Шәмаил сәнгате купшылыкны да үз итә

19 гыйнвар 2012 ел 09:05

Рәссам, шәмаил сәнгате остасы Чулпан Шәрифуллина - Яр Чаллы кызы. Рәсем сәнгате белән ул кечкенәдән кызыксынып үсә.

Әнисе Тәнзилә, әтисе Илгизәр яраткан кызларын балалар рәсем мәктәбенә бирәләр. Талантлы кыз мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Чаллының педагогика институтына укырга керә. Биредә белем алганда шәмаил сәнгате белән кызыксына башлый. Шул вакытларны искә төшереп, Чулпан менә нәрсә ди:

- Институтның рәсем графикасы бүлегенең 5 курсында укыганда беренче шәмаилемне ясаганым хәтердә. Ул бик гади, кечкенә формата иде. Үзебезнең милли сәнгатьне яратканга күрә, төрле чигешләр, күннән ясалган читекләргә битараф түгелмен. Ислам диненә дә тартыла башлаган идем ул чорда, шуңа күрә шәмаил ясап карыйсы килде. Бу шөгыль миңа бик ошады. Тора-бара матур гына килеп чыга да башлады. Батик һәм башка сәнгать юнәлешләре белән дә шөгыльләнеп карадым. Әмма күңелемә якын булганы шәмаил булды.
- Чулпан, белүемчә син пыялада иҗат итәсең. Бу ысулның үзенчәлеген сөйләп уз әле.
- Шәмаилнең башта эскизын ясыйм, ул эскизны кара тушь белән пыялага төшерәм. Аннары төрле төстәге буяулар кулланып бизим. Буялмаган җирләр астына кургаш, төрле голографик кәгазьләр куеп калдырам. Ә әзер эшне рамга куям.
- Мөселманнар ачык төсләр яратса да, артык купшылыкка басым ясамый кебек?
- Күргәзмә залларында шәмаилләр бик күп куела. Шунлыктан алар артык ялтырый торгандыр да. Ә инде өегезгә алып стенага элеп куйгач ул бөтенләй икенче төс ала. Йортыгызда тыйнак, шул ук вакытта затлы булып, иманга чакырып торачак..

- Синең иҗатың белән Чаллы халкы гына түгел, ә казанлылар да таныша ала. Кол Шәриф мәчетендә бик матур күргәзмәң оештырылды.
- Әйе, Казандагы Кол Шәриф мәчетендә күргәзмәгә мине күренекле рәссам Рөстәм әфәнде һәм Казан шәһәренең “Татар мәдәнияты һәм сәнгате клубы” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Алсу ханым Шәмсутовлар чакырды. Бу минем өчен беренче шәхси күргәзмә. Шуңа күрә мин бик теләп аларның тәкъдимнәрен кабул иттем. Рөстәм Ильшатович һәм Алсу Атласовна миңа бик күп ярдәм иттә. Иҗатчы буларак та үз-үземә ышаныч рухы өстәп торалар. Рөстәм әфәнде 2010 елда Казанның “Хәзинә” милли галереясендә узган “Гарәп каллиграфиясе: халыклар һәм вакытлар бәйләнеше” дигән халыкара күргәзмәсендә катнашырга да чакырган иде. Иҗатчы буларак бер урында таптанырга ирек бирмәүче остазларым кебек кабул итәм мин аларны.

- Чулпан, иҗат процессын педагог хезмәте белән дә бергә алып барасың  икән әле...
- Институтны тәмамлач та мин балалар рәсем мәктәбендә эшләдем, соңыннан Яр Чалы Дәүләт педагогика институтында «Ислам и мировая культура», «Культура Древней Руси» һәм «Русская живопись 19 века» дигән предметларны укыттым. 2008-2010 елларда Каманың Сәнгать һәм дизайн институтында «Гарәп каллиграфиясе», «Шәмаил сәнгате», «Татарстанның рәсем мәдәните» дигән дәресләрне укыттым. Шулай итеп гел үземнең белемемне арттыру өстендә эшләргә туры килә.
- Гомумән, сине бик эзләнүчән, укымышлы рәссам дип бәялиләр. Шул ук вакытта милли колоритны да бик оста файдаланасың.
- 2005-2009 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеген тәмамладым, Аллага шөкер! Анда гарәп язмасын берничә дәрес Әхмәд хәзрәт Сабир укытты. Бу минем өчен шәмаил ясауда тагын алга таба бер адым булды. Үзлегемнән куфи язмасының нечкәлекләрен өйрәнә башладым. Соңгы эшем - «Аллаһыны зекер итү» шул куфи стилендә ясалган. Иҗат өстәлемдә гел фольга, голографик кәгазъ һәм ялтыравыклар. Шәмаил ясаганда ачык чиста төсләрне кулланырга яратам, татар орнаментлары бик ошый. Шунлыктан иҗатымда да алар мул чагылыш таба.
- Шәмаил һәр мөселман йортының күркәм бизәге. Синең өеңдә дә алар бихисаптыр инде...
- Үземнең өйдә яшел төстәге тәлинкәгә төшерелгән «Аятель көрси» бар. Ул минем эш түгел, руслар әйтмешли, «сапожник без сапог», эшләремне  бүләк итәм йә булмаса шунда ук сатыла (кыйбат сатмыйм). Кайбер эшләр өйгә кайтмыйча күргәзмәләрдә «сәяхәт» итә. Шәмаилләрне бик яратып, күңелемне салып эшлим.
Чыннан да, Чаллы кызы Чулпан бик тырышып иҗат итә. Тормышта да аңа зур сынаулар аша узарга туры килгән. Язмыш киртәләрен имин килеш уза-уза ул яраткан ире Разил (Чулпанга бөтен яңа башлангычларында да ярдәм итүче – автор) белән бүгенге көндә ике кыз бала тәрбиялиләр. Олы кызы Зәринәгә 9 яшь булса, кечесенә бары тик яшь ярым гына булуга да карамастан, рәссам күргәзмәләрдә еш катнаша һәм иҗатын да һәряклап чарлап тора.


Мөршидә КЫЯМОВА

Чыганак:www. intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана