Ильяс Халиков:«Мөнәҗәтләр яңа буынны тәрбияләүдә хезмәт итә ала»

28 октябрь 2011 ел 14:32

Мөнәҗәтләр – татар халкы өчен традицион булган, хәзерге вакытта халык арасында танылып килүче борынгы җыр жанры. Ел саен без яңа башкаручыларның барлыкка килүен беләбез. Газета укучыларыбызны яшь башкаручы, тиздән авторлык альбомын чыгарырга ниятләүче Ильяс Халиков белән таныштырырга телибез.

Тулы исеме: Ильяс Йосыф улы Халиков.

Туган елы: 1983 елның 26 апреле.

Туган ягы: Татарстанның Мамадыш районы Уразбахты авылы.

Ярата: гаиләсен, дусларын, хәләл булган барлык ризыкны.

Яраткан цитатасы: “Кечкенә эштә ялгышты икән, димәк, олы эштә дә ялгышачак”.

 

“Иң яраткан фәннәрем – алгебра һәм музыка дәресләре иде. Кайбер көннәрне әзерләнмичә килеп, “ике”ле дә алгалый идем”, – дип сөйли ул мәктәп еллары турында. Милли татар көрәше белән шөгыльләнә, ике тапкыр көрәш буенча чемпион кала, Муса Җәлил исемендәге призга ия була.

– Ильяс, музыка Сезнең тормышыгызның күпме вакытын ала?

– Мин үзем Россия ислам университетында педагогика һәм психология дәресләрен укытам. Ә җырлау – ул минем әлегә хобби гына. Көйләрне үзем язам. Ә җыр сүзләрен тормыш иптәшем Нурфия иҗат итә.

– Беренче башкарган җырыгызны исегезгә төшерә аласызмы?

– Әлбәттә. XX гасырның 90 нчы еллары иде ул. Мин бәләкәй чакта җырлый башладым. Беренче тапкыр сәхнәдән “Әссәламегаләйкем” җырын башкардым.  III сыйныфта укыганда миңа гармун бүләк иттеләр, аннары параллель рәвештә баянда уйный башладым. Минем әти-әнием авыл тормышы белән яшәүчеләр, хезмәт сөюче кешеләр. Кичләрен мин аларны баянда уйнап, кечкенә генә концерт куеп ял иттерә идем. Гомумән, музыка белән мавыгуым шулайрак башланды.   

– Мөнәҗәтләр белән кайчаннанрак кызыксына башладыгыз?

– Намаз укый башлагач. Ягъни 1997 елдан. Минем әби-бабам һәм олы абыем мәдрәсәдә укыды. Мин дә алар юлыннан киттем. Холык-фигълемә олы буынның тәэсире зур булды. Минем мөнәҗәт җырлаганымны безнең әбиләребез тыңларга ярата иде. 2000 елда мин КДПУга (хәзерге КФУ) укырга кердем. 1998 елда Россия ислам университеты ачылган иде. Дини тематика минем күңелемә хуш килә башлады.

– Мөнәҗәт белән нәшидләр арасында сайланып, сез татар гореф-гадәтләренә тукталдыгызмы?

Нәшидләр кергән гарәп җыентыкларын тыңлаганда, миңа: “Нигә соң безгә (аеруча бүгенге бозык попса фонында) мөнәҗәтләр башкаруыбызның борынгы тәртибен яңадан башлап җибәрмәскә?” – дигән уйлар килде. Шуңа да мин татар музыка гадәтләрен мөнәҗәт буларак янә башлап җибәрергә һәм аларны популярлаштырырга булдым. Ә бит үз тормышыбыз, үз рухи байлыгыбыз, үз динебез кебек мәңгелек һәм мөһим темалар турында җырларга кирәк! Укытучы буларак, мин мөнәҗәтләрнең яңа буынны тәрбияләүдә хезмәт итә алачагына, аны чисталыкны, намуслылыкны һәм тәкъвалыкны пропагандалауда булышлык итүен яхшы аңлыйм.

–  Сезнең репертуарыгызда җырлар күпме?

– Мин – автор-башкаручы. Хәзерге вакытта 12 җырым бар. Хатыным – сүзләрен, ә мин көен язам. Төп темалар: әти-әни, туган як, Кыямәт көне, Аллаһы Тәгаләне мактау, Коръән уку.

– Сез үз альбомыгызны чыгарырга әзерләнәсезме?

– Әйе, әмма моның өчен беркадәр финанс мөмкинлеге кирәк. Әлегә альбом яздыру өчен спонсорлар эзләү белән мәшгульмен. Мәсәлән, бер генә җыр яздыру өчен дә биш мең сум акча кирәк. Иң мөһиме – минем шәхси танылуым түгел, ә бәлки, башкарган мөнәҗәтләрем аша кешеләрнең хак дин юлын эзләп табулары.

– Сезгә илһам кайдан килә?

– Аллаһы Тәгаләдән дип уйлыйм. Һәркемгә сәләт бирелгән, аны дөрес

итеп кулланырга гына кирәк. Әгәр дә шулай эшлисең икән, алда сине уңыш көтә. Беренче балам тугач, беренче мөнәҗәт барлыкка килде. Бу биш ел элек иде. Гаиләм – минем өчен шулай ук илһам чыганагы. Яхшылыклар кылып калырга һәр кеше омтылырга тиеш. Мисал өчен, әгәр дә кеше азан әйтә ала икән, ул моңарга бөтен көчен куярга тиеш. Чөнки, миңа калса, азан никадәр матуррак яңгыраса, мәчеткә кеше шулкадәр күбрәк йөриячәк. Ямьсез азан кешене биздерә ала. Әгәр дә инде ул ихлас күңелдән әйтелә икән, шул вакытта аның тәэсире көчлерәк була.

Мөселманнар арасында мөнәҗәтләргә карата төрле мөнәсәбәт яшәп килә. Сезнең тәнкыйтькә дучар булганыгыз юкмы?

– Әйе, кайберләүләр моны “бидгать, бу – ислам диненә туры килми”, дип әйтә. Мин моның белән килешмим. Беләсезме, йөз ел элек дөньяга килгән татар театрын шулай ук кабул итмәгәннәр, ә хәзер дин әһелләребез үзләре үк театрга йөри. Аннан соң мөнәҗәтләргә хас борынгы гореф-гадәтләр дә бар бит. Бу – мөселманнар алып барырга тиеш булган дәгъвәтнең бер өлеше. Минем сәхнәдә үз-үземне тотышым, киенү рәвешем милләтебезне баета. Үземнең җырларым белән яшьләргә дөрес юнәлеш бирергә телим. Мин халкыбызга хас булган киемнәрне күрсәтү яклы.

– Кемнәрнең фикеренә колак саласың?

– Әлбәттә, читтән хаталар яхшырак күренә, шуңа да кеше үз фикерен сиңа белдерә. Әмма күп очракта аларның барысына да игътибар итә башласаң, син үз күңелеңне ирексезләп читкә тайпыла башлыйсың. Шуңа күрә дә борынгыларның мондый акыллы сүзе бар: “Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә”. Икеләнү вакытларында Аллаһтан ярдәм сорап, күңелемне тынычландырам. 

– Бүгенге көндә чын мөселманча мөнәҗәт нинди булырга тиеш?

– Мөнәҗәт тыңлаганда кеше хакыйкатьне һәм иманны аңларга, тәкъвалыкны сизәргә тиеш. Мөнәҗәт башкарган чакта ислам кагыйдәләренең барысы да үтәлү мөһим. Шул ук вакытта ул яшьләрне җәлеп итү өчен үз стилендә калырга тиеш. Әмма попса дәрәҗәсенә үк төшәргә тиеш түгел инде.

– Сезгә сәхнәдә еш чыгыш ясарга туры киләме?

Мин әле яшь, ләкин миндә билгеле бер күләмдә чыгыш ясау тәҗрибәсе бар, дип әйтә алам.

– Мөнәҗәтләрне ничек итеп популярлаштырырга мөмкин булыр, дип саныйсыз?

– Барысы да гади: аларны радио-телевидениедә ешрак “әйләндерергә” кирәк. Һәм инде, әлбәттә, мөнәҗәтләр белән бәйле кызыклы конкурслар, фестивальләр үткәрергә кирәк, дип уйлыйм.

 

Нияз САБИРҖАНОВ әзерләде

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана