«Рубин» капкачысы: «Казанда хәләл ризык куллана алуыма шатмын»

24 февраль 2012 ел 13:21

Иран «Персеполис»ыннан Казанга күчеп килгән «Рубин»ның яңа капкачысы Алирез Хагиги мөселманнар яшәгән республика командасы өчен чыгыш ясавына шат булуын җиткерде.

Исегезгә төшерәбез: Хагиги быелның гыйнвар ае урталарында «Рубин» белән контракт төзегән иде. 23 яшьлек уенчы белән килешү дүрт елга исәпләнгән.

Хагиги Казанда җомга намазларына йөрергә исәпли. «Мин монда хәләл ризык куллана, мәчеткә җомга намазларына йөреп үземне уңай хис итә алачакмын», – дип сөйләде футболчы.

Ул шулай ук футболдан тыш мавыгулары турында да искәртте: «Буш вакытларымда кино карыйм, китаплар укыйм, гыйбадәт кылам. Мин әле Казанда озак булмадым, әмма шәһәр миңа бик тә ошады». 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана