19 сентябрьдә Шамил Галәветдинов Азнакайга киләчәк

15 сентябрь 2011 ел 21:09

Казандагы "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Мәскәүнең “Мемориаль” мәчете имам-хатыйбы, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең фәнни-дини шура җитәкчесе, егермедән артык дини китап авторы Шамил Галәветдинов белән очрашу 1-2 октябрь көннәрендә уздырылачак.

Танылган дин әһеле Азнакай шәһәре мәдәният йортында 19 сентябрьдә чыгыш ясар, дип көтелә. Бу хакта Шамил хәзрәтнең umma.ru сайты хәбәр итә.

Очрашу алдыннан “Дин вә мәгыйшәт” газетасы редакциясе Азнакай районы имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов белән элемтәгә керде. Менә ул безгә ниләр сөйләде:

- Ш.Галәветдинов 17-18 сентябрь көннәрендә Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә чыгыш ясаячак. Без аны унтугызы көнне көндезге өчтә алып кайтачакбыз. Шамил хәзрәт белән очрашу ясарга килешү авыр булмады. Аның хәләл җефете безнең районныкы, ул моңа кадәр дә Азнакайга кайткалый иде. Ә бу юлы аның туганнары белән алдан сөйләшеп, мәдәният йортында икенде белән ахшам арасында очрашу уздырырга булдык, журналистларны да чакырдык, – дип сөйләде район мөхтәсибе.    

Азнакайлыларга дин әһеле  «Чему учит Ислам?» дип аталган китабы һәм динебезнең бүгенге тормышыбыздагы роле турында сөйләячәк. Хәзрәтнең “Нәрсә ул иман юлы? Ул безгә нәрсә бирә?” кебек сорауларга җавабы мөселман булмаганнарга да кызыклы булыр, Инша Аллаһ. Чара 17.30 сәгатьтә башланыр, дип көтелә. Керү ирекле.

1 октябрьдә Татарстан башкаласына дин белгече үзенең «Семья и Ислам» һәм «Он и она. Полная версия» китапларын тәкъдим итү нияте белән килә. Аның чыгышы да гаилә темасына багышланачак, "Гаиләдә гармония. Нигә аерылышулар була?" дип исемләнәчәк.

Казандагы очрашуның ике көнендә дә «Перевод Священного Корана. Смыслы»  дип аталган китабының III томы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук "Тормышны шатлыкка күмү" дигән  темага сөйләшү каралган. Ике көнне дә ярты сәгать чыгыш ясаганнан соң хәзрәт тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк. Очрашулар 15.00 сәгатьтә башланачак.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана