышкы сәяси максатлар өчен инструмент һәм методлар җыелмасы. Кызганыч, сирәк түгел генә мондый методлар экстремизмга, сепаратизмга, милләтчелеккә әйләндерү һәм коткы тарату, иҗтимагый аң белән хәйләләү, суверен дәүләтләрнең эчке сәясәтенә турыдан-туры тыкшыну өчен кулланыла”, – дип билгеләп уза Россия премьеры.

Гарәп дөньясындагы процессларның икътисади ягына кыгылып, Владимир Путин шул фактларга да игътибар итә: турыдан-туры “гарәп язы” аша узган илләр, элегрәк Гыйрактагы шикелле, Россия компанияләре җирле базарларда уннарча еллар эшләмәгән позицияләрен югалта, шактый зур коммерцияле контрактлардан колак кага. Ә бушап калган куышлар идарә итүче режимга алмашка кул куйган дәүләтләрнең икътисади операторлары белән тула.

“Шундый фикер туарга мөмкин: трагик вакыйгалар үзләре билгеле бер дәрәҗәдә кеше хокуклары турында кайгырту өчен җайлаштырылмаган булды, бу – базарларны яңадан бүлешүгә кемнеңдер кызыксынуы аркасында. Ничек кенә булган булса да, безгә, әлбәттә, боларның барысына да “олимпийский” тынычлык белән карап торырга ярамый. Һәм без гарәп илләренең яңа властьлары белән актив эшләргә ниятлибез”, – дип ассызыклый премьер-министр.            

Владимир Путин, Россия, Исламда урталыкны тотучы вәкилләр белән һәрвакытта да яхшы мөнәсәбәтләрдә торганлыкны билгеләп, дөньяга карашлары илебез мөселманнары традицияләренә якын торган ил лидерлары белән элемтәләрне арттырырга әзер булуын җиткерде. “Без барлык гарәп илләре белән дә сәясәт һәм сәүдә-икътисад элемтәләрен активлаштырырга уйлыйбыз, шул исәптән, кабатлап әйтәм, турыдан-туры ил эче һәлакәт кичергәннәре белән дә. Моннан тыш, Россиянең тулысынча Якын Көнчыгыш аренасында үзенең әйдәп баручы позицияләрен саклавында чын алшартлар күрәм”, – диде Россия премьеры.

Россия дипломатиясе, В.Путин ассызыклаганча, гарәп-Израиль мөнәсәбәтләрендә татулык кабат торгызылсын өчен актив булышлыгын дәвам иттерәчәк. Бу ике яклы нигездә һәм Гарәп илләре лигасы (ЛАГ) белән адымнарны координацияләү барышындагы Якын Көнчыгыш “квартет”ы форматында тормышка ашырылачак.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы