Рафикъ хәзрәт Исламгалиев: «Безгә буйсыну җитми»

04 декабрь 2011 ел 19:36

 – Мин 1968 елда Баулы районында туганмын. 1985 елда урта мәктәпне тәмамладым. Шул ук елны Казан авыл хуҗалыгы институтына кердем. Аны укып бетергәч, һөнәрем буенча сигез ел эшләдем. Эш барышында үземә кечкенә генә нәтиҗә ясадым: авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге өметле түгел икән. Дин булмаса, гомумән, авылның да киләчәге булмас. Безнең авыл-шәһәрләрнең киләчәген, аның эшчәнлеген, тулаем алганда, яшәешебезне фәкать дин генә саклап калачак, дип уйлап, үзем дә дингә килдем, – дип башлады үз сүзен хәзерге вакытта Түбән Кама мәдрәсәсе директоры вазифаларын башкаручы Рафикъ хәзрәт. 

– Сез дингә кайчан кереп киттегез? Дин белән кызыксынуыгыз ни рәвешле башланды? Кыскача гына үзегезнең дини эшчәнлек белән таныштырып китә алмассызмы икән?

– 1998 елда Түбән Кама мәдрәсәсенә укырга кереп, аны 2000 елда тәмамладым. Аннан соң 2002 елга кадәр Баулы шәһәрендә һәм Баулы районында имам-мөхтәсиб булып эшләдем. Шул дәвердә төрле чаралар үткәрү насыйп булды. Төзелеш эшләре алып бардык: Баулы Җәмигъ мәчете авария хәлендә иде, мәчетне торгызуда гаять зур активлык күрсәтергә туры килде. Мәчетнең фундаменты тиешле тәлапләргә җавап бирмәгәнлектән, мәчет берничә урыннан ярылып, җимерелергә тора иде. Гыйбадәтханәне төзекләндереп бетергәннән соң, мәчеттә укытулар алып барылды, төрле шәхесләр белән очрашулар оештырылды. Әйтергә дә онытып торам икән, 2001 елда Сириягә барып, гарәп теле буенча курсларда укыган идем. Шунда укыганда хәнәфи мәзһәбе, матуриди гакыйдәсе белән якыннанрак таныштым һәм, һичшиксез, монда килеп укырга кирәк икән, дип уйлап куйдым. 2002 елда гаиләм белән Дамаскка күчтем. Барыбыз да гыйлем алырга тотындык. Бу согудия илләре түгел, Сирия – икътисади яктан алга китмәгән, анда эшләргә дә, яшәргә дә бик авыр. Шуңа күрә дә мин үз ватанымнан – Россиядән киткәндә барлык байлыгымны, хәтта өемне дә сатып киткән идем. Мал-мөлкәт акчалары Сириядә нибары ике ел яшәргә генә җитте. Акча бетә башлагач, товарлар алып, аны сату өчен туган илгә дә җибәрә башладым, сәүдә белән шөгыльләнергә туры килде. Яшисе бар бит. Ул ачлыктан саклап калды, укырга да ярдәм итте. III-IV курсларда укыганда бер фирмага эшкә кердем, алай да атнасына ике генә көн эшли ала идем, чөнки көндезге укуда укый идем бит. Балаларымны да карадым, алар да укуда артта калмады, гарәп телен үзләштерделәр. Кызым Сириянең дипломат балалары укый торган мәктәптә укыды. Барыннан да бигрәк, миңа бу илнең кешеләре ошады. Анда мөселманнар гади, бер-берсенә ярдәмчел, тәкәббер түгел. Галимнәре дә көчле, аларда да тәкәбберлек юк. Аллаһтан курку, суфыйчылык көчле. Әдәп-әхлак бар. Күңелне, акылны тәрбияләү яхшы куелган. Шәригатьне укыту көчле. Дамаскта иртә-кич дәресләр бара, шәехләр бертуктаусыз дәресләр бирә. Мин Дамаскта хәтта әүлияләр белән дә күрештем, алар белән тәэсирләнеп, рухланып кайттым. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Шам турында күп кенә хәдисләр әйтеп калдырган. Ул: “Шамга һәм Йәмәнгә бәрәкәт бир”, – дип Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләдән сорый. Шул вакытта сәхабәләр пәйгамбәребездән (сгв) Хиҗазга (хәзерге Әр-Рияд шәһәре урнашкан җирләр. – Р.И.) да бәрәкәт сорый. Пәйгамбәребез (сгв) ишетмәмешкә салышып, югарыда китерелгән сүзләрне янә кабатлый. Сәхабәләр: “Нәҗде өчен дә сора инде, дога кыл”, – дип мөрәҗәгать итә. Өченче тапкырында пәйгамбәребез (сгв): “Нәҗде җирләре – ул шайтан мөгезе, шушы җирләрдән фетнә чыгар”, – дип җавап бирә. Шам җирләрендә бәрәкәт бар, гыйлем бар. Пәйгамбәребез (сгв): “Шушы Шам җирләрендә Кыямәт көненең зур галәмәтләре башланыр, Мәһди үзенең гаскәрләрен шушы Шамда – Гута исемле җирдә җыяр, Гайсә (гс) Дамаскның көнчыгыш ягындагы мәчет манарасына төшәр”, – ди. Ягъни, рәсүлебез (сгв), диндар кешеләрнең шушы Шамда һәм Йәмәндә күп икәнлеген, Кыямәт алдыннан гыйлемле кешеләр фәкать шушы җирләргә җыелыр һәм алар күп булыр, дип искәртә. Алай гына да түгел, мондагы мөселманнарның иманнары көчле һәм күтәренке булыр, ди. Мин исә Дамасктан укып кайткач, билгеле бер сәбәпләр аркасында, 2009–2011 елларда эш таба алмыйча йөрдем. Илдус хәзрәт Фәиз мөфти булып сайлангач, ул кыерсытылган шәхесләрне дә кире какмады. Быел мин мөфтиятнең карары белән Түбән Кама мәдрәсәсе директоры итеп билгеләндем. Шушы мәдрәсәдә реформа (әл-ислах) эшләрен башлап җибәрдем: хәнәфи мәзһәбенә, матуриди гакыйдәсенә таянып, ата-бабаларыбызның гомер-гомергә килгән динебез юнәлешен таратырга, көчәйтергә дигән максат белән эшебезне алып бара башладым. Нинди генә авырлыклар булуга да карамастан, без үзебезнең Әбү Хәнифә юлын һәм матуриди гакыйдәсен киң таратып, юнәлешебезне аныклап, аны республикабыз, илебез киңлекләренә таратырга һәм милләтара татулыкны, бердәмлекне саклап калу юлын бары тик шунда гына күрергә тиешбез, дип уйлыйм. Һәм без дәүләтебезнең киләчәге дә бары тик шушы юнәлешләрдә икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Без Президент һәм мөфти куйган бурычларны үтәргә тырышабыз. Түбән Кама шәһәрендә шул юнәлештә эш алып барыла.

            – Ә Татарстаннан Сирия башкаласы Дамаскка сездән кала тагын укырга китүчеләр булдымы?

– Әйе, булды. Мәсәлән, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән Илнур исемле егет ныклап Коръән ятлап кайтты. Кызганыч, бүгенге көндә дини гыйлем артыннан йөрүчеләрнең күбесе үзләрен дин өлкәсендә таба алмый. Сәүдә, сату-алу эше белән көн күрә башлыйлар. Дингә хезмәт итмиләр. Бу бик тә кызганыч. Әлбәттә, бизнеста күп акча эшләп була, гаиләне тотуы да җиңел, яхшы “иномарка”ларда да чабып була. Әмма боларның барысы да вакытлыча. Дөнья – ул бары тик мизгел генә. Татарстаннан укырга чыгып китеп, аннан соң республикабызга кайтып, дингә хезмәт итмәүчеләр артканнан арта бара. Мәдрәсәләрдә кадрлар мәсьәләсе баш авыртуы булып кала бирә. 

            – Кайсы гарәп илләре сез күрсәткән юнәлешләр буенча хезмәт куеп, зур уңышларга иреште?

            – Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Сез яратмаган әйбердә хәер бар. Яраткан әйберегездә исә начарлык, бозыклык бар”, – дип әйтә («Бакара (Сыер)» сүрәсе, 216 нчы аять). Сириядә хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләре урнашкан. Шулай ук Гыйракны алыйк. Ул Америка белән бәйләнешкә кергәнче, анда зур үсеш бара иде. Ә Согуд Гарәбстаны, Кувәйт кебек илләрдә байлык та җитәрлек кебек, ләкин анда яшәүче кешеләренең рухи халәтләре башкачарак. Шул ук Мисыр, Шам илләре (Сирия, Иордания, Фәләстыйн, Ливан) кешеләрен карасак, аларда үзенчәлек бар. Аларда ислам диненең асыл тамырлары калганга күрә, кешелеклелек зур, гадилек, ихласлык көчле. Ә Согуд Гарәбстаны кешеләре әллә каян аерылып тора. Аларның үз-үзләрен тотышы, башкаларга булган карашы, бүтәннәргә мөгамәләте безнең өчен гаҗәп тоела. Менә шушы мәзһәб-юнәлеш хәтта кешенең әдәбенә, аның үз-үзен тотышына, яшәешенә, әдәп-холкына да тәэсир итә. Череп баеганнарда кешелеклелек сыйфатлары, күп очракта, бик үк югары дәрәҗәдә түгел. Ә шамлыларда суфыйчылык көчле. Нәрсә соң ул суфыйчылык? Ул – кешенең үз әдәп-әхлагын, йөрәген сафландыру һәм тәрбияләү өстендә эшләве. Ләкин ул дөньявилыкны ташлау, байлыктан ваз кичү дигән сүз түгел. Суфый нәрсә эшли? Ул эчке дөньясын тәрбияли, ихласлылыгын үстерә, калебен чистарта. Һәм бу эшләр синең тышкы кыяфәтеңдә үз җимешләрен бирә. Мисалга Йәмәнне алыйк. Ни өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) Шам белән Йәмәнгә дога кылды? Чынлыкта (моны бүгенге көн галимнәре дә әйтә), шушы як кешеләре үзләренә күрә аерылып тора. Бу як халкы үзгә. Мөселманнарга хас сыйфатлар аларда ярылып ята. Кимчелекләре дә бар, әмма аларның әдәбе, үз-үзләрен тотышы, бүтән гарәп мөселманнары белән чагыштырганда, әллә каян аерылып тора.

            – Ә бүгенге мөселман өммәтенә нинди сыйфатлар җитми дип саныйсыз?

            – Бүгенгесе көндә Коръәндәге аятькә таяну җитми: “Ий мөэминнәр! Аллаһка итагать итегез һәм рәсүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездән булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлилләре белән әмер итүче дини хуҗаларыгызга да итагать итегез! Әгәр бер дини мәсьәләдә бәхәсләшсәгез, ул мәсьәләне Аллаһ китабы Коръәнгә кайтарыгыз! Әгәр Коръәндә ачык хөкем табылмаса, ул вакытта рәсүлнең (гс) гамәленә кайтарыгыз! Әнә шулай һәр эшне Коръән, сөннәт үлчәве белән хәл итсәгез, сезнең өчен хәерле һәм ахыр нәтиҗәсе күркәмдер. (Бу аятьтә ачык мәгълүм булды ки: көчле иман, дөрес дин Коръән, сөннәт белән гамәл кылганда гына буладыр. Коръән, сөннәт белән гамәл кылмау Аллаһка һәм ахирәт көненә иманның юклыгына дәлил була аладыр)”. (“Ниса (Хатыннар)” сүрәсе, 59 нчы аять). Мөфти куелган икән, без – бөтен мөселманнар, нинди генә мәзһәб, юнәлеш, карашта булмыйк, шушы әмиребезгә буйсынырга тиешбез. Хәзерге вакытта шул буйсыну җитми. Бөтен фетнә, ыгы-зыгылар килеп чыгуның төп сәбәбе – буйсына белмәүдә. Мөселманнарда төрле караш, төрле уй-фикер хөкем сөрә. Бүгенге көндә безнең бәхәсләшү әдәбебез дә коточкыч. Хәзерге мөселманнар интернетта бәхәсләшә. Ә карагыз – әдәп бармы анда? Коръәнгә, сөннәткә буйсыну булмагач, төп чиребез дә шунда: һәрбер дини юнәлеш үзен өстен куярга тырыша. Минеке генә дөрес, ди. Әмиргә буйсыну җитми. Син нинди генә карашта булсаң да, әмир куелган икән, буйсынырга тиешсең. Бабаларыбыз меңәр ел буе түкми-чәчми алып килгән ислам динен! Татарстан җиренә теләсә-нинди мәзһәб-юнәлеш кертмәгән бит алар! Аны алып керү өчен ул вакытта да мөмкинлекләр җитәрлек булган. Элек тә Мисырда, Шамда, Төркиядә укучылар булган бит. Урта Азиядә, Үзбәкстанда, Гарәбстанда укыган галимнәребез дә бар. Аларга да төрле юнәлешләр алып кайтырга мөмкинчелек булмаганмы? Әлбәттә, булган. Тик, нихәл итсәләр иткән, кертмәгәннәр бит. Ул вакытта да уй-фикерләр төрле булган, ләкин ыгы-зыгы, фетнәләр китереп чыгармаганнар. Тату, әдәпле итеп динне алып барганнар. Бер фикердә, бер юнәлештә булганнар. Дөрес, карашлар үзгәреп тора. Әмма мөфти бер бит. Бердәмлек булганга күрә, элек халкыбызның данлыклы галимнәре дә бихисап булган. Мисал өчен, Әхмәдһади Максуди, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевләр... Әгәр дә без буйсынмыйбыз, бердәм булмыйбыз икән, безнең эшебезнең дә нәтиҗәсе булмаячак. Татарстанда инде менә егерме елдан артык дин иреге. Ләкин бу чор эчендә кулга тотарлык галимнәребез үстеме соң? Галимнәрне утыз-кырык яшьтән түгел, биш-алты яшьтән тәрбияләргә кирәк. Безнең егерме ел эчендә галимнәр үстерергә мөмкинлек бар иде, әмма без моны эшли алмадык. Революциягә, хәтта 1936 нчы елларга хәтле безнең Казан, Татарстан нихәтле галимнәр биргән! Мисал өчен, дөньяви фәннәр – математика, физика, химияне генә алыйк. Лобачевский, Бутлеровлар... Казан бөтен дөньяга органик химияне бүләк итте. Мәрҗаниләрне бүген бөтен гарәп дөньясы белә. Ә без – шушы Татарстаныбызда яшәп, аларның хезмәтләрен шәкертләребезгә өйрәтергә кыенсынып торабыз. XIX–XX гасырларда безнең галимнәребез (Мәрҗани, Бигиев, Максудиләр һ.б.) Европа галимнәре белән хат язышты, фикерләр алышты. Европалылар да мөселман дөньясы белән ныклы элемтәдә торды (ул вакытта аларның мөселманнарга хөрмәте зур иде). Татар галимнәре үзләрен зур фикер ияләре итеп танытты, алар дөнья күләмендә дан-шөһрәт казанды һәм безнең көннәрдә дә аларның фикерләрен сәясәтчеләр, икътисадчылар, дин әһелләре үз хезмәтләрендә чагылдыра. Безгә бу дәрәҗәләргә ирешү өчен яшьләребездә дингә мәхәббәт уятырга кирәк, ник дисәң дә, бүгенге татар яшьләре арасында, Кавказ, Урта Азия төбәкләре белән чагыштырганда, дин гыйлемен үзләштерүчеләр аз санда бит. Фикеремне саннар белән ныгытам. Мин укыган елларда Россиядән Дамаскка бары илле кеше, Кавказдан – биш йөз, ә Урта Азиядән меңләгән кеше килеп укыды. Әгәр дә моны халкыбыз аңлап җиткермәсә, татарлар арасында ислам динен әйдәп баручылар булмаячак. Бу – бик тә кызганыч, аяныч хәл булыр. Моңа бармак аша гына карарга ярамый. Бу акылга, дөрес фикер йөртүгә һәм Татарстаныбызның киләчәк үсеше, аның чәчәк атуы белән нык бәйләнгән.

Әңгәмәдәш –

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана