ДӨНЬЯВИ МӘКТӘПТӘ – ДИНИ ДӘРЕСЛӘР

06 февраль 2012 ел 10:15

Соңгы елларда күпдинле һәм күпмилләтле Россия Федерациясе мәктәпләрендә дини дәресләрне укыту мәсьәләсе укытучыларны да, ата-аналарны һәм киң җәмәгатьчелекне дә җитди борчуга салган иде. Дөрестән дә, күпләр дәүләт карамагында булган мәктәпләрдә мәҗбүри дин дәресләрен укыту илебезнең төп законы – Конституцияне һәм «Мәгариф турында»гы канунны төптән үзгәртү яисә турыдан-туры бозу, дөньяви мәктәпләрнең асылын үзгәртү белән тәңгәл китерерлек яман эш дип кабул итте.

Әлбәттә, хәзер дә диннәр мәдәниятен һәм дин дәресләрен дөньяви мәктәпләрдә өйрәнү хакында бәхәсләр дәвам итә. Шулай булуга карамастан, рәсми карар кабул ителгәнлектән, мәктәпләр өчен бәхәсләргә нокта куелды. Быелның 1 апреленнән, ягъни уку елының IV чирегендә, республикабызның барлык мәктәпләрендәге IV сыйныф укучылары дини мәдәният яисә дөньяви этика нигезләрен өйрәнә башлаячак. Башлангыч мәктәп укытучылары өчен генә түгел, тулаем республика мәгариф системасы өчен дә мондый үзгә яңалыкны тормышка ашыру алдыннан бу эшне башлап йөрүчеләргә, ислам һәм христиан диннәре проблемалары белән шактыйдан ук шөгыльләнгән тарихчы буларак, үземнең кайбер фикерләремне җиткермәкче булам.

Белгәнебезчә, мәктәпләрдә «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» предметын өйрәнү Россиядәге традицион диннәрнең (православие, ислам, будда, яһүд) лидерларының 2009 елның җәендә Россия Президентына  мөрәҗәгать итүеннән соң башланган иде. Шушы мөрәҗәгатьтән соң Президент Д.Медведев алар белән очрашты һәм үз карарын игълан итте. Шуның нигезендә «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» дәресләрен барлык мәктәпләрдә өйрәнә башлау алдыннан 240 мең укучыны һәм 10 мең мәктәпне үз эченә алган 19 төбәктә ике елга исәпләнгән эксперимент үткәрелде һәм ул уңай нәтиҗәләрен бирде.

Кызганыч, Татарстан әлеге чарада турыдан-туры катнашмады. Бу эксперимент Идел буе округыннан Чувашстан, Удмуртия республикаларында һәм Пенза өлкәсендә сынау узды. Шулай да мондый юнәлештәге эштән безнең республика да читтә калмады: кертеләчәк предметның концепциясен эшләүдә актив катнашты, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында бу хакта галимнәр, укытучылар катнашында берничә мәртәбә саллы сөйләшүләр үтте, концепцияне камилләштерү, күпдинле аудиториядә эшләү юнәлешендә кулай ысуллар тәкъдим ителде.

Башлангыч мәктәпкә кертеләчәк «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» дип аталган комплекслы уку курсы алты аерым модульдән тора:

1. Православие мәдәнияте нигезләре (Основы православной культуры).

2. Ислам мәдәнияте нигезләре (Основы исламской культуры).

3. Будда мәдәнияте нигезләре (Основы буддийской культуры).

4. Яһүд мәдәнияте нигезләре (Основы иудейской культуры).

5. Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре (Основы мировых религиозных культур).

6. Дөньяви этика нигезләре (Основы светской этики).

Димәк, мәктәпләребездә һәр укучы тәкъдим ителгән алты модульнең берсен сайлап алырга һәм өйрәнергә тиеш. Республикабыз мәктәпләре өчен «Будда мәдәнияте нигезләре» чит булса, калган биш модуль актуаль булып кала, һәм без аларның берсен сайлап алып өйрәнергә тиеш.

IV сыйныфта яңа кертелә торган «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» предметы балаларны төрле диннәр тәгълиматын  тирәнтен өйрәтүне максат итеп куймый. Биредә сүз мәктәп укучыларын диннәр мәдәнияте нигезләре белән таныштыру, төрле диннәргә һәм милләтләргә толерант караш булдыру хакында гына бара. Әлеге дәресләр белән танышканнан соң балалар дөньядагы рухи кыйммәтләрнең нигезендә диннәр ятканлыгын аңларга, төрле милләтләрнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен бәяли белергә, аларны саклап калу кирәклегенә төшенергә, Россиядә яшәүче төрле халыкларның милли мәдәниятенә игътибарларын арттыруны күз алдында тота.

Диннәр мәдәниятенме, әллә бөтенләй дөньяви этика курсымы – болар барысы да укучылар теләген, ата-аналарның караш-мөнәсәбәтен, укытучы мөмкинлеген исәпкә алып сайланырга тиеш. Укучыларның, әти-әниләрнең ихтыяҗын өйрәнгәннән соң, нинди модульне өйрәтү кирәклеген мәктәп мөстәкыйль төстә үзе хәл итә.

Төрле төбәкләрдә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләренә караганда, мәктәпләр төрле модульләр сайлап ала. Мисал өчен, Удмуртия Республикасында сайланган курслар түбәндәгечә: «Дөньяви этика нигезләре» – 48%, «Дөньякүләм дин мәдәниятләренең нигезләре» – 35%, «Православие мәдәнияте нигезләре» – 16,3%, «Ислам мәдәнияте нигезләре» – 0,7%.

        Әлеге саннарга караганда, мәктәпләрдә сайланган иң күп курс – «Дөньяви этика нигезләре». Бер яктан караганда, бу – дөрес тә шикелле, тик «Дини мәдәниятләр нигезләре һәм дөньяви этика» предметының төп максатыннан чыгып фикер йөртсәк, мондый сайлауны бик үк кулай дип әйтеп булмый. Әлбәттә, барлык этик кагыйдәләрнең нигезендә дини нормалар ята. Тик шулай да мәктәптә турыдан-туры дини мәдәният нигезләрен өйрәнү отышлырак булыр иде. Чөнки республикабызда, башка төбәкләрдәге шикелле үк, православие һәм ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнергә ихтыяҗ зур һәм аны бүген булмаса, иртәгә канәгатьләндерергә туры киләчәк.

Хәзерге вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы  мәктәпләрдә «Дөньяви этика нигезләре» һәм «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре»н тәкъдим итә. Мәктәпләр, чыннан да, нәкъ менә шуларны  сайлап алган. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикабыз мәктәпләрендә «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре»н – 20976, ә «Дөньяви этика нигезләре»н 13948 укучы өйрәнәчәк.

 Республикабызда төрле диндәге халыклар, бер-берсе белән аралашып, бер-берсеннән үрнәк алып, дустанә эш йөртә. Мәктәпләрдә бер дин белән генә бәйләнгән дини дәресләрне укытуны башка диндә булган балалар да, ата-аналар да, укытучылар да аңламаячак. Бер сыйныфта төрле диндәге татар, рус, мари, чуваш, удмурт, яһүд һ.б. халыклардан булган балалар утыра һәм белем ала. Шуңа күрә классны дини яктан аермас өчен «Дөньяви этика нигезләре» яисә «Дөньякүләм дин мәдәниятләре нигезләре» модулен өйрәнү проблеманы уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Башка төбәкләр тәҗрибәсеннән чыгып караганда, мондый сайлау православие һәм ислам дине җитәкчеләрендә, кайбер ата-аналарда ризасызлык тудыра, һәм мәктәпләр аларның басымы астында Россиядә иң киң таралган православие һәм ислам дине мәдәниятен өйрәнүне башларга мәҗбүр була. Күршебез Пенза өлкәсендә нәкъ шундый хәл күзәтелгән. Эксперимент башланган 2010 елда биредә барлык мәктәпләр диярлек «Дөньяви этика нигезләре»н сайлап алган, ә хәзер анда православие һәм ислам дине мәдәнияте нигезләрен шактый күп мәктәптә өйрәнәләр.

Мәктәпләрдә бу яңа предметны укытуның нәтиҗәсе тулаем укытучыдан тора. Бу яңа курсны кем укытырга тиеш соң? Мәктәп өчен дә, балалар өчен дә IV сыйныфта эшләгән төп укытучының әлеге дәресләрне алып баруы – иң кулае, минемчә. Теге яисә бу сәбәп аркасында башлангыч мәктәп укытучысы бу курсны укытырга ризалык бирмәсә, курсны башка укытучылар да алып бара ала. Мисал өчен, күршебез Удмуртия Республикасында укытучылар арасында 36% башлангыч мәктәбе укытучылары, 40 проценты – гуманитар фәннәр, 16 проценты – башка фән укытучылары. Пенза өлкәсе күрсәткечләре моңардан бераз аерылып тора. Биредә дин дәресләрен 73% – башлангыч мәктәп укытучылары, 20% тарих һәм тел укытучылары укыта.

Республикабыз мәктәпләрендә ике курсны 2230 укытучы алып барырга тиеш. Шуларның мең алты йөз җитмеш өче – «Дөньякүләм дин мәдәниятләренең нигезләре»н, ә биш йөз илле җидесе «Дөньяви этика нигезләре»н укытырга тиеш. Дәресләрнең барысын да диярлек башлангыч сыйныф укытучылары алып барачак. Димәк, республикабыз бу өлкәдә үзенә генә хас юл сайлаган.

Хәзерге көндә башлангыч мәктәп укытучылары,  мәгариф системасы бу предметны тулаем һәм аерым модульләре буенча дәресләр алып барырга тулысынча ук әзер түгел, чөнки бу предмет башлангыч мәктәп укытучыларын әзерләүче югары педагогик уку йортларында да, көллиятләрдә дә моңа кадәр укытылмады. Димәк, укытучыларны махсус курслар аша гына әзерләп булачак. Бу юнәлештә укытучылар өчен Мәгарифне үстерү институтында  махсус курслар оештырылды. Кызганычка, әлеге курслар дистант рәвешендә, ягъни Интернетны файдаланып үткәрелгәнлектән, аның нәтиҗәсе хакында кистереп әйтеп булмый. Һәрхәлдә, яңа предмет буенча дәресләр башланыр алдыннан барлык укытучылар өчен методистлар, галимнәр, дин әһелләре катнашында саллы сөйләшүләр, очрашулар оештыру кирәклеге  көн кебек ачык.

Республикабыз мәктәпләре өчен чишәсе тагын бер зур мәсьәлә – ул да булса курсларны ана телендә укыту. Руслар өчен бу проблема булмаса, татарлар өчен биредә шактый эшлисе бар әле. Мәгариф һәм фән министрлыгы бу өлкәдә беркадәр эш башкарган инде. Мәскәүнең «Русское слово» нәшриятында нәшер ителгән А.Сахаров белән К.Кочегаровның «Основы религиозных культур народов России» дигән дәреслеге Татарстан мәктәпләре өчен махсус адаптацияләнгән, Россия ислам университеты ректоры Р.Мөхәммәтшин тарафыннан ислам диненә багышланган өлеше тулыландырылган. Бу дәреслек татарчага тәрҗемә ителде һәм мәктәпләргә таратылды. «Дөньяви этика нигезләре» дәреслеге дә, бастырылып, вакытында мәктәпләргә килеп җитәргә тиеш. Шулай да, укытучылар өчен методик кулланмалар әлегә рус телендә генә әзерләнгән. Ислам мәдәнияте буенча дәреслек тә рус телендә. Республикабызда керәшеннәр дә яшәгәнлеген  истә тотарга кирәк, димәк, православие мәдәнияте нигезләрен дә бүген булмаса иртәгә татарчага тәрҗемә итәргә кирәк булачак.

Яңа курсны алып баручы мөгаллимәләр һәрдаим методик ярдәмгә мохтаҗ булачак. Шуңа күрә район мәгариф идарәләре, методик үзәкләр алар өчен махсус семинарлар үткәрергә, ә укытучылар методик әсбаплар белән тәэмин ителергә тиеш. Бигрәк аларга календарь-тематик план, дәрес эшкәртмәләре, һәр модуль буенча методик кулланмалар эшләргә туры киләчәк. Укытучыларның дин мәдәниятен укыту тәҗрибәсен, проблемаларны оператив чишү өчен һәр районда бу предмет буенча методик берләшмә оештырып, аның эшен җайга салу да кирәк булачак.

Бу эшне җайга салган вакытта республика мәгариф системасында тупланган тәҗрибәне дә файдалану кирәк, дип уйлыйм. Бу бигрәк тә «Ислам мәдәнияте нигезләре»н өйрәнгәндә кирәк булачак. Шактый күп еллар Балтач районында – «Әхлак дәресләре», ә кайбер районнарда «Диннәр тарихы» алып барылды. Күренекле дин галиме Р.Фәхреддиннең «Тәрбияле бала» һ.б.  китапларын файдалану да кирәк.

Мәктәпләрдә «Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика» дигән  комплекслы уку курсын укытуны оештырганда шуны истә тоту кирәктер:  диннәрнең һәркайсы һәр кешене тумыштан ирекле итеп яратылуын таный. Кешене дингә көчләп яисә укытып кына ышандырып, инандырып булмый. Безнең җәмгыятьтә ирекле рәвештә генә һәр бала теге яисә бу динне яисә динсезлек юлын сайлап ала. Диннәр мәдәнияте турында һәр укучы, тиешле белемне башлангыч мәктәптә үзләштерә башлау белән бергә, дини тәрбияне гаиләдә ала алыр, дини уку чиркәүдә, мәчеттә, кирхада оештырылган очракта һәркем, балаларның вөҗдан иреген бозмыйча, үз эшен алып барыр иде. «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» дәресләрен мәктәпкә кертү әлегә булмаган кискен проблемалар тудырып, тигез урында абынуга китерергә тиеш түгел. Шуңа күрә дини дәресләрне сайлауга бик җитди карарга кирәк.

Курс «Дини мәдәният нигезләре» дип аталса да, православие, ислам, яһүд, будда диннәре белән тирәнтен таныштыруны максат итеп куймый дип алда әйткән идек инде. Шулай да укытучылар тарафыннан артык тырышып динне идеологиягә әверелдерү куркынычы саклана. Әйтергә кирәк, хәзерге заманда дингә, дини мәдәнияткә тормышта тиешле урын бирелсә дә, дини идеологиягә анда урын юк дәрәҗәсендә. Мәктәптә дини идеология дәресләрен бирә башласак, без төп Закон – Конституцияне бозар идек.

Соңгы вакытта мәгариф системасында туктаусыз яңалыклар кертелеп тора. Бу яңа курсларны үзләштерүне дә әлеге процессның бер чагылышы дип карарга кирәк. Мәгариф системасындагы бу катлаулы эшне җиренә җиткереп эшләрлек мөгаллимнәр булганда, балалар, ата-аналар өчен кирәкле һәм кызыклы курсны үзләштерү тиешле югарылыкта башкарылыр, дигән ышанычта калам.

Фәйзелхак ИСЛАЕВ,

Мәгарифне үстерү институты профессоры,

тарих фәннәре докторы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасы

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана