Ревизия комиссиясе. Кайчан, кайда, ничек?

07 гыйнвар 2012 ел 00:22

– Миңа Татарстан мөселманнарының узган елны булып үткән чираттан тыш V корылтаенда (13 апрель, 2011 ел) Диния нәзарәте буенча ревкомиссия рәисе вазифасы йөкләнелде. Әлеге съездда шулай ук аның комиссиясенә биш кеше сайланды. Безгә районнар буенча мөхтәсибәтләрнең эшчәнлеген тикшереп йөрү мәсьәләсе куелды, – дип башлады үз сүзен Мирхәт хәзрәт Җамалиев. – Ревкомиссиянең аерым бер положениесе бар, шуның нигезендә эшчәнлегебезне алып барачакбыз (Диния нәзарәтенең Уставында да Ревизия комиссиясенә кагылышлы положениеләр бар). Без аңа кайбер төзәтмә-үзгәрешләр кертеп, юристка тапшырдык, ул аны имзалады. Хәзер без аны мөхтәсибәтләргә күбәйтеп таратачакбыз. Аллаһ боерса, ул мөфтият тарафыннан расланган положение булып торачак. Моңа хәтле дә мондый положениеләр булган, тик ул беркем тарафыннан да расланмаган. Безнең положениега килгәндә исә, ул Коръәнгә һәм Сөннәткә нигезләнгән. Үз эшчәнлегебезне хәнәфи мәзһәбенә туры китереп алып барачакбыз. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: озакламый районнардагы ревизия комиссиясе җитәкчеләрен җыячакбыз. Аларга эш рәвешен аңлатачакбыз: ничек, нәрсә, ни эшләргә? Документация, аларны тутыру тәртибе, бухгалтерия мәсьәләләре, финанс-хуҗалык эшләре алып баруда ревкомиссиянең нинди өлеше бар, дип аларга үзләренең төп бурычларын аңлатып бирергә исәбебез бар. Хәзерге вакытта положение эшкәртелеп, аның Президиумда расланганын көтеп торабыз.

Үзебезнең эшчәнлеккә килгәндә исә, без 2011 елда алты-җиде районда булырга өлгердек. Кайсыларына әйтеп, кайберләренә әйтмичә дә бардык. Башыбызда бер генә уй булды: ничегрәк булыр, нинди тәэсир калдырырбыз. Тәтеш, Саба, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт районнары мөхтәсибәтләрен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” комитетын тикшердек. Нәтиҗә ясап әйткәндә, шул: нинди дә булса эш башкарыла. Тәртипкә салынып килү күзәтелә. Әмма документация алып бару эшенә салкын караучылар да бар. Әйтик, номерлап папкаларга кую, бухгалтерия, беркетмә, акт кәгазьләрен тәртипкә салу буенча әле эшлисе бар. Менә шуларга кагылышлы әйберләрне, белмәү сәбәпле, оештырып бетермиләр.

Акча һәрбер җирдә дә контрольдә булырга тиеш. Булсын сәдака акчасы, булсын спонсорныкы – аңа җиңел карарга ярамый. Тәртип кирәк. Аның кулланылышы һәрвакытта да күз алдында булсын! Чөнки халык: “Минем акчаны кая куйдыгыз?” – дип сораячак. Шунлыктан, андый сорауларга җавап бирү өчен бухгалтерия документларын тәртипкә салып бару таләп ителә.

Без әле нибары сигез айдан артык кына эшлибез. Әлегә кот очарлык зур кимчелекләргә юлыкмадык. “Дин вә мәгыйшәт” газетасы аша мөхтәсибәтләргә, аларның ревкомиссия рәисләренә мөрәҗәгать итәсем килә: без барып анда гаеп эзләп тапканчы, алар тәртиптә булсын иде инде. Чөнки бухгалтерия документациясен тәртипкә салу үрнәген оешмалардан, җирле үзидарәләрдән, күмәк хуҗалыклардан да алырга мөмкин. Үрнәкне алырга урын бар! Аларда бухгалтерия документлары, гадәттә, тәртиптә була. Бардың, карадың, өйрәндең... Үзеңнекен алып барып күрсәтеп, аларныкы белән чагыштырып тәртипкә салып куярга була. Икенчедән, безнең (Диния нәзарәтенең. – Н.С.) съезд чыгышлары, Пленум карарлары, конференция резолюцияләре бар, аларны үтәү буенча да материалларны бер урынга салып барулары да бик әйбәт булыр иде. Менә бу яктан Бөгелмә мөхтәсибәте бик нәтиҗәле эшли. Аларның керә-чыга торган документлары теркәлеп барыла, утырышларда нинди мәсьәләләр каралган, һәрберсенең беркетмәсе бар. Шулай ук Баулы мөхтәсибәтеннән бухгалтерия документларын тәртипкә салу буенча үрнәк алырга мөмкин. Башкаларда да пөхтәлек булсын иде.

Быелдан башлап без тикшерү эшләрен планлы рәвештә оештыра башлаячакбыз. Менә шул вакытта тикшерү киләчәк, дип алдан-алы графикларын җиткезәчәкбез. Ләкин кинәт кенә килеп төшүебез дә бар, шунлыктан капкалар гел ачык торсын иде. Тикшерү эше алып бару өчен комиссиянең тулы составта булуы шарт итеп куелмый. Безнең биш кеше дә, өч кеше дә, бары тик үземнең генә дә килүем бик мөмкин. Шуңа күрә куркып калмасыннар, без кемне дә булса җәзалау өчен йөрмибез, бер үк вакытта ярдәм итсәк, икенче яктан бәя дә биреп китәчәкбез. Чөнки безнең күптәннән эшләүче мөхтәсибләребез белә: ревкомиссиядә тегеннән-моннан җыелган кешеләр юк. Шунысы да бар: мөфтиятнең яхшы итеп эшләве – югарыда телгә алынган әйберләрнең тәртиптә булуыннан тора. Документлар теләсә-кая таралып ятарга тиеш түгел. Аллаһ боерса, авыл мәчетләреннән кергән сәдака акчалары да исәптә булачак. Кайчан, кайдан керде, кая, ничек тотылды? “Мин белмим”, “Мин күрмәдем”, “Мин карамадым” дип акланулар булырга тиеш түгел. Ревизия комиссиясе шулай ук мәдрәсәләрне дә контрольдә тотачак. Без V Съезд тарафыннан сайлансак та, тикшерү эшләрендә безгә: “Аны тикшермә, моны тикшер”, дип беркем дә күрсәтмә бирә алмаячак. Без – бөтенебез дә – мөселманнар, шуңа да бер-беребезне аңлап эш итәрбез, дип уйлыйм. Шуңа күрә бернинди дә үпкәләүләр булырга тиеш түгел. Без үпкәләргә тырышмыйбыз да. Аерылышканда да: “Бер стакан чәй белән аерылышасы”, – дип торырбыз инде...

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана