Зилә Вәлиева: “Хәзерге мөслимәләр актив позициядә тора”

11 октябрь 2011 ел 11:51

29 сентябрь көнне башкалабызда «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды.

Чараны Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Филология һәм сәнгать институты бинасында узган конференциянең төп максаты – мөслимәләрне борчыган мәсьәләләрне яктырту һәм бергә утырып аларның чишелеш юлларын эзләүдән гыйбарәт иде.

Җыенда Коръәннең рус телендәге тәфсирен (аңлатмасын) эшләгән Валерия (Иман) Порохова, “әл-Вәсатыйа” үзәге директоры урынбасары Галина Хизриева, “Россия” телеканалында “Мусульмане” тапшыруын алып баручы Динара Садретдинова, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Гражданлык актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова, Мәскәүдә чыга торган “Мусульманка” журналы вәкилләре катнашты.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, конференциядә катнашучыларны сәламләп, хатын-кызларның җәмгыятьтә зур урын тотуын билгеләп узды. Ул пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) вакытында да, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач та, хатын-кызларның күпләп дингә килүләрен искәртеп узды. Бик күпләрнең остазы булган Рәшидә Исхакый, мөслимәләрнең яулыктан фотога төшү хокукына ирешкән Әлмира Әдиятуллиналарның хезмәтен хөрмәт белән телгә алды.

ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева «Бүгенге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызы» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең бик вакытлы уздырылуына басым ясады. Ул хәзерге җәмгыятьтә нәфис затларның үз урыннарын табуы, аларның төрле мөмкинлекләрдән файдалануы, тормышта үз-үзеңне ничек хис итүеңә кагылышлы мәсьәләләрнең көн үзәгендә торуын билгеләп узды.

Премьер-министр урынбасары үз чыгышында татар хатын-кызларын белемле итү юлында зур тырышлык куйган Мөхлисә Буби һәм Фатыйха Аитоваларны искә алып, аларның хәзерге мөслимәләр өчен үрнәк булып торуларын ассызыклап үтте.

Зилә Вәлиева, безнең көннәрдәге мөслимәләрнең дә актив позициядә булуларын, мөселман хатын-кызларын берләштерүче ТР Мөслимәләр берлеге һәм “Мөслимә” кебек иҗтимагый оешмаларның үз эшләре белән танылуы турында да әйтте. Ул мөслимәләрне, бар көчне бер йодрыкка туплап, социаль бурычларны хәл итү юнәлешендә эшләргә чакырды. Мөслимәләрне иҗтимагый эшкә тартуда бу беренче баскыч булачак, диде ул.

ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин билгеләп үткәнчә, әлеге конференция җәмгыятьнең төрле өлкәләрен берләштерә һәм бу мөслимәләр белән бәйле мәсьәләләрнең көн үзәгендә торуын күрсәтә. Марат Гатин сүзләренчә, игелеклелек, ярдәмчеллек һәм башка шундый әхлакый кыйммәтләрне нәкъ менә хатын-кызлар үзендә йөртә, аны башкалар күңеленә дә сала. Ә глобальләшү чорында исә бу кыйммәтләр арткы планга күчә башлады. Марат Гатин, бу нисбәттән мөслимәләрне Татарстан мөфтияте белән берлектә уртак проектлар төзү эшчәнлегендә катнашырга чакырды.

КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов исә үз чыгышында "Мөселман мәгарифен үстерүгә ярдәм итү" федераль программасы турында сөйләп үтте, – дип яза tatar-inform.ru сайты.

Римма ГАТИНА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана