Бөгелмә мөхтәсибе: “Эшләнгән эшләр күп, ләкин эшләнәсе эшләр тагын да күбрәк...”

19 декабрь 2011 ел 16:45

– Мин Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән кеше. Мәктәпне тәмамлагач, Россия ислам университетына укырга кердем. Параллель рәвештә читтән торып Мәскәү педагогика университетында белем алдым. Укып бетергәч, чит-ят җирләрдә рәхәт эзләп йөрмәдем, Аллаһның рәхмәте белән Бөгелмәгә кайтып, туган җиремдә хезмәт итә башладым. Башта мәчет имамы булып тордым, аннан соң халык тәкъдиме белән мөхтәсиб булып эшли башладым. Хәзер мин бу вазифамда җиденче елымны эшлим инде, – дип башлады үз сүзен Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Әңгәмә барышында шунысы да билгеле булды: Рөстәм хәзрәт белемен арттыру өстендә дә даими шөгыльләнә икән. Эш кәгазьләре алып бару буенча ул Мәскәүдә урнашкан РФ Президенты каршындагы академия үткәргән икътисад буенча курсларда да укып кайткан. Р.Хәйруллин мөхтәсиб булып эшли башлаганчы Бөгелмә шәһәрендә ике мәчет була. Бүгенге көндә аларның саны – дүрт. Район халкының җитмеш процентын руслар тәшкил итә, шунлыктан районда мәчетләр саны да бик күп түгел: Бөгелмә мөхтәсибәтенә унөч мәчет карый. Рөстәм Миңхәйдәр улы искәртеп узганча, хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәре читендә ике мәчет төзелеп ята икән.

– 2011 ел, мөгаен, республикабыз елъязмасына үзенең шактый зур вакыйгалары белән кереп калыр. Дин өлкәсендә күп эшләр эшләнде. Ел ахырында сездән әңгәмә алуыбыз юкка гына түгел. Газета укучыларыбызның да беләсе килә: Татарстан башкаласыннан шактый ерак урнашкан мөхтәсибәт үтеп баручы елда ничек яшәде-эшләде икән?

– Әлдәмдүлилләһ, 2011 елның языннан Диния нәзарәте үзәкләшкән рәвештә эшли башлагач, эшебездә дисциплина-тәртип урнашты. Шуңа әле дә шатланып бетә алмыйбыз. Бу күптәннән кирәкле әйбер иде. Мөхтәсибәтләргә игътибар артты. Быелдан үзебездә дә яшьләр белән эшләү бүлеге булдыра алдык. Казандагы “Алтын урта” җәмгыяте кебек эшебезне оештырдык. Яшьләр белән эшләү бүлегенә Рафис хәзрәт Сәйфуллин җитәкчелек итә. Шулай ук төрмәләр белән эшлибез. Социаль проектларда да актив катнашабыз. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз карары белән уку-укыту бүлегенең эшчәнлеген активлаштырып җибәрдек. Без бу бүлеккә РИУ тәмамлаган Әмир Исмәгыйлевне җаваплы итеп куйдык. Аллаһка шөкер, программалар кайтты, тәкъдим ителгән, тикшерелгән китаплар белән генә  укытабыз. Үзебезгә 350 чакрым юл үтеп, Казанга барып йөрисе юк. Үзәкләшү безнең эшебезне күпкә җиңеләйтте. Без исә хәзер үзебездәге мәчетләр белән эшләүгә зур игътибар бирә башладык. Быелдан мәчетләр каршындагы дини курсларга йөрүчеләр саны бермә-бер артты. Тәртип булмаса, халык күпләп мәчетләргә килер идемени? 2011 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан күп эшләр эшләнде. Мөфти И.Фәиз фатихасы белән газета нәшер итүебезне дәвам иттерәбез. Элек редакциягә килгән сорауларга җавапны кемнән алыйк икән дип аптырап йөри идек. Хәзер исә төбәк казыена мөрәҗәгать итәбез, ул җавап бирә. Халык исә тулы, бай эчтәлекле җавап ала. Йомгак ясап, бер генә сүз белән болай дип әйтәсе килә: эшләнгән эшләр күп, ләкин эшләнәсе эшләр тагын да күбрәк кебек. Диния нәзарәте ярдәме белән аларын да бергә башкарып чыгу әллә ни авыр булмас.

– Сезнең мөхтәсибәттә уку-укыту эше ни рәвешле оештырылды? Булган проблемаларны ничек хәл итәсез?

– Бөгелмә шәһәрендәге Җәмигъ мәчеттә башлангыч мәдрәсәбез эшли. Аның бинасын безгә Закировлар гаиләсе бүләк итте, коммуналь хезмәтләр өчен дә түләүләрен алар түли. Мөфтияттән алынган программа буенча анда уку-укыту эшен алып барабыз. Элек без көч-хәл белән илле кеше туплый алган булсак, быел мәдрәсә бусагасын 400 кеше атлап керде. Без әлеге уку йортына зур игътибар бирәбез. Укытучы-остазларга килгәндә, алар – мәдрәсә, югары уку йортларын тәмамлаучылар. Шәһәребезнең калган мәчетләренә дә алар атнасына бер-ике көн барып укыта. Авылларда уку-укыту эшен алып бару бераз кыенрак, чөнки имамнар олы яшьтә һәм күбесенең ярдәмчеләре дә юк. Әгәр дә алар мәчетне биш вакыт намазга ачып, вакытында азан әйтә ала икән, без әле анысы өчен дә аларга бик рәхмәтле. Авылларда дәресләр сирәк булса да бара. Безнең районда шундый практика бар: имамнар аерым расписание төзеп, уку-укыту программасына нигезләнеп, авылларга чыгып, атнасына бер тапкыр гына булса да дәрес үткәреп кайта.

– Ә башка бүлекләрнең эшчәнлеген ничек көйләп, көчәйтеп җибәрә алдыгыз?

– Әйткәнемчә, элек бездә дәгъват бүлеге пассив эшләп килгән иде. Хәзер бу бүлек белән Хәбир хәзрәт Ханов җитәкчелек итә. Ул Диния нәзарәте газеталары, электрон мәгълүмат чаралары белән дә актив элемтәдә тора. Мөхтәсибәтебезнең сайты бар – www.мусульмани.рф. Анда мәгълүмат даими рәвештә яңартылып, өстәлеп торыла. Казаннан йөзләгән чакрым ераклыкта яшәп, артык зур булмаган чараларны да, әлхәмдүлилләһ, кабул итеп, интернетта яктыртып киләләр. Шунысын да әйтеп үтәсем килә: эшләгән эшләребезгә дини булмаган массакүләм мәгълүмат чараларының да ышанычы артты. Элек тә журналистларны чакыра идек, тик бик киләселәре килми иде. Хәзер бу яктан бернинди дә кыенлык юк, чакырсак, киләләр. Үзебез буклетлар, брошюралар да әзерлибез.

– Без поликонфессиональ, күпмилләтле дәүләттә яшибез. Сезнең район халкының 70 проценты ислам динендә булмаган милләт вәкилләре икәнлекне дә истә тотып, сез, мөхтәсиб буларак, бүтән дин-кардәшләребез белән бәйләнештә торуга ничек карыйсыз?

– Әлбәттә, уңай карыйм. Бу юнәлештә дә эш алып барабыз. Без моның өчен администрациягә рәхмәтле. Православ динендәгеләр белән террорчылыкка каршы чаралар оештырабыз. Буш вакытларыбызда бер-беребез белән тәҗрибәләр уртаклашабыз. Мәчеттә үткәрелә торган зур чараларга шәһәребездәге барлык дин вәкилләрен дә чакырырга тырышабыз. Алар да безне чакыралар, барып чыгышлар ясап кайтабыз. Гомумән алганда, бер-беребезне тулыландырып, дус-тату яшәп ятабыз.

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Халкы ачык йөзле, ярдәмчел

14 апрель 2014 ел 09:05
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы