Икътисади проблемалар кичергән Америка (АКШ) һәм башка Көнбатыш дәүләтләр өчен Ираннан гел куркыныч янаган ил итеп күрсәтергә тырышуның асылында ни ята?
АКШ Иран белән кабат яңа көрәш башларга җыена. Әлеге көрәштә төп корал – нефть. Америка нефть өлкәсендә Иран икътисадына бу юлы тирәнрәк йогынты ясарга ниятли. Чөнки соңгы вакытта Иранда инфляция көчәю аркасында икътисади хәл яхшылардан түгел. Яңа чикләүләр кертеләчәк Иранда соңгы арада азык-төлек бәяләре 40 процентка кадәр артты.
Иранда керемнең зур өлеше исә нефть сатудан килә. Хәзер Америка Иранны нефть керемнәрен бетерү аша буйсындырырга тырыша. Иранга каршы кертеләчәк чираттагы санкцияләр Иранның читкә нефть сатуына комачаулау максатын куя. Президент Барак Обама әлеге санкция турындагы карарга кул куйгач, Иранның акча берәмлеге (риал) АКШ доллары каршында көчен җитди рәвештә югалтты.
Санкциянең дөнья икътисадына йогынтысы
АКШның санкция карарыннан соң, Иран Басрада хәрби күнегүләрен көчәйтеп, Ормуз бугазында нефть әйләнешен туктатачагын белдердерде. Ә дөньяга сатылган нефтьнең 40 проценты әлеге бугаз аша үтә. Бу гамәл Иран икътисадына гына түгел, дөнья икътисадына да зыян салырга мөмкин, бигрәк тә Европага.
АКШ бу көрәштә бөтен дөньяны үзен якларга чакыра. Европа да, АКШның күңелен күрер өчен, АКШны яклаячагын белгертте. Европа берлегеннән соң, АКШның төбәктәге зур союздашы Согуд Гарәбстаны да шартсыз рәвештә санкцияләргә кушылачагын әйтте.
Мәкалә www.tatartime.com сайтыннан кыскартып алынды