Башкалабыздагы Мәрҗани урамында урнашкан 8 нче йортта Иске татар бистәсе музее оештырылачак.
12 сентябрь көнне бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елда Универсиада уздыруга әзерлек мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Руслан Шакиров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, иң элек Мәрҗани урамындагы 8 нче йорт (ул сәүдәгәр Сабитовлар биләмәсе булган) реставрацияләнәчәк.
– Бу муниципалитетның үз проекты. Без аны финанслауны шәһәрнең киләсе ел бюджетына салырга уйлыйбыз, – дип хәбәр итте Руслан Шакиров tatar-inform.ru сайты хәбәрчесенә. Әлегә финанслау күләме әйтелми. “Бүгенге көндә анда кешеләр яши. Әле аларны күчерергә кирәк”, – дип белдерде Руслан Роберт улы.
Римма ГАТИНА
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан