“Гаиләдә биш вакыт намаз укый башлаучы, беренче хиҗап киюче апам булды”

01 февраль 2012 ел 09:04

Үзәк телевидениедә ислам дине, мөселманнар тормышы турында сөйләүче бердәнбер тапшыруга быел 10 ел тулды. “Россия 1” каналында барган “Мусульмане” тапшыруының даими алып баручысы — татар кызы Динара САДРЕТДИНОВА. Федераль каналларда аңардан башка хиҗап киеп эфирга чыгучы юк. Динара белән элемтәгә кереп, гаиләсе, телевидениегә ничек килүе һәм хезмәтенең үзенчәлекле яклары турында сөйләвен сорадык.

 — Динара, Сез кайсы як кызы?

— Әти-әнием Мәскәүдә туган кешеләр, без биредә өченче буын вәкилләре, ләкин чыгышыбыз бе­лән Түбән Новгород өлкәсенең Петряксы авылыннан. Әти-әнинең дә тамырлары шуннан. Әтием Рәфыйк озак еллар автослесарь булып эшләде. Аңа югары уку йортында белем алу бәхете тәтемә­гән, чөнки гаиләдә иң өлкән бала булып туганлыктан, әти-әнисенә яр­дәм итәм дип эшли башлаган. Әнием Разия радиода тавыш операторы, аннары  тавыш режиссеры булып эшләде. Гаиләдә ике кыз үстек, 6 яшькә олы апам Наилә бар, ул белгечлеге буенча филолог. Ә мин телевидениедә эш­ләргә теләдем, моның өчен актерлык осталыгын чарларга кирәк дип уйлап, ГИТИСка кердем.

Нәселгә килгәндә, әти ягыннан җиде буынны да беләбез, руханилар да, җир эшкәртүчеләр дә шактый.

Әти татарчаны әнигә караганда яхшырак белә, үза­ра татарча сөйләшергә тырыштылар, тик урыс мәктә­бендә уку, урыс шәһә­рендә, мохитендә яшәү үзенекен итте, татар телен тиешле дәрәҗә­дә белмим. Калада торып, татарча сөйләш­мәвебезне күреп әби­нең йөрәге әрни, безнең белән татарча аралашырга тырыша иде. Әби­дән догалар өй­рәнеп калдык, лә­кин әти-әни совет за­ма­нында яшәгән кешеләр булганлыктан, ислам динен тирәнтен белми­ләр иде.

Гаиләдә биш вакыт намаз укый башлаучы, беренче хиҗап киюче апам булды. Мә­четкә йөрде, намазын калдырмады, гарәп телен өй­рән­де. Әти-әни моны күреп борчылды, “мондый кыя­фәттә кияүгә чыга алмассың”, диделәр. Күрше­ләр дә яулыктан йөргән апамны күреп, “Наилә, колакларың авыртамы әллә?” дип сорыйлар иде. Ул өйгә алып кайткан китапларны укып, мин дә ислам белән кызыксына башладым, аңа иярдем һәм бик рәхмәтлемен. Апама сукмак салырга авыррак иде, миңа аның артыннан бару уңайлырак булды.

— Белүемчә, ирегез татар түгел. Тормыш юлдашын сайлаганда сезгә аның милләте татар булу мөһим идеме һәм әти-әниегез кияүне ничек кабул итте?

— Мурад тумышы белән Алжирдан, әнисе бәрбәр милләтеннән, әтисе гарәп, анда төрле каннар катышкан. Мурадны беренче тапкыр ГИТИСның V курсында укыганда күрдем. Ул вакытта кызлар өчен оештырылган ислам аланына дини белемемне арттырырга бардым. Бирегә Согуд Гарәбстанының Русиядәге илчесе кунакка килде, Мурад аның тәрҗемәчесе иде. Күрү бе­лән аны ошаттым, күңелемә якын кеше булуына инан­дым, ләкин танышырга ба­тыр­чылык итмәдем. Ә икенче тапкыр, дусларга кунакка баргач, аны очратып, бу Аллаһ тәкъдире дигән фикергә кил­дем. Әлбәттә, әти-әни иремнең татар булуын телә­де, үзем дә бу турыда уйлый идем. Ал­лаһ мине чит мил­ләт кешесе, лә­кин ихлас мөселман белән кавыштырды.

Гаилә корганда менталитет, гореф-гадәтләр уртак булу мөһим, әмма Коръәнне күбрәк өйрәнгән саен тормыш иптәшемнең беренче чиратта ислам кануннары буенча яшәвен теләдем. Әти-әни моны аңлады һәм кавышырга фатихаларын бирде. Аннары ирем татарларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән яхшы таныш. Татарлар белән күп­тәннән эшли. Башкала кешеләре дә аны белә, чөнки ул берничә ел рәттән Казан мөселман кинофестиваленең PR-директоры вазыйфасын башкара. Аннары тәкъ­дим ясаганда да, әти-әнидән кулны сораганда да татарча сөйләде. Якыннарымны шул рәвешле үзенә каратты.

Мурад татар ашларын тәм­ләп ашый. Безнең табында пәрәмәч тә, чәкчәк тә, токмачлы аш та бар. Алжирда күбрәк яшелчә ашыйлар, ләкин ул татарның итле, камыр ризыкларына күнегеп бара.

Ирем урыс, гарәп, француз, инглиз телләрен камил белә, өйдә урысча-татарча аралашабыз. Татар телен на­чар белүемә үке­нәм. Кызыбыз Ясминә безне татарчага өйрәтер дип өметләнә­без. Ул, Алла боерса, Мәс­кәү­­дәге татар мәк­тә­бенә укырга барачак, хәзер анда җыр-бию түгәрәгенә йөри, та­тар чараларында чыгыш ясый. Моны ирем дә бик хуплый. Мурад белән безне уртак фикерләр, тормышка караш, идеяләр берләште­рә.

Наилә апам Мәскәү татарына кияүгә чыкты, ул да, Аллага шөкер, намазлы. Берничә ел элек Башкортостанның Белорецк районының Мөнеште авылына кү­ченделәр. Искиткеч табигатьле бу җирне ошатып, шун­­да оя кордылар, өй­лә­рендә телефон, су, газ да юк, ләкин табигать кочагында Ходай биргәнгә шөкер итеп бәхетле яшиләр. Уллары мәктәптә укый, кечкенә кызлары балалар бакчасына йөри. Апам мәдрәсәдә хатын-кызларга, балаларга га­рәп теле, ислам дине дәресләрен укыта. Ә ире Али Сү­риядә белем алган кеше, ул да мәдрәсәдә эшли. 

— Кызларны ислам кануннарын тоткан егетләр куркыта, аларны фанатик, җәмгыятьтән ерак торучы итеп кабул итәләр. Артык дини кеше хатынын яулыкка урар, бар нәрсәгә  чик­ләү куяр дип куркалар.

— Нинди чикләүләр? Мө­селман кешесе белән гаилә корып, аның күлә­гәсендә яшәп, үземне якланган итеп хис итәм. Мурад үзенә, бе­ләсезме, ничек гашыйк иттерде? Никахлашыр алдыннан ул хатынның бурычлары турында сөйләмәде, “мине елмаеп каршы алуың җитә, башкасын барысын да үзем эшлим”, диде. Өйләнешүебезгә 10 ел тулды, ләкин бер­вакытта да “Син өйдә утырырга тиеш” дигән сүз чыкмады, бу хатын яки ир эше дигән бүлешү дә юк. Кызыбызны тәрбияләүдә икебез дә катнашабыз. Яу­лык ябынган мөселман хатын-кызы тормыштан тө­шеп калган дигән ялгыш караш яши. Без шулай ук эшлибез, укыйбыз. Әлбәттә, ир­нең сүзе өстен, ләкин аң­лашуга ирешеп була дип саныйм. Актив тормыш алып барам һәм минем үрнәгем мөселман хатын-кызлары тор­мы­шы бары тик чикләү­ләрдән ге­нә тора дигәнне инкарь итә.

Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар күп әйберне белмәү­дән килеп чыга. Аллаһ безгә нечкәлекләренә кадәр ничек яшәргә өйрәткән. Әлбәттә, Коръән-Кәрим кушканча гомер итү, мөнәсәбәтләр булдыру — идеал, ләкин без аңа омтылырга тиеш. Ирем барысы өчен дә җаваплы. Әл­бәттә, ул каршы килгәнне башкармыйм, мин­нән канәгать булуы минем өчен бик мө­һим. Татар кызларының бәласе дә алдан йөгерү, бар нәрсәне үз өстеңә алу. Хатыннарның бу җегәрлеген­нән ирләр җе­бек затларга әверелә, “хуҗалык эшләрен хатын да тарта ала” дип кул селти­ләр. Татар кызлары табигате белән чая, актив кешеләр.

Әлбәттә, үземнең актерлык осталыкларымны да сынап карыйсым килә, ләкин Русиядә бу мөмкин түгел, бу өлкәдә чыннан да чикләү бар. Мәсәлән, Иранда кинода гүзәл затлар хиҗаптан уйный, Иорданиядә ислам театры эшли, анда дини тематикага спектакльләр күр­сәтелә. Мисырда пәйгам­бәр­ләребез тормышыннан кызыклы фильмнар төшерелә. Төркия дә моның бе­лән мактана ала. Бездә бу эшкә алынучылар күренми, үзем дә кино тө­шерү турында уйлана башладым.

— Ә телевидениегә ничек эләктегез?

— ГИТИСта укыганда ук белгечлегем буенча эшли алмаячагымны аңладым, яулыклы кызны кем сәхнәгә чыгарсын? Ләкин Ходай юлларны ачты. Мәскәү мәчетендә апам очраклы рә­веш­тә телережиссер Елена Коршак белән таныша. Алар мө­селманнар турында тапшыру концепциясе хакында, алып баручы кем булырга мөмкин дип фикерләш­кән­нәр. Апам шунда мине сынап карау турында әйткән. Чакырдылар, алдылар. Бик очраклы килеп эләктем. Башта яулыкны артка бәй­ләп эфирга чыгарга тәкъдим иткәннәр иде, лә­кин хиҗапны салмаячагымны аңлагач, бүтән андый со­рау­лар белән йөдәтмә­де­ләр.

— “Мөселманнар”да кай­сы төбәк­не ничә тапкыр күрсәтү дигән бүлү бармы?

— Татарстан, Ингушетия, Дагыстан, Сарытау, Адыгея­дә хәбәрчеләребез бар. Үзебез дә командировкаларга йөрибез. бармаган җир калмады.  Әлбәттә, үпкәсез булмый. Башкортостан “безне бер дә күрсәтмисез” ди, Кавказ “эфирда гел Татарстан” дип төрттерә, ә Татарстан халкы “ник бу үзәк канал һәрвакыт Кавказ республикаларын күрсәтә?” дип га­җәп­ләнә. Татарлар, Татарстан турында сюжетлар күп, ләкин бу татар мөселманнарының актив эшләвенә бәйле дип уйлыйм.

— Русиядә ислам турында сөйләүче аерым канал булырга тиеш дигән фикерне Татарстан руханилары Дмитрий Медведевка да җиткерде. Сез әлеге өл­кәдә тәҗрибә туплаучы, те­левидение эшен эчтән белүче кеше буларак, бу канал нинди булырга тиешлеген әйтә аласызмы?

— Телевидениенең киләчәге аерым тематик каналлар булуда. Һәр канал үз аудиториясен, аның кызыксынуын белеп эшләргә ти­еш. Аерым яңалыклар каналы, модага яисә тарихка багышланган, балалар яки яшь­ләр өчен каналлар эшли. Бу бик уңышлы алым. Билгеле, Русия мөселманнары өчен федераль каналда 13 минутлык кыска бер тапшыру аз, әле аны да күпсенә­ләр. Русиядә аерым ислам каналы булырга тиеш. Минемчә, Татарстан бу өлкәдә саллы адымнар ясый, ислам каналы беренче булып анда ачылу дөрес булачак, чөнки республиканың моңа потенциалы зур.

Казанда үз фикерләрен әйтүче, вәзгыятьне үзгәртә алучы  ислам турында язучы журналистлар барлыкка килде. Бер очракны мисал итеп китерәсем килә. Соңгы Казан кинофестивале зур җәнҗал белән тәмамланды. Татарстан журналистлары үз сүзләрен әйтеп, резонанс тудыра алдылар, принципиаль рәвештә үз фикерләрен җиткереп, вәзгыятьне үзгәр­түдә көч куйдылар. Һичшиксез, фильмнар дө­рес сайланырга һәм чакырылган кешеләр сәхнәдә ниләр сөй­ләргә, үзеңне ничек тотарга икәнен аңларга тиеш. Моны оештыручылар үз өстенә алсын иде. Чакырылган актерлар мөселманнар каршында чыгыш ясауларын белергә тиеш. Соңгы вакытта аны дөньявилаштырырга тырышалар, ләкин ул мөселман кинофестивале дәрәҗәсен югалтса, гадәти бер чарага әйләнәчәк. Казан фестивале ислам тематикасы белән кадерле һәм әһәмиятле.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА 

Чыганак: "Ирек мәйданы" газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана