Истәлекләрдән алып фаразлауларга кадәр

14 октябрь 2011 ел 10:11

12 октябрьдә Казанда II Саматов укулары үтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган II Саматов укуларына Россиянең күп кенә төбәкләреннән дә мөфтиләр һәм дин әһелләре килде.

Чара Коръән сүрәләре уку белән башланып китте.

Вәлиулла хәзрәт Якупов узган ел Габделхак Саматовның тууына 80 ел тулу билгеләп үтелгәнлеген искәртте.

ТР мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Габделхак Саматовның Аллаһ тарафыннан җибәрелгән юл яктыртучы булуын әйтте. 

Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт Саматов әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Аның һәрвакыт гыйлем, нәсихәт бирүен, ихлас күңелле булуын ассызыклап узды.

Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге чараны РИУның зур конференц-залында үткәрергә, шәкертләрне дә бу эшкә кертеп җибәрергә кирәк дигән тәкъдим ясады.

Үзәк Диния нәзарәтенә караган Мәскәү мөфтияте җитәкчесе, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та Г.Саматовның укучысы булган икән.

Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллин – Саматов исемендәге премиянең беренче лауреаты иде. Быелгы “Рухи мирас” премиясен ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз түбәндәге сүзләр белән тапшырды:

“Иң беренче киңәшчем, остазым, хикмәтле сүзләре белән Габделхак хәзрәтләрнең юлын дәвам итүче, безгә юл күрсәтүче, Саматов укулары идеясен кертүче кеше – Җәлил хәзрәт Фазлыев – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казыена II “Рухи мирас” премиясен тапшырабыз”.

Җәлил хәзрәт исә бераз югалып калды. Бу бүләкнең көтелмәгән булуын әйтте, үзенең лаек булуына шиген белдерде:

– Аллаһы Тәгалә алдагы гомерне шушы бүләккә лаек булырлык итеп үткәрергә насыйп итсә иде. Ул бик зур бурыч та йөкли, – диде ул.

Конференциянең фәнни өлешендә исә сүз дин әһелләре, милли үзенчәлекләр, Әбү Хәнифә мирасы, Габделхак хәзрәтнең ислам дине үсешенә керткән роле турында барды.

Гомәр Саматов абыйсы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәге һәм дини эзләнүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов та чыгыш ясады. Ул оешкан җинятьчел төркемнәр һәм сәләфиләр турында, Татарстанда дини фундаментализм һәм җинаятьчелек кушылуы хакында сүз алып барды.

II Саматов укулары Габделхак хәзрәт турындагы истәлекләр белән уртаклашу, аның рухына багышлап дога уку белән тәмамланды.

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана