Казанда троллейбус пассажирларын “шәһидләр һәм шәһидәләр”дән сак булырга чакыралар

10 сентябрь 2011 ел 08:37

Түбәндәге игъланнар җәмәгать транспортында пәйда булган.

Башкалабызда “Экстремизмга юл юк!” дигән айлык үтә. Барлык мәчетләрдә дә 2004 елда Бесланда һәлак булганнарны искә алып, дога кылалар, ә дини уку йортларында тематик лекцияләр үткәрелә. Җәмәгать транспорты хезмәткәрләре дә әлеге айлыктан читтә калмады. Мәсәлән,  Казан троллейбусларын инде айдан артык “шәһидләр һәм шәһидәләр”дән сак булырга чакыручы игъланнар “бизәп” тора.

         Листовкалар пассажирларны әйләнә-тирәдәгеләргә карата уяу булырга, үз-үзен үтерүче “шәһид яки шәһидәләр”нең “сезнең гомерегез өчен куркыныч ниятләре булу мөмкинлеге” хакында кисәтә. Игълан буенча, гражданнар аларны, мәсәлән, түбәндәге билгеләр буенча  таный ала: “кара төстәге ябык кием”.

Әлеге игъланнар бар кешегә дә ошап бетми. Исламда “шәһид” термины дингә ышанучыларга карата, хәтта бала тапканда үлгән хатын-кызларга һәм газаплы үлем белән үлгәннәргә карата да кулланыла.

“Шәһид” сүзенең мәгънәсе христианнардагы “газапланучы” сүзенә дә якын тора.

– “Газапланучы”лар да, шәһидләр дә террорчылардан һәм бандитлардан аермалы буларак, җинаятьче була алмый, – ди бу игъланнардан  канәгать булмаган халык.

– Әлеге игъланнар кешеләр өчен, аларның куркынычсызлыгы өчен, игътибарлы булсыннар өчен языла. Безнең беркемне дә үпкәләтәсебез килми, мин үзем татар кешесе һәм ислам динен тотам. Гадәттә террорчылар шундый кыяфәттә күренгәч, нишлисең?! Ә “шәһид” сүзенең “террорчы” мәгънәсендә кулланылуы бездән генә тормый, – ди Казандагы “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең эксплуатацияләү буенча генераль директор урынбасары Илмар Мөхәммәтдинов.

Предприятие дә мөселманнарга каршы бармаска һәм җәмәгать транспортындагы листовкаларда язылган “шәһид һәм шәһидәләр”не “террорчы” сүзенә алмаштырырга булды.

Максим МИЛОСЛАВСКИЙ,

kp.ru сайтыннан алынды

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана