Татар халкының йөзләрчә еллар буе мәктәп-мәдрәсәләре булып, алар гасырлар буена татар халкын агартып килгән. Мәгълүм ки, җәмгыятьтәге үзгәрешләр халкыбыз тормышында азмы-күпме тискәре йогынты ясаган: китапларыбыз, мәдрәсәләр, зиратлар, изге урыннар юк ителгән.
Шулай итеп, мирасыбызның күп өлеше югалган. Ләкин тырышканда кайбер фактларны, вакыйгаларны ачыкларга мөмкин әле. Соңгы елларда Истанбулның «Тупкапы» сарае китапханәсендәге кулъязмалар арасында татарларның башкаласы булган Сарай шәһәрендә 1290–1395 еллар арасында «Ногмания» исемле мәдрәсә булып, анда күчерелгән кулъязмалар саклануы ачыкланды.
Казан ханлыгы башкаласында да Колшәриф (Кол Мөхәммәдшәриф) тарафыннан ачылган мәдрәсә булып, аның шәкертләре 1552 елның 2 октябрендә остазлары белән бергә шәһит киткән.
XVI–XVIII гасырларда татар мөселманнарының, мәчетләре белән бергә, мәктәп-мәдрәсәләре дә җимерелүен безгә онытмаска кирәк. Кызганыч, хәзер дә татарча белем алу системасы юкка чыгарыла бара.
XVII гасырның икенче яртысына татар халкы 1552–1584 еллардагы азатлык сугышында алган яралардан өлешчә аякка баса башлый.
Шул вакытлардан татар мәдрәсәләре ачылу хакында хәбәрләр саклана. Мәсәлән, Казан арты авыллары Алатта, Симеттә; Минзәлә ягындагы Шыгайда; Касыйм ягындагы Әҗедә татар мәдрәсәләре булуга бәйле язма чыганакларны хәзергә ачыклый алдык; билгеле, аларның исемлеге болар белән генә чикләнмидер.
Халкыбызга аң-белем бирергә, аңа телләр үзләштерергә, китаплар укырга өйрәтүдә әлеге мәдрәсәләрнең әһәмияте биниһая зур булган.
Бу урында без аларның беренчесе – Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети исемле галим тарафыннан Симет авылында (Саба районы) ачылган мәдрәсә хакында сүз алып барырбыз. Фәнни әдәбиятта бу кешене Мортаза хафиз (абыз), Мортаза Симети исемнәре белән беләләр.
Аның кайсы елларда тууы һәм вафат булуы хакында төгәл мәгълүмат юк. Ләкин аның 1724 елда исән булуына Ризаэддин бине Фәхреддин бер мәгълүмат китерә.
XVII гасырның соңгы чирегендә Мортаза Симети ачкан мәдрәсәдә белем алган кешеләрнең XVIII гасырның беренче чирегендә галим, шагыйрь, педагог булып танылуы мәгълүм. Алар арасында Рәфикъ бине Таиб Курсави (Курсадан), Габдессәлам бине Урай (Олы Мәңгәрдән), Мансур бине Әнәс Борындыкый (Борындыктан), Әлмөхәммәд бине Сүкәй Шәмәки (16??–1742, август), Әгъзам Тенеки (Тенекидән), Габдеррәшид бине Кадермөхәммәд әс-Сабавый һ.б. булган (Ризаэддин бине Фәхреддин. Асар. I том. – Казан: Рухият, 2006. – 35 б.).
Бу шәхесләрнең остазлары Мортаза Симети – хаҗга барган кеше, аның хаҗга бару сәяхәтнамәсе дә сакланган. Ул үзе Казан ханлыгында, Ибраһим хан заманында аннан тарханлык ярлыгы алган атаклы бер нәселдән. Казан артында, Кама, Зәй, Кенәле буйларында бу нәселнең нәсел тармаклары киң таралган.
Мортаза Симети чама белән 1640 елларда туган була. Аның эшчәнлеге һәм ул ачкан мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр XVIII йөзнең өченче чирегенә хәтле татар мәгърифәте үсешенә зур өлеш кертә. Алар арасында иң танылган вәкил Мансур бине Әнәс Борындыкый була. Ул – шагыйрь, дәреслекләр авторы, нык иманлы имам булып, үз мәхәлләсе халкын көчләп чукындырудан саклап кала.
Аның тарафыннан язылган «Гавамил китабы» (1727) татар мәдрәсәләрендә күп еллар буе гарәп теле дәреслеге буларак кулланылган (Ризаэддин бине Фәхреддин. Асар. I том. – Казан: Рухият, 2006. – 39 б.). Соңгы елларда М.Борындыкыйның бер тарихи кулъязмасы да табылды (Гайнетдин М. Мансур Борындыкый // Иман нуры. – 2006. – Май. – № 4. – 17 б.). Ул кулъязмада Чыңгыз нәселеннән булган татар ханнары тарихына кагылышлы хәбәрләр язылган.
Мәдрәсәнең хәзерге Рязань өлкәсе Ермишино төбәге Әҗе авылында 1673 елда Тимергали Сафәров тарафыннан нигезләнүе турында язма мәгълүмат сакланган (Беләшев Аллаяр. Әҗе аулы хакында).
1698 елда Шыгай авылы мәдрәсәсен тәмамлап чыккан имам Мөхәммәдшәриф бине Сөләйман хәзрәт мәгълүм. Димәк, Шыгай авылында да мәдрәсә булуына дәлил бар.
Мортаза Симети шәкертләреннән Рафикъ Курсави нәселләре хәзерге Татарстанның Арча, Балтач, Саба, Теләче төбәкләрендәге авылларда күп мәдрәсәләр тоткан имамнар булып торган.
Габдессәлам бине Урай – шагыйрь, Ташкичә мәдрәсәсендә мөдәррис булган. Анда хәтта атаклы Батырша (1711–1755) хәзрәт тә укыган.
Әгъзам Тенеки 1733 елда исән булган. Ризаэддин Фәхреддин аның кыска төннәрдә ястү намазын уку шартлары турында язган китабы булу хакында хәбәр итә.
Гомумән алганда, Мортаза Симети мәдрәсәсе һәм шәкертләре мәгърифәтне һәм мәдәниятне күтәрүдә татар халкы тарихында якты эз калдырган.
Марсель ӘХМӘТҖАНОВ,
филология фәннәре докторы,
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы