Татар бистәсе тагын бер музейга артачак

19 сентябрь 2011 ел 10:40

Башкалабыздагы Мәрҗани урамында урнашкан 8 нче йортта Иске татар бистәсе музее оештырылачак.

12 сентябрь көнне бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елда Универсиада уздыруга әзерлек мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Руслан Шакиров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, иң элек Мәрҗани урамындагы 8 нче йорт (ул сәүдәгәр Сабитовлар биләмәсе булган) реставрацияләнәчәк.

 – Бу муниципалитетның үз проекты. Без аны финанслауны шәһәрнең киләсе ел бюджетына салырга уйлыйбыз, – дип хәбәр итте Руслан Шакиров tatar-inform.ru сайты хәбәрчесенә. Әлегә финанслау күләме әйтелми. “Бүгенге көндә анда кешеләр яши. Әле аларны күчерергә кирәк”, – дип белдерде Руслан Роберт улы.

Римма ГАТИНА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана