Гашура көне

04 декабрь 2011 ел 19:41

Мөхәррәм аенда бер көн бар. Ул көнгә Гашура дип әйтәләр. Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез (сгв) Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән Бәни Исраил кавеменнән булган кабиләләрнең бу көндә ураза тотканнарын күреп: “Нинди ураза бу? Кайдан килгән гамәл бу?” – дип сораган. Һәм теге Бәни Исраил кавеменнән булучылар: “Бу көндә Аллаһның рәхмәте белән пәйгамбәребез Муса (гс) үзенең кавемен – Бәни Исраил токымын фиргавен залимнән коткарды. Бу көнне олылап без ураза тотабыз”, – дигән. Бу сүзләрне ишеткән пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв): “Бу уразага без (мөселманнар) Муса пәйгамбәребезнең шушы гамәленә караганда да (Аллаһның бәндәләре) күпкә лаеклырактыр”, – дигән. Һәм рәсүлебез Мөхәммәд (сгв) хәзрәтләре шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Тарихка күз салсак, Мөхәррәм аендагы Гашура көне – ул истәлекле бер көндер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Аллаһ Раббыбыздан вәхи иңгәнчегә кадәр, хәтта җаһилияттә яшәгән, Аллаһка ширек каткан гарәпләр – Кураеш кабиләсе дә ураза тота торган булган. Яһүдиләр дә шулай ук уразада булган. Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, хәтта нәсраниләр дә ураза тоткан дигән хәбәрләргә юлыгабыз. Бу көндә пәйгамбәребез Нух (гс) туфан суыннан котылган. Ибраһим (гс) шулай ук Раббысының рәхмәтенә ирешкән. Бу – бөек бер көндер. Пәйгамбәребез (сгв) шушы көнгә карата тагын: “Әгәр дә киләсе елда мин Мөхәррәм аена ирешә алсам, һичшиксез, Мөхәррәм аеның унынчы һәм унберенче көннәрендә уразада булыр идем”, – дип әйткән булган. Ләкин пәйгамбәребез (сгв) шушы Мөхәррәм аен күрә алмыйча, Аллаһ Раббыбызга мөшәррәф җанын тәслим кыла...

         Әй, кардәшләрем! Ураза – әйтүемчә, бөек гыйбадәтләрдәндер. Ураза – ул безне Раббыбыз белән бәйли торган яшерен, серле бер силсилә булып тора. Адәм баласы уразадан кала кылган һәр гамәлен (намаз уку, ашарга пешерү, эшкә бару, балалар тәрбияләү һ.б.) үзе өчен  эшли. Аллаһның кодси хәдисләрен пәйгамбәребез (сгв) безгә китерә. “Ураза – ул минеке. Һәм аның әҗер-савабын Мин сезгә Үзем бирермен”, дип вәгъдә иткән Ходай Тәгалә. Шулай булгач, кардәшләрем, ураза гыйбадәте аша без Раббыбызның рәхмәтенә ирешә алабыз.

Мөхәррәм ае да, Рамазан, Рәҗәп һ.б. айлар кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн тоту: Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.

Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакьләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз”, – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп пәйгамбәребезнең (сгв) бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһ Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, – дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Ләкин күпчелек вакытта адәм баласының үзе кылган гөнаһлары аркасында аның башына бәла-казалар килә. Шуңа күрә пәйгамбәребездән (сгв): “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Хакыйкый инану белән инанып, Мөхәррәм айларының һәр көнен гамәл-гыйбадәт кылып уздырырга тырышсак иде. Нәфел уразалары, нәфел намазлары, игелекле эшләр булсынмы, иң мөһиме – шуларны кылырга ашыгып-ашкынып торсак иде. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, иминлек таратсак иде. Кайберәүләр: “Гыйбадәт – ул фәкать шушы уразадан, намаздан гына гыйбарәт”, – дип уйлый. Болай дип уйлаучылар зур хата кыла. Гыйбадәтебез – бер-беребезгә игелек кылу, мәрхәмәтле булу, шәфкатьлелек күрсәтү, ярдәм кулы сузарга тырышу, ярдәмнең ниндие генә – матди яисә рухимы – бу да безнең гыйбадәт икәнлеген онытмыйча, Аллаһка ялварып, игелекле эшләр кылырга ашыксак иде. Пәйгамбәребез (сгв) дә бит: “Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем”, – дип әйткән булган. Кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә Аллаһ Раббыбыз һәрбарчаларыбызга да насыйп итсә иде. Әмин!

Илфар хәзрәт ХӘСӘНОВ,

Казандагы Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы

Эльза Хөснетдинова фотосы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Халкы ачык йөзле, ярдәмчел

14 апрель 2014 ел 09:05
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы