Биектау мөхтәсибе: “Халык хезмәтебезне хуплау белән каршы алды”

05 гыйнвар 2012 ел 14:03

Тәлгать Эдуард улы Гайфуллин 1984 елның 20 октябрендә Кукмарада дөньяга килә. Ул бер айлык сабый булганда, әти-әнисе, ике яшьлек абыйсы белән Дәрвишләр бистәсенә күченеп тора башлый. Шушы бистәдә балалар бакчасына йөреп, аннан 11 нче татар гимназиясен тәмамлый.          

– Мәктәп елларында татар телен яхшылап үзләштердем, әмма гаиләдәге тәрбия дә зур йогынты ясагандыр. Дәү әнием намаз укый башлау белән, минем дә күңелем исламга тартыла башлады. Дин гыйлемен яхшырак үзләштерү нияте белән 2001 елда РИУның әзерлек курсларына укырга кердем. Әмма ул гына җанымны тынычландыра алмады. Меңәр еллар мөселманнар үз гореф-гадәтләрен бүгенге көнгә кадәр саклап калган илгә барырга теләгем уянды, – ди Тәлгать хәзрәт.

Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, куйган максатларына ирешергә тырышкангадырмы, шул ук елны Төркия иленә барып, белем ала ул:

– Бер елга якын чит илдә тору авыр булса да, андагы укытучыларым дингә чын мәхәббәт уятты. Шул ук вакытта үз ватанымны сагыну хисләре мине кире Казанга алып кайтты. Укуымны   “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дәвам иттердем. “Бу дөньяның иң зур байлыгы – тәрбияле хатын”, – диләр. Мин дә 2007 елны үз бәхетемне таптым. Шул елның башында хатыным Лилия белән никахлашып, туй ясадык. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гаилә коручы кешегә бәрәкәтен Үзе бирә. Казан тирәсендәге авылларда йорт салырга җир эзләп йөргәндә искиткеч табигатьле, бик күркәм  мәчете булган Озёрный бистәсенә тап булдым. Намаз вакытына туры килгән иде, мәчеттәге бабайлар белән танышканнан соң, аларның тәкъдиме белән имам булып хезмәт итә башладым. Чиксез Мәрхәмәтле Аллаһы Тәгалә безгә шул ук елның ахырында әти-әни булырга да насыйп итте. Тәүге улыбызга Габделкәрим дип исем куштык. Ул, чыннан да, Аллаһы Тәгаләнең юмарт бүләге иде. Хәзер без Озёрный бистәсендә торабыз, хәләл җефетем белән ике малай үстерәбез.  2007 елның март аеннан алып бүгенге көндә дә шушы бистәнең мәчетендә имам-хатыйб вазифасын алып барам. Быел май аенда Биектау районы мөхтәсибе итеп сайладылар. Минем өчен бу – бик көтелмәгән булды, зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт бит ул, әмма шулай да риза булдым һәм тырышып башкарырга тотындым.

– Сездә быел нинди эшләр башкарылды?

– Быел җәй мәчетләрдә балалар өчен лагерьлар оештыра алдык. Районыбызның алты мәчетендә егетләр һәм кызлар өчен аерым җәйләүләр узды. Балалар бик теләп укыдылар, намаз укырга, дога кылырга, ислам диненең әхлак кагыйдәләрен өйрәнде. Әлеге эш-ниятебез халык тарафыннан зур хуплау тапты. Киләчәктә балаларның ялын оештыру буенча хезмәтебез тагын да киңрәк колач алыр, дип уйлыйбыз. Биектау бистәсендә яңа мәчет салына башлады. Беренче нигез ташын куйганда Коръән укып, тәкбирләр әйттек. Берёзка, Шәпше авылларында да төзү эшләре алып барыла, алар да озакламый мәчетле булыр, Иншә Аллаһ.

– 2011 елның Рамазан ае кай ягы белән истә калды?

– Районыбызның барлык мәчетләрендә дә диярлек авыз ачу мәҗлесләре оештырылды. Биектауның Җәмигъ мәчетендә, Озёрный, Чыпчык, Казаклар, Битаман авылларында узган мәҗлесләрдә катнаштым. Җәмигъ мәчетендә оештырылган ифтарда көн саен өч йөзгә якын кеше сый-хөрмәт күрде.

– Эшегездә нинди дә булса кыенлыклар бармы?

– Кадрлар мәсьәләсе – безне иң борчыганы. Яхшы имамнар, ярдәмчеләр җитми. Менә дигән проектларыбыз бар, шуларга алынырга теләүчеләр юк. Матди кыенлыклар да очрап тора.

– Укытулар оештырасызмы?

– Барлык мәчетләребез дә ял көннәрендә дини дәресләр үткәреп килә. Укырга теләүчеләр өчен яшь буенча бернинди дә чикләүләр юк, теләгән һәркем килә ала. Киләчәктә мәдрәсә оештырырга ниятлибез.

– Яшьләр белән ни рәвешле эш алып барасыз?

– Вәгазьләр белән чыгабыз, авылларга йөрибез. www.vkontakte.ru социаль челтәрендә үз төркемебез бар, анда яңалыкларны да, үгет-нәсихәтләребезне дә урнаштырып барабыз. Район газетасында да мәкаләләребез чыгып килә. 2012 елга эш планын бергәләп хәл иттек.

Сезгә киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә зур хезмәтегезне башкаруда ярдәм итсен! Сабырлык, сәламәтлек, көч-куәт телибез!

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана