www.business-gazeta.ru сайтына биргән әңгәмәсендә «Рубин» уенчысы Бибарс Натхо, Корбан Бердыев һәм Гёкдениз Карадениз кебек үк, Рамазан аенда ураза тотуы турында әйтә. Башка командага күчкәндә, аның белән һәм җирлеккә бәйле күренешләргә игътибар итәсең, билгеле. Ислам факторы минем карарга тәэсир итте», – ди узган сезонда «Рубин»ның иң яхшы уенчысы булып танылган Б.Натхо.
Бибарсның туган абыйсы Адәм болай дип тә сөйли: «Бибарс – дингә бик тә бирелгән кеше, мәчетләргә даими йөри. «Рубин»ның тренеры да ислам кануннарына буйсынучы кеше булгач, аңа бу нәтиҗәле тәэсир ясады».
Бибарс Натхо – Кавказ сугышыннан соң Госманлы дәүләтенә күчеп киткән чиркәсләр нәселеннән. Ул Кфар-Кама авылында туган (ул хәзер Израильгә карый). Карьерасында ул инде Израиль футболы тарихына керергә, яшьләр җыелма командасының беренче яһүд булмаган капитаны булырга өлгергән.
Чыганак: www.altinurta.ru