Пәйгамбәребез – югары әхлак иясе

16 февраль 2012 ел 15:30

“Рабигүл әүвәл аен без аеруча сагынып көттек. Чөнки бу айда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдерде, җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә боерды. Бу айда сөекле Пәйгамбәребезне никадәр зурласак, шуның кадәр саваплы булырбыз, иншаллаһ ”, – дигән сүзләр белән башлады узган чәршәмбедә Әгерҗенең “Хәсән” мәчетендә узган Мәүлид кичәсен район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт.

Пәйгамбәребез шәфәгатен өмет итеп, изге йортка бу көнне 30лап кардәшебез килгән иде. “Мәүлид бәйрәмен менә шулай бергәләп уздыру, Аллаһ илчесен зурлап мөнәҗәтләр уку, салаватлар әйтү мәчетебездә матур бер традициягә әйләнде. Бу айда Расүлүллаһ яшәгән заманнар, аның күргән хәлләре турында китаплар уку, аның тормышын өйрәнү, вәгазьләр тыңлау бик тә саваплы. Безгә дә вакытыбызны изге гамәлләр кылып уздырырга насыйп булса иде”, – дип теләде “Хәсән” мәчете мөгаллимәсе Гөлсәрия ханым Ханнанова. Аннан шушы мәчетнең өлкән шәкертләре – Асия Шәрипова, Люция Гадршина, Розалия Зарипова, Лидия Әхмәтова Пәйгамбәребез, аның сыйфатлары, кыяфәте, холкы турында сөйләделәр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укыдылар. Алар: “Мөхәммәд (с.г.в.) – намуслы һәм ышанычлы, йомшак, дустанә мөнәсәбәтле, гүзәл әхлаклы, фикер йөртергә яратучан булган. Аңа тупаслык, әдәпсезлек, оятсызлык ят. Ул күршеләрен хөрмәт иткән, кунакларны зур ихтирам белән кабул итә белгән. Киләчәккә өмет белән караган, төшенкелеккә бирелүне яратмаган. Мөхәммәд галәйһиссәләм бик тыйнак булган, ярлыларга түбәнсетеп карамаган, байлар алдында ялагайланып үзенең дәрәҗәсен төшермәгән. Ул һәрвакыт иминлекне өстен куйган. Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең сәхабәләреннән киеме белән дә, мәҗлестә утырган урыны белән дә аерылып тормаган. Ул кием-салымда да, ризыкта да бернинди артыклыкны кабул итмәгән”, – дип сөйләгәндә, Раббыбыз илчесе күз алдына югары әхлак иясе буларак килеп басты. Кардәшләребезнең бергәләп салават әйтүләре Пәйгамбәребезгә олы хөрмәт булып яңгырады.

Беренче басма Коръән басылганга 225 ел тулу уңаеннан, 2012 ел Татарстанда Коръән елы дип игълан ителде. Ул ТР Президенты игълан иткән тарихи, мәдәни мирасны саклау елы кысаларында узачак. “Динебезнең нигезендә Аллаһы Тәгалә сүзе – Коръәни-Кәрим ята. Коръәндә үзебезне кызыксындырган һәр сорауга җавап табарга мөмкин. Тормышыбызны Коръәндә кушканча алып барсак, ялгышмабыз”, – дип мөрәҗәгать итте мәҗлестә катнашучыларга Хәлим хәзрәт. Кардәшләребез Коръәннән аятьләр укыганда, күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнде.

Мәчеттә Пәйгамбәребезне зурлап, мул табын да әзерләнгән иде. Күчтәнәчләрдән авыз итеп, чәйле табын артында сыйланганнан соң, дога кылдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр кардәшләребез.

“Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисендә кыямәт көнендә Аллаһының рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кеше күрсәтелә. Шуның беренчесе – гадел җитәкче, икенчесе – мәчеттә намаз укыганнан соң яңадан анда керү теләге белән чыккан кеше. Өченчесе – гыйбадәт кылучы егет. Дүртенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен дуслашкан кешеләр. Бишенчесе – сәдаканы яшереп бирүче. Алтынчысы – аулакта Аллаһының ризалыгын өмет итеп намаз укучы, күзләреннән яшь чыгарып гыйбадәт кылучы. Соңгысы – берәү бозык юлга чакырганда, Аллаһыдан куркып, үзен шушы бозыклыктан тыеп кала алган кеше. Менә шушыларны һәрчак истә тотсак, Аллаһының рәхмәтенә ирешербез, иншаллаһ”, – дигән сүзләр белән тәмамлады мәҗлесне Хәлим хәзрәт.

P.S. Пәйгамбәребезне зурлап, Рабигүл әүвәл аенда күп кенә авыл мәчетләрендә дә Мәүлид ашлары уздырыла. Көчек авыл мәчетендә ике атна рәттән пәнҗешәмбе көнне авыл мөслимәләре мәҗлескә җыелдылар. Беренчесендә табын әзерләүне шушы авыл эшмәкәре Тәнзилә ханым Галиуллина үз өстенә алса, икенчесендә аш-суны мәчеткә йөрүче хатын-кызлар үзләре хәстәрләде. “Бергәләп намаз, Коръәннән аятьләр уку, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү күңелебезне рухи яктан савыктырды”, – диләр мәҗлесләрдә катнашучылар.

Чыганак: “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана