Сөембикәнең серләре күп

14 октябрь 2011 ел 10:17

Казан ханлыгы өчен көчле сугышлар 458 ел элек – 1552 елның август айларында ук башлана. 12 октябрь көнне мәркәзебезне саклаучы татарлар руслар тарафыннан тар-мар ителә, дәүләтебез басып алына. Нәкъ шушы көннәрдә Казан дәүләте Мәскәү кулына төшә, сугышта исән калучыларны кырып бетерәләр, шәһәр талана, яндырыла, җимерелә, дәүләт символлары Россия башкаласына озатыла. Казаннан соң Нугай Урдасы, Кырым, Әстерхан, Себер ханлыклары юк ителә... 

Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикә трагедиясе белән бәйле. Улы белән Мәскәүгә әсирлеккә озатылган ханбикәнең каргышы була, күрәсең, татарлар аны русларга тапшырып, оборонага әзерләнеп өлгерербез, дип уйлый, ләкин эшләре барыбер уңмый. Кем гаепле? Сөембикәне Мәскәүгә сатмасалар, дәүләтне саклап калып булыр идеме? Бу сорауларны тарихчы Марсель абый ӘХМӘТҖАНОВ белән ачыкларга тырыштык.
– Марсель абый, Сөембикәнең тормыш юлы нинди? Аның улы гына түгел, кызы да була, диләр. 
– Сөембикә – татар тарихында билгеле зур шәхесләрнең берсе. Ул якынча 1518-1519 нчы елларда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәйнең токымына бәйле. Кардәшлекләре Кырым, Себер ханлыкларына, Урта Азия дәүләтләренә барып тоташа. 
1533 елда Мәскәү гаскәр җибәреп Казанны басып ала. Дәүләт белән хакимлек иткән Сафагәрәйгә чыгып китәргә туры килә. Казан тәхетенә Касыймнан Җангалине китертеп утырталар. Ул – Шаһгалинең бертуган энесе. Менә шул Җангалигә Йосыф морзаның иң матур һәм зирәк кызы Сөембикәне хатынлыкка бирәләр. Сафагәрәй дә тик ятмый, тәхетен кире кайтарырга тели. 1535 елда абыйсы Сәхипгәрәй ярдәме белән Казанга кире кайта һәм хакимлек итә башлый. Бу гамәле белән ул Мәскәүгә берникадәр дәрес бирә. Җангалине Казанда яратмыйлар, бәрелешләр булган вакытта ул үтерелә. Сөембикә Сафагәрәйгә ошаган, күрәсең, шулай ук дипломатияне күз алдында тотып, Нугай Урдасы ханәкәсе Сөембикәне кыерсытмый, үзенә хатынлыкка ала. Аның башка хатыннары да була. Ләкин Сөембикәне ныграк ярата, диләр. Сөембикә тол калганда йөкле була. Аның Җангалидән кызы туа. Бу кыз баланың исеме мәгълүм түгел, ләкин аның тормыш юлы кызыклы. Сөембикәнең кызы бераз үскәч, Касыйм ханы Шаһгали аны кызлыкка бирүен үтенә, чөнки үзенең балалары булмый. Энесенең баласы бит, кыз Касыймга китә. Беркадәр вакыт узгач, 1552 елда Кырым ханы Аккүбәкнең улы Кайбула ханлыктан куып чыгарыла, ул Нугай Урдасына килеп эләгә һәм Мәскәү яклылар аны руслар файдасына эшләргә кодалый башлый. Кайбула Мәскәүгә килә һәм аны Шаһгали карамагында үскән Сөембикәнең кызына өйләндерәләр. Аларның бишләп баласы туа. Аны тагын ике бояр кызына өйләндерәләр, ләкин алардан балалары булмый. Ике хатыны да 1605-1610 елларда монастырьдә монахинялар булып үлә. Күрәсең, Кайбула чукынмаган. Ул 1570 елда ук вафат була. 
– Сафагәрәй – Сөембикәнең икенче ире. Ул нинди хан булган? 
– Узган елны Сафагәрәйнең тууына 500 ел булды. Ул 1510 елда дөньяга килгән. Сафагәрәй 14 яшендә Казан ханлыгының башында торып, халыкның мәхәббәтен яулый. Мәскәү гаскәрләреннән азат итеп, үзенә кешеләрнең ышанычын уята. Ул бик көчле ихтыярлы, талантлы шәхес була. Мәскәүгә буйсынмаган. 1536 елдагы сугышта ул Җангали тарафыннан Мәскәүгә бирелгән Нократ, Ока елгасы җирләрен кире кайтаруга ирешә. Шушы вакыйгалардан бик тәэсирләнеп, Сафагәрәй Польша короле Сигизмунд Беренчегә хат яза. “Берләшергә кирәк, Мәскәү һәркемгә куркыныч, бер-беребезгә терәк булыйк”, дип язылган хатны галимә Динә Мостафина тапты. (Мустафина Д.А. Послание царя Казанского. Письмо хана Сафа-Гирея поль-скому королю Сигизмунду I / Д.А.Мустафина // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1997. – №1/2. – С.26-38.) Ул тарихи әсәр шикелле укыла. Бу Сафагәрәйнең оста дипломат булуын дәлилли. Аның шигырьләре барлыгы да билгеле. Казан ханы фарсы телен камил белгән. Сафагәрәй исән чакта Казанны алып булмаячагын Мәскәү дә, Казан дошманнары да яхшы аңлый. Ул 1549 елның мартында 39 яшендә үлә. Юынган чакта, имеш, егылган һәм ташка бәрелгән. Ләкин чынында аңа астыртын һөҗүм иткәннәр. Сафагәрәй таза, ярау (олы) гәүдәле сугышчы була, аның мондый кинәт үлеме шик тудыра.
Казан халкы кайгыга кала, тәхеткә утыртыр өчен Сәхипгәрәйне сорап Кырым ханлыгына мөрәҗәгать итәләр, ләкин госманлы империясеннән ярдәм булмый. Нәтиҗәдә, идарә өч-дүрт яшьлек Үтәмешгәрәйгә кала. Ләкин, чынлыкта идарә эшләрен Сөембикә алып барган. Аңа атаклы гаскәр башлыгы Кузыйчак угълан ярдәм иткән, киңәшләр биргән, ул да чыгышы белән Кырым ханлыгыннан була. Ханлыкта Сөембикә турында төрле имеш-мимеш тарала, алар Кузыйчак белән сөяркә дигән сүзләр йөри башлый, киеренке хәлләрдә бердәмлек югала, котыртулар нәтиҗәсендә Казанда Мәскәү партиясе җанлана. 1550 елда Мәскәү һөҗүм ясый һәм җиңә, ханлыкның тау ягын дошманнарга бирәләр. Руслар килеп Зөя каласын кора башлый. Алар гаскәр туплау өчен әзерлек эшләрен җәелдерәләр, утрауга кораллар, азык-төлек китереп тутыралар. Максат – Казанны яулап алу. Казанга ультиматум куя башлыйлар. Ханлыкның бер өлеше, бирелергә, Мәскәү белән кушылырга тиеш була. Руслар: “Сугыш булмасын өчен Сөембикәне бирегез”, – диләр. 1551 елның 11 августында Сөембикә мәңгегә Казан белән хушлаша. Аны башта Зөягә алып китәләр, аннары Мәскәүгә озаталар. 
– Ә Сөембикәне улы белән руска тоттырып җибәрмәсәләр, Казан яуланмас идеме? Ханбикәнең Мәскәүгә озатып җибәрүдә Кол Шәрифнең дә кулы уйнаган дигән сүзләр йөри, моны исбатлаган мәгълүмат бармы? 
– Татарларга оборонаны әзерләү өчен вакыт кирәк бит. Казанлылар Сөембикә һәм аның улын, гаиләсе белән Кузыйчакны биреп җибәрергә мәҗбүр була. Вакыт сузылмасмы, дип өметләнгәннәр, вакытлы компромисска барырга туры килә. Казан сугышка әзер булмаган, дәүләт “ә” дигәнче тар-мар ителер, каршы торырга өлгермәс иде. Шаһгали да Казанның җитмеш бәген алдап дигәндәй кунакка чакыра һәм руслардан үтерттерә. Аларның күбесе Казанның оборонасы белән идарә иткән була. Димәк, Казанның идарәсендә талантлы шәхесләр калмый диярлек. Кол Шәрифкә килгәндә, ул үзе генә берни дә хәл итә алмаган. Аның Казанны сатарга мөмкинлеге булган, чөнки барлык хатлар аңа килә, руслар ягына чыга алыр, үзе дә әсирлеккә төшәр иде. Кол Шәриф – иманлы кеше, ул Казанның патриоты. Нишләтәсең, тәкъдиребез шулай язылган булгандыр. Наполеон да Мәскәүгә кергәч, Кутузов: “Мәскәү әле ул Россиянең һәлак булуы түгел”, – дип әйтә. Татарлар да шулай уйлап эш иткәннәр, күрәсең.
1552 елгы вәзгыять киеренке хәлдә була, оборона белән Кол Шәриф тә җитәкчелек итә. Җәен Казанга ирекле рәвештә Мәскәү воеводасы килеп утырырга тиеш булган. Аны ханлыкка өч татар бәге озата килә, ләкин алдан чабып китеп, капкаларны эчтән ябып куялар. Алар: “Руслар безне барыбер суячак, сугышып үлик!” – дип, халыкны көрәшкә күтәрә. Августның егермеләрендә гаскәр килеп, Казанны чолгап ала. Ханлык оборонага әзер, аның ризык запасы ике-өч елга җитәрлек була. 
Мәскәүнең Казанны алуында Европа руханиларының да мәкере зурдан була. Алар Явыз Иванны мөселман татарларын юк итәргә кирәк, дип котырта. Бу – тәре походының бер чагылышы. Казанны алганда Германия, Англия инженерлары русларга заман технологияләре белән шәһәрләрне җимерү ысулларын өйрәтә. Англия галиме Бутлер җитәкчелегендә тоннель казып, Кремль диварлары астына дары тутыралар һәм саклау ныгытмаларын шартлаталар. Шактый кеше һәлак була, ләкин тоннельдән керүче дошманнарны уздырмыйлар. Һөҗүмгә каршы тора алдык, дип сөенү була, икенче, өченче җирдә янә шартлаталар, татарлар рухи төшенкелеккә бирелә, бу рәвешле шәһәрләрне әле алмаган булалар. Шәһәрне саклау бик авыр бара. Тагын 15-20 көн дәвам итсә, руслар ачка киселеп, туңып кире китәр, җәй көне чабата белән килүчеләр озакка түзмәс иде. Сатлык Камай мирзаның хыянәте безне харап итә, эчә торган чишмәне шартлаталар, казанлылар сусыз кала. 
– Кремльдә экскурсия уздырганда Сөембикә манарасына килеп җиткәч, гадәттә, кешеләргә Сөембикәнең 7 көн эчендә Явыз Иваннан манара төзеттереп, соңгы көнендә халкы, Казан белән хушлашыр өчен иң югарыга менеп, манарадан сикерү риваятен сөйлиләр. Чынлыкта, Сөембикәнең язмышы канлы күз яшьләре белән искә алына торган фаҗига. Аның һәм Үтәмешгәрәйнең тормышы ни белән тәмамлана? 
– Сөембикәне Мәскәүгә алып киткәч, әтисе Йосыф мирза Явыз Иванга: “Зинһар, кызым белән улымны бир”, – дип, үгетләп хат яза. Мәскәү башлыгы аңа: “Кызың яхшы шартларда яши, аны Шаһгалигә кияүгә бирдек, ул үзен бәхетле тоя”, – дип җавап бирә. Йосыф мирзага, Сөембикәнең “борынын, колакларын кискәннәр”, дип хәбәр итәләр. Иван Васильевич (Грозный) мәрхәмәтлелек күрсәтми. Мәскәү патшасы котыртуы нәтиҗәсендә Нугай Урда халкы үзара сугыша. 1555 елда Йосыф мирза һәм Мәскәүгә сатылган бертуган энесе Исмәгыйль мирза гаскәрләре арасында канлы бәрелеш була. Йосыф мирза үтерелә. Сөембикә яклаучысыз кала, аны кайгыртучы булмый. Ул 1556-1557 елларда вафат була. Ханбикәнең кабер ташы сакланмаган. Шаһгали Сөембикәне яратмаган: ул аны берничә тапкыр агуларга да маташкан. Үтәмешгәрәйне дүрт яшендә әнисеннән аералар һәм көчләп чукындыралар. Ул Мәскәү Кремлендәге монастырьдә үлә. Татар баласы “Александр Сафагиреевич” исеме белән җирләнгән. Аның кабере Симеон Касаевич исеме белән җирләнгән Ядегәр хан янәшәсендә (Үтәмешгәрәй янына Иван Дүртенче дә күмелгән). 
Касыйм татарлары риваятьләре буенча, Касыйм шәһәрендәге ханнар төрбәсендә Сөембикә дә җирләнгән. Анда бик күп кабер ташларын ватып бетергәннәр, нинди таш тапканнар, барысын да шунда китереп тутырганнар. Ханнар төрбәсе икән, анда каберләр дә санаулы булырга тиеш. Берсе – Шаһгалинең атасы Данияр, башкалары – хатыннарының каберләре булырга мөмкин. Шаһгалиның балалары юк. Бер кабер ташында Бүләк Шатбикәм дип язылган. Татар галимнәре биредә Сөембикә җирләнгән, дип фаразлый. Ташта 37 яшендә вафат булган, диелгән. Бүтән мәгълүмат юк. 1520 нче елларда туып, 1556 нчы елларда үлгән булса, ул Сөембикәгә туры килә. 
Бер чыганакта да Сөембикә шушы җирдә туган, дип әйтелми. Ләкин, Мамадыш районының Арташ авылында ханбикәне “безнең авыл кызы”, дип әйтәләр. Аның турында төрле имеш-мимешләр дә сөйлиләр, имләүләр тексты да сакланган. Нугай Урдасы кабиләләренең Нократ елгасы тирәсенә килеп утыруы бик тә мөмкин. Аларның бу тирәгә килеп төпләнүләре XV гасырның икенче яртысында башлана.
Сөембикә манарасы турында да кызыклы фактлар бар. Рус архитекторлары һәм безнең Нияз Халиков, манара “1711-1720 нче елларда салынган”, дип яза. Беренчедән, моны исбатлаучы бер генә документ та юк. Икенчедән, ул вакытта татарны басып алган руска нәрсәгә кирәк булды икән шундый зур корылма төзеп яту? Ул күпләгән чыгым һәм көч таләп итә. Казанда салынган барлык манараларның да документы бар, ә Сөембикәнеке юк. 1240 еллар тирәсендә француз короленең вәкилләре Алтай якларына сәяхәт кылганда “татарлар үлгәннәрнең каберенә манаралар салдыра”, дип язып калдырган, рәсемнәр ясаган. Корылмада Алтын Урда архитектурасы традицияләре нык чагыла. Сөембикәнең: “Хан каберенә кордырдым манара”, дигән язуы да билгеле. Бу – Сафагәрәй каберенә корылган манара, дип фаразлана. Ул төзелгәндә шымчылар, татарлар сугышка әзерләнә дип, Мәскәүгә донос яза. Сөембикә манарасы, бигрәк тә аның төбе, нигезе бүгенгәчә өйрәнелмәгән. Анда ике ишек бар, берсен ачсаң, манарага менәргә мөмкин. Ә икенчесе кая таба бара? Манарага исемне руслар кушкан, дип уйлыйм, татарлар аны “хан мәчете манарасы”, дип йөрткән. 
Сөембикәгә кагылышлы ачыкланмаган серләр шактый әле.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА,
«Ирек мәйданы» газетасыннан алынды
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана