2012 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр (Мөселман ай календаре буенча 1433–1434 һиҗри еллар).

21 декабрь 2011 ел 09:20

20 гыйнвар — һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе, ягъни һиҗри ел исәбе башлана. Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе—Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.

21 май — Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).
22 май — мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аенын беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.
24 май — Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич — Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.
16 июнь — Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә — Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.
21 июнь — дүрт изге айның берсе, мөселман ай календаре буенча, сигезенче ай — Шәгъбан ае башлану көне.
4 июль — Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.
20 июль — чират изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә — Кадер кичәсе —14 август.
19 август — Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.
24 октябрь — Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
25 октябрь — Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.
26, 27, 28 октябрь — Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.
15 ноябрь — 1434 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
24 ноябрь — Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбарәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.

 


Төзүче-мөхәррир Хаҗи Абдулла ДУБИН
Чыганак: «Казан утлары», 12.2011

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана