Балаларымның туган телләрен белүен телим

15 сентябрь 2011 ел 20:46

Кардәшләрем, сезнең киңәшегез кирәк иде! Мин, Инша Аллаһ, рус милләтендәге кызга өйләнергә ниятлим. Ул өч ай элек ислам динен кабул итте, бүгенге көндә хиҗап киеп йөри, һәрдаим гыйлемгә омтыла. Үземнең балаларымның анасын нәкъ шундый итеп күз алдына китерәм. Минем өчен тормыш иптәшемнең кайсы милләттән булуы беркайчан да мөһим булмады. Шулай да кайчакта балаларымның туган телемне белмәячәкләре турында уйланам. Балаларымның гореф-гадәтләребездән ерак булачаклары борчый. Киңәш бирсәгез иде!..

Дин белгече җавабы:
         – Рус милләтеннән булган кызга өйләнергә теләвегез куанычлы, чөнки ислам шәригать кануннары буенча яшәүче тормыш иптәше белән яшәп, ул ислам динен дә тиешенчә өйрәнер һәм дин кушканча яшәр. Әгәр ислам динен кабул итүенең сәбәбе сездә генә булса, сезгә Аллаһның мактауларын җиткерәсе килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә Муаз бине Җәббалга (аннан Аллаһ разый булсын):

لأن يهدي الله بك رجلاً خير لك من الدنيا وما فيها

 “Синең өчен бер кешене туры юлга бастыру – бар галәм һәм андагы бар әйберләрдән дә файдалырак”, – дигән.

Ислам динен кабул итү белән, элеккеге гөнаһлар ярлыкана һәм тормыш өр-яңа чиста биттән башлана дисәк тә була.

Әгәр балаларыгызның туган телегезне, мәдәният һәм гореф-гадәтләрегезне белүләрен телисез икән, аларны тәрбияләүдә үзегез дә актив катнашыгыз. Хәтта балаларыгыз туганчы ук, тормыш иптәшегезне өйрәтсәгез дә яхшы булыр. Тормыш иптәшегез һәм балаларыгыз телне азмы-күпме үзләштергәннән соң, өйдә бары тик туган телдә генә аралашыгыз. Елына бер мәртәбә булса да (күбрәк булса тагы да яхшырак) үзегезнең туган якларыгызга кайтып килегез, шул вакытта балаларыгыз туган телне теоретик яктан гына түгел,  практикада да куллана алырлар.
         Психолог фикере:

– Балаларга туган телегезне өйрәтүдән сезне беркем дә тыймый. Әгәр сез тәрбия эшен, тормыш иптәшегезгә генә калдырмыйча, үзегез дә катнашсагыз, балалар телне бик тиз үзләштерәчәк. Сабыйлар олыларга караганда телне тизрәк өйрәнә. Тормыш иптәшегез дә алар белән бергә өйрәнә алачак – тормышта мондый мисаллар шактый очрый.

Җавап islam.ru сайтыннан алынды

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана