Индус Таһиров: «Һәр революциягә альтернатива бар»

13 февраль 2012 ел 14:50

1 февраль көнне “Алтын урта” клубында тарих фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров белән очрашу үтте. Милли һәм дини сәясәт турында сөйләшү, президент сайлаулары алдыннан Россиянең киләчәген фаразлау, узган гасырның туксанынчы елларында булган килешүләрне искә төшерү… Гомумән, кичәдә актуаль сораулар күтәрелде. Яшьләр үзләре дә кызыксынып, Индус абыйга сораулар биреп, аның төрле мәсьәләләргә фикерләрен сорашып утырды.

Кичәнең иң үткен мизгелләре белән сезне дә таныштырып үтик.

Соңгы арада РФ Хөкүмәте рәисе В.Путинның берничә мәкаләсе чыкты. Шуның берсе милли мәсьәләләргә карый. И.Таһиров әлеге мәкаләне анализлап алды һәм милли мәсьәләнең нидән гыйбәрәт булырга тиешлеге турында сөйләде.

Нәрсә соң ул милли мәсьәлә? Ул нидән гыйбарәт?

1. Милләтләрнең исән-имин калуына гарантия булырга тиеш.

2. Милләтнең телен саклап калырга кирәк. Телсез милләт Россиядә руска әйләнә.

3. Дин. Әгәр динебез халыкка сеңмәгән булса, 1552 елдан соң татарлар юкка чыккан булыр иде. Дин телебезне дә саклады. 4. Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз.

5. Дәүләтебез. Төркиләр арасында татарлар иң борынгы дәүләти халык. Татарлар – заманында монголларны да бусындырган халык бит. Шушы кыйммәтләр сакланса, милләтләр исән кала дигән сүз. Әгәр сәясәт милләтләрне саклыйбыз ди икән, менә шушы пунктларга җавап бирергә тиеш. Индус әфәнде: “Путинның документын лакмус кәгазе белән чагыштырыр идем”, – ди. Аның фикеренчә, милли мәсьәләргә кагылышлы мәкалә халыкның мөнәсәбәтен белер өчен язылган.

– Путин инде президент булыр, билгеле. Аңа лаеклы конкурентлар юк анда. Президент булгач, ул менә шушы халык фикерен ныклап өйрәнергә тиеш. Минем әйткәнем дә бар: «Әгәр син дәүләт президенты икән, үзеңне рус итеп кенә хис итмә. Татар итеп тә, башкорт итеп тә, чечен итеп тә хис ит. Чөнки син башкаларның мәнфәгатьләрен дә якларга тиеш».

Индус Таһиров дәүләтчелек турында да сөйләде. “Без бит 1917 елга кадәр рәсми рәвештә дәүләтле булган халык. Империя таркалу белән генә дәүләтсез калабыз. Бу халәт тә өч ел гына бара – 1920 елда суверенитет кабул ителә”, – ди ул.

XX йөзнең 90 нчы еллары, Мәскәү белән сөйләшүләр алып бару турында да тема күтәрелде. Индус Таһиров – Россия белән сөйләшүләр алып бару делегациясенең җитәкче урынбасары булган кеше дә бит.1992 елны 4 августта Кремльдә булдык. Вице-президент, Россия белән сөйләшүләр буенча делегация җитәкчсесе Лихачев, мин аның урынбасары идем. Россиянең делегация җитәкчесе, Ельциннан соң икенче кеше – Г.Э.Бурбулис белән очраштык. Ул безгә: “За год переговоров с Татарстаном мы очень сильно изменились. И сейчас считаем, что Россия должна быть ассимметричной федерацией с элементами конфедерации”, – дигән иде. Бу – төрле хокуклы ил дигән сүз. Мисал өчен, Чувашстанга караганда, Татарстанга күбрәк хокуклар кирәк. Кайберәүләргә акча да җитә, хокуклар кирәкми. Ә без үз көнебезне үзебез күрә ала торган халык. Безнең мөмкинлекләребезне бумасалар, башкалар өчен дә үрнәк дәүләт төзи алабыз.

Россия Президенты бу елны Тарих елы дип, ә Татарстанныкы – Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итте. Индус Таһиров фикеренчә, болардан файдаланып калырга кирәк. Путинның документын ул “саран вәгъдәләр документы” дип атый. “Шулай булса да, безнең таләпләрне үтәү өчен анда нигез бар”, – ди Индус әфәнде.

Якынлашып килүче сайлаулар, Путинның унике ел рәттән президентлык итү мөмкинлеге – актуаль сораулар. Индус Таһиров бу мәсьәләдә дә үз фикере белән уртаклашты.

– Путинның 12 ел утырачагына бик шикләнеп карыйм. Чөнки аның беренче срогында ук зур үзгәрешләр булачак… Әйтик, Думага сайлау була. Аның нәтиҗәләре инде бүгенге кебек булмый, башкача булачак. “Единая Россия” партиясе эреп юкка чыгарга мөмкин. Шуннан соң Путин икенче срокка кала аламы? Әллә властька икенче кешеләр киләчәкме? Әлбәттә, ул кешеләр Жириновский да, Зюганов та, Миронов та түгел. Болар бит уйналган карталар гына, алар кәмит уйный. Нигездә, барысы да Путин ягында, аның президент булып сайлануы ягында. Тәнкыйтьләгән булалар да, шуның белән эшләре бетә, берни өчен җавап бирәсе түгел. Киләчәктә башка оппозиция барлыкка киләчәк. Бәлки ул, әнә, урам хәрәкәте булыр. Урамда бит хәзер хәерчеләр юк. Хәзерге революцияләр элекке заманадагы кебек җир мәсьәләсенә төртелми. Хәзер байлар революциясе китте.

Кичәдә Башкортстан турында да сүз булды. Рәхимов белән Шәймиевнең 1990 нчы еллардагы аралашуы, милли мәсьәләләр, ике халык арасындагы мөнәсәбәт… Индус Таһиров башкортларның һәм татарларның телләре бер үк, дип әйтте. “Әгәр Уфа үзәгенә барып татар халык җырын башлап җибәрсәң, сиңа дәррәү башкалар да кушылачак”, – ди ул. Башкортстанның татар авылларындагы кешеләрнең бер колагына килеп: “Син кем?” дип сорасаң, “татар”, дип, икенче колагыннан сорасаң, “башкорт”, дип җавап бирәчәкләр дип, көлдереп тә алды.Мөселман яшьләре Индус әфәнденең киләчәккә фаразларын да белергә теләде. Ул, җитди һәм ягымлы, тыныч тонда сөйләвен түбәндәге сүзләр белән тәмамлады:

Киләчәк буын динебезгә күнгән, гореф-гадәтләребезне саклаучан, телебезгә, халкыбызга тугры рәвештә үсә икән, киләчәгебез, һичшикесез, якты булачак. Җиңел юллар гына дип әйтмим. Россиянең әле күрәчәкләре бар. Алардан исән-имин, мөселман буларак чыгуны яшьләр тәэмин итә. Россиядә революция булуы өчен бөтен объектив шартлар бар. Революциягә җиткермисе иде. Чөнки һәр революциягә альтернатива бар. Халык фикерен тыңлап, демократиягә юл ачу, Россиянең федератив, ассимметрияле булуын тормышка ашырып яшәлсә, афәтләрдән котылып чыгачакбыз...

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана