Үзәк телевидениедә ислам дине, мөселманнар тормышы турында сөйләүче бердәнбер тапшыруга быел 10 ел тулды. “Россия 1” каналында барган “Мусульмане” тапшыруының даими алып баручысы — татар кызы Динара САДРЕТДИНОВА. Федераль каналларда аңардан башка хиҗап киеп эфирга чыгучы юк. Динара белән элемтәгә кереп, гаиләсе, телевидениегә ничек килүе һәм хезмәтенең үзенчәлекле яклары турында сөйләвен сорадык.
— Динара, Сез кайсы як кызы?
— Әти-әнием Мәскәүдә туган кешеләр, без биредә өченче буын вәкилләре, ләкин чыгышыбыз белән Түбән Новгород өлкәсенең Петряксы авылыннан. Әти-әнинең дә тамырлары шуннан. Әтием Рәфыйк озак еллар автослесарь булып эшләде. Аңа югары уку йортында белем алу бәхете тәтемәгән, чөнки гаиләдә иң өлкән бала булып туганлыктан, әти-әнисенә ярдәм итәм дип эшли башлаган. Әнием Разия радиода тавыш операторы, аннары тавыш режиссеры булып эшләде. Гаиләдә ике кыз үстек, 6 яшькә олы апам Наилә бар, ул белгечлеге буенча филолог. Ә мин телевидениедә эшләргә теләдем, моның өчен актерлык осталыгын чарларга кирәк дип уйлап, ГИТИСка кердем.
Нәселгә килгәндә, әти ягыннан җиде буынны да беләбез, руханилар да, җир эшкәртүчеләр дә шактый.
Әти татарчаны әнигә караганда яхшырак белә, үзара татарча сөйләшергә тырыштылар, тик урыс мәктәбендә уку, урыс шәһәрендә, мохитендә яшәү үзенекен итте, татар телен тиешле дәрәҗәдә белмим. Калада торып, татарча сөйләшмәвебезне күреп әбинең йөрәге әрни, безнең белән татарча аралашырга тырыша иде. Әбидән догалар өйрәнеп калдык, ләкин әти-әни совет заманында яшәгән кешеләр булганлыктан, ислам динен тирәнтен белмиләр иде.
Гаиләдә биш вакыт намаз укый башлаучы, беренче хиҗап киюче апам булды. Мәчеткә йөрде, намазын калдырмады, гарәп телен өйрәнде. Әти-әни моны күреп борчылды, “мондый кыяфәттә кияүгә чыга алмассың”, диделәр. Күршеләр дә яулыктан йөргән апамны күреп, “Наилә, колакларың авыртамы әллә?” дип сорыйлар иде. Ул өйгә алып кайткан китапларны укып, мин дә ислам белән кызыксына башладым, аңа иярдем һәм бик рәхмәтлемен. Апама сукмак салырга авыррак иде, миңа аның артыннан бару уңайлырак булды.
— Белүемчә, ирегез татар түгел. Тормыш юлдашын сайлаганда сезгә аның милләте татар булу мөһим идеме һәм әти-әниегез кияүне ничек кабул итте?
— Мурад тумышы белән Алжирдан, әнисе бәрбәр милләтеннән, әтисе гарәп, анда төрле каннар катышкан. Мурадны беренче тапкыр ГИТИСның V курсында укыганда күрдем. Ул вакытта кызлар өчен оештырылган ислам аланына дини белемемне арттырырга бардым. Бирегә Согуд Гарәбстанының Русиядәге илчесе кунакка килде, Мурад аның тәрҗемәчесе иде. Күрү белән аны ошаттым, күңелемә якын кеше булуына инандым, ләкин танышырга батырчылык итмәдем. Ә икенче тапкыр, дусларга кунакка баргач, аны очратып, бу Аллаһ тәкъдире дигән фикергә килдем. Әлбәттә, әти-әни иремнең татар булуын теләде, үзем дә бу турыда уйлый идем. Аллаһ мине чит милләт кешесе, ләкин ихлас мөселман белән кавыштырды.
Гаилә корганда менталитет, гореф-гадәтләр уртак булу мөһим, әмма Коръәнне күбрәк өйрәнгән саен тормыш иптәшемнең беренче чиратта ислам кануннары буенча яшәвен теләдем. Әти-әни моны аңлады һәм кавышырга фатихаларын бирде. Аннары ирем татарларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән яхшы таныш. Татарлар белән күптәннән эшли. Башкала кешеләре дә аны белә, чөнки ул берничә ел рәттән Казан мөселман кинофестиваленең PR-директоры вазыйфасын башкара. Аннары тәкъдим ясаганда да, әти-әнидән кулны сораганда да татарча сөйләде. Якыннарымны шул рәвешле үзенә каратты.
Мурад татар ашларын тәмләп ашый. Безнең табында пәрәмәч тә, чәкчәк тә, токмачлы аш та бар. Алжирда күбрәк яшелчә ашыйлар, ләкин ул татарның итле, камыр ризыкларына күнегеп бара.
Ирем урыс, гарәп, француз, инглиз телләрен камил белә, өйдә урысча-татарча аралашабыз. Татар телен начар белүемә үкенәм. Кызыбыз Ясминә безне татарчага өйрәтер дип өметләнәбез. Ул, Алла боерса, Мәскәүдәге татар мәктәбенә укырга барачак, хәзер анда җыр-бию түгәрәгенә йөри, татар чараларында чыгыш ясый. Моны ирем дә бик хуплый. Мурад белән безне уртак фикерләр, тормышка караш, идеяләр берләштерә.
Наилә апам Мәскәү татарына кияүгә чыкты, ул да, Аллага шөкер, намазлы. Берничә ел элек Башкортостанның Белорецк районының Мөнеште авылына күченделәр. Искиткеч табигатьле бу җирне ошатып, шунда оя кордылар, өйләрендә телефон, су, газ да юк, ләкин табигать кочагында Ходай биргәнгә шөкер итеп бәхетле яшиләр. Уллары мәктәптә укый, кечкенә кызлары балалар бакчасына йөри. Апам мәдрәсәдә хатын-кызларга, балаларга гарәп теле, ислам дине дәресләрен укыта. Ә ире Али Сүриядә белем алган кеше, ул да мәдрәсәдә эшли.
— Кызларны ислам кануннарын тоткан егетләр куркыта, аларны фанатик, җәмгыятьтән ерак торучы итеп кабул итәләр. Артык дини кеше хатынын яулыкка урар, бар нәрсәгә чикләү куяр дип куркалар.
— Нинди чикләүләр? Мөселман кешесе белән гаилә корып, аның күләгәсендә яшәп, үземне якланган итеп хис итәм. Мурад үзенә, беләсезме, ничек гашыйк иттерде? Никахлашыр алдыннан ул хатынның бурычлары турында сөйләмәде, “мине елмаеп каршы алуың җитә, башкасын барысын да үзем эшлим”, диде. Өйләнешүебезгә 10 ел тулды, ләкин бервакытта да “Син өйдә утырырга тиеш” дигән сүз чыкмады, бу хатын яки ир эше дигән бүлешү дә юк. Кызыбызны тәрбияләүдә икебез дә катнашабыз. Яулык ябынган мөселман хатын-кызы тормыштан төшеп калган дигән ялгыш караш яши. Без шулай ук эшлибез, укыйбыз. Әлбәттә, ирнең сүзе өстен, ләкин аңлашуга ирешеп була дип саныйм. Актив тормыш алып барам һәм минем үрнәгем мөселман хатын-кызлары тормышы бары тик чикләүләрдән генә тора дигәнне инкарь итә.
Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар күп әйберне белмәүдән килеп чыга. Аллаһ безгә нечкәлекләренә кадәр ничек яшәргә өйрәткән. Әлбәттә, Коръән-Кәрим кушканча гомер итү, мөнәсәбәтләр булдыру — идеал, ләкин без аңа омтылырга тиеш. Ирем барысы өчен дә җаваплы. Әлбәттә, ул каршы килгәнне башкармыйм, миннән канәгать булуы минем өчен бик мөһим. Татар кызларының бәласе дә алдан йөгерү, бар нәрсәне үз өстеңә алу. Хатыннарның бу җегәрлегеннән ирләр җебек затларга әверелә, “хуҗалык эшләрен хатын да тарта ала” дип кул селтиләр. Татар кызлары табигате белән чая, актив кешеләр.
Әлбәттә, үземнең актерлык осталыкларымны да сынап карыйсым килә, ләкин Русиядә бу мөмкин түгел, бу өлкәдә чыннан да чикләү бар. Мәсәлән, Иранда кинода гүзәл затлар хиҗаптан уйный, Иорданиядә ислам театры эшли, анда дини тематикага спектакльләр күрсәтелә. Мисырда пәйгамбәрләребез тормышыннан кызыклы фильмнар төшерелә. Төркия дә моның белән мактана ала. Бездә бу эшкә алынучылар күренми, үзем дә кино төшерү турында уйлана башладым.
— Ә телевидениегә ничек эләктегез?
— ГИТИСта укыганда ук белгечлегем буенча эшли алмаячагымны аңладым, яулыклы кызны кем сәхнәгә чыгарсын? Ләкин Ходай юлларны ачты. Мәскәү мәчетендә апам очраклы рәвештә телережиссер Елена Коршак белән таныша. Алар мөселманнар турында тапшыру концепциясе хакында, алып баручы кем булырга мөмкин дип фикерләшкәннәр. Апам шунда мине сынап карау турында әйткән. Чакырдылар, алдылар. Бик очраклы килеп эләктем. Башта яулыкны артка бәйләп эфирга чыгарга тәкъдим иткәннәр иде, ләкин хиҗапны салмаячагымны аңлагач, бүтән андый сораулар белән йөдәтмәделәр.
— “Мөселманнар”да кайсы төбәкне ничә тапкыр күрсәтү дигән бүлү бармы?
— Татарстан, Ингушетия, Дагыстан, Сарытау, Адыгеядә хәбәрчеләребез бар. Үзебез дә командировкаларга йөрибез. бармаган җир калмады. Әлбәттә, үпкәсез булмый. Башкортостан “безне бер дә күрсәтмисез” ди, Кавказ “эфирда гел Татарстан” дип төрттерә, ә Татарстан халкы “ник бу үзәк канал һәрвакыт Кавказ республикаларын күрсәтә?” дип гаҗәпләнә. Татарлар, Татарстан турында сюжетлар күп, ләкин бу татар мөселманнарының актив эшләвенә бәйле дип уйлыйм.
— Русиядә ислам турында сөйләүче аерым канал булырга тиеш дигән фикерне Татарстан руханилары Дмитрий Медведевка да җиткерде. Сез әлеге өлкәдә тәҗрибә туплаучы, телевидение эшен эчтән белүче кеше буларак, бу канал нинди булырга тиешлеген әйтә аласызмы?
— Телевидениенең киләчәге аерым тематик каналлар булуда. Һәр канал үз аудиториясен, аның кызыксынуын белеп эшләргә тиеш. Аерым яңалыклар каналы, модага яисә тарихка багышланган, балалар яки яшьләр өчен каналлар эшли. Бу бик уңышлы алым. Билгеле, Русия мөселманнары өчен федераль каналда 13 минутлык кыска бер тапшыру аз, әле аны да күпсенәләр. Русиядә аерым ислам каналы булырга тиеш. Минемчә, Татарстан бу өлкәдә саллы адымнар ясый, ислам каналы беренче булып анда ачылу дөрес булачак, чөнки республиканың моңа потенциалы зур.
Казанда үз фикерләрен әйтүче, вәзгыятьне үзгәртә алучы ислам турында язучы журналистлар барлыкка килде. Бер очракны мисал итеп китерәсем килә. Соңгы Казан кинофестивале зур җәнҗал белән тәмамланды. Татарстан журналистлары үз сүзләрен әйтеп, резонанс тудыра алдылар, принципиаль рәвештә үз фикерләрен җиткереп, вәзгыятьне үзгәртүдә көч куйдылар. Һичшиксез, фильмнар дөрес сайланырга һәм чакырылган кешеләр сәхнәдә ниләр сөйләргә, үзеңне ничек тотарга икәнен аңларга тиеш. Моны оештыручылар үз өстенә алсын иде. Чакырылган актерлар мөселманнар каршында чыгыш ясауларын белергә тиеш. Соңгы вакытта аны дөньявилаштырырга тырышалар, ләкин ул мөселман кинофестивале дәрәҗәсен югалтса, гадәти бер чарага әйләнәчәк. Казан фестивале ислам тематикасы белән кадерле һәм әһәмиятле.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Чыганак: "Ирек мәйданы" газетасы