Илдус хәзрәт Фәиз: “Мәчет каршындагы курслар – халыкны иман йортларына җәлеп итүнең нәтиҗәле бер чарасы”

30 сентябрь 2011 ел 13:26

27 сентябрь көнне Россия ислам университетында беренче тапкыр мәчет каршында дини белем бирүче мөгаллимнәрнең республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә катнашучыларның күбесе: “Җыелыш Татарстандагы ислам дине мәгарифе өчен тарихи әһәмияткә ия вакыйга”, – дип белдерде.  

Җыен дини белем бирүнең сыйфатын үстерү, конфессия һәм халыкара бердәмлек моделен ныгыту, мөселман уку-укыту берләшмәсен яңарту процессына кертеп җибәрү максатыннан оештырылды.

Киңәшмәдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәиз, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәсьәләләр буенча проректоры Рәсимә Шәмсетдинова, Казан федераль (Идел буе) университетеның Педагогика һәм психология институты директоры Айдар Кәлимуллин һ.б. катнашты.

Республикабызның тугыз йөз илле мәчетендә дин укыту курслары эшләп килә. Аларда дәрес бирүче ике йөз кырыклап мөгаллим республика киңәшмәсендә катнашты.

Җыенны Коръәни-Кәримнән сүрә-аятьләр уку белән башлап җибәргәч, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире Вәлиулла хәзрәт Якупов сүз алды. Ул, республикабызда мөселманнарга дини белем бирүнең нигезендә мәчет каршында эшләп килүче курсларның әһәмиятле роль уйнавын, Татарстанда мондый укуларның беркайчан да туктап тормавы турында мәгълүмат бирде. В.Якупов элекке елларда һөнәри белем бирүгә зур игътибар бирелүен, хәзер исә мәчет каршында эшли торган курсларны үстерү өстендә эшләргә кирәклеген дә билгеләп үтте.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз исә мәчет каршындагы курсларда, гореф-гадәтләребезне исәпкә алып, тиешле дәрәҗәдә белем (сүз уку-укыту эшчәнлеген Коръән һәм сөннәткә таянып, хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп алып бару хакында бара) бирергә чакырды. Ул шулай ук әлеге курслар халыкны мәчетләргә җәлеп итүнең нәтиҗәле бер чарасы булуына да басым ясап үтте. Вакытын да, сәламәтлеген дә кызганмыйча, мөгалимнәрнең дин гыйлеме бирергә алынуын Илдус хәзрәт “бик зур хезмәт, каһарманлык”, дип бәяләде. “Дингә аяк бастырып, нигезне билгели торган урын бу”, – диде И.Фәиз.

Татарстан Президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин үз чыгышында мөфтиятнең төрле юнәлештә, шул исәптән уку-укыту өлкәсендә дә эш алып баруын искәртеп узды. Фәнгә, уку-укытуга әһәмият бирүнең үтә мөһим булуына басым ясады. Марат Илшат улы мәчет каршындагы курсларда мөгаллимнәрнең халык белән эшләвен, күпчелек кешеләрнең Аллаһы Тәгалә сүзләрен беренче тапкыр нәкъ менә шунда ишетүен билгеләп үтте. Мөселман зыялылары тәрбияләүнең башында мәчет каршындагы курслар торуын әйтеп узды.

Депутат Разил Вәлиев исә мәчет каршындагы курсларның белемле имамнар әзерләүдә өлеше зур булуына басым ясады. Ул: “Дини белем бирү системасы тәртипкә салынмаса, нәтиҗә булмаячак”, – диде.

РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин мәчет каршындагы курсларны “дини мәгариф системасының беренче баскычында торучы”, дип атады. Аның фикеренчә, әлегә нәтиҗәләр яхшы дип әйтергә әле иртәрәк, эшлисе эшләр байтак. “Моңарчы сез ничек бар, шулай эшләп килдегез. Хәзер исә ярдәм итәрлек кешеләр бар”, – дип белдерде ул, көн үзәгендә уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр әзерләү мәсьәләсенең дә торуын искәртеп.

Ректор шулай ук мәчет каршындагы курсларда белем бирүчеләр өчен гыйлем эстәү дәресләре оештырырга да мөмкинлек барлыгын хәбәр итте. Ә Вәлиулла хәзрәт исә РИУга укырга керергә чакырды. “Сезнең актив рәвештә, бер юнәлештә эшләвегез безнең өчен мөһим. Изге максатны бергәләп кенә тормышка ашырырга мөмкин”, – дип тәмамлады сүзен Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Әлеге чарада мәчет каршында дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен берьеллык программа да тәкъдим ителде, – дип хәбәр итә tatar-inform.ru сайты.

Римма ГАТИНА

Чыганак: "Дин вә мәгыйшәт" газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана