Иманлы авыл бәйрәме

03 сентябрь 2011 ел 14:09

Теге яки бу төбәктә авыл көннәре, җыен-сабантуйлар турында укыгач-ишеткәч, көнләшеп кала идем. Югарыдан бернинди күрсәтмә көтмичә, аерым берәүләрнең шәхси инициативасы белән оештырылган андый чараларда үзем дә катнашканым бар. Шул чакта хәтта кечкенә генә салалар да терелеп, җанланып киткән төсле була. Ниһаять, бездә дә узды андый бәйрәм.

БӘХЕТ БАСТЫ

Дөресен әйтим, безнең яклардагы авылларда Сабантуйлар бик узмый хәзер. Халык битарафмы, җитәкчеләр кушмыймы, оештыручылар юкмы – анысын әйтә алмыйм. Элек Сабантуй авыл кешесе, шул төбәктән чыгучылар өчен ел буена көтеп алынган бәйрәм иде. Соңгылары өчен мөһимрәк тә булгандыр әле ул бәйрәмнәр. Туган ягыннан еракта булганнарга ул күптән күрешмәгәннәр белән очрашу урыны да, туган нигез, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да, ял итү өчен менә дигән вакыт та иде. Бетте хәзер бездә Сабан туйлары. Казанга чыгып киткәнче, миңа өч авылда яшәргә туры килде. Ни кызганыч, хәзер өчесендә дә милли бәйрәмебез үткәрелми. Кайберәүләр акча юк, дип аклана, бүләк ала алмауны сылтау итә. Эш акчада гына түгел, билгеле. Бергә җыелып, очрашып, уйнап-җырлау өчен зур-зур суммалар кирәк тә түгел ич! Миңа калса, бар да оештыручы булу яки булмаудан тора. Оештыручы теләсә кем булырга мөмкин: шушы авылда яшәүче лидер да (гадәттә, авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты җитәкчесе яки мәктәп директоры), шушы авылда туып-үскән, хәзер инде шәһәрдә яшәүче, әмма туган җирен сагынып, яратып яшәүче башка берәү дә… Алар акчасын да таба, җырчылар да алып кайта, бәйрәмне дә менә дигән итеп оештыра. Һәрхәлдә, миңа катнашырга туры килгән Арча, Балык Бистәсе, Теләче, Чувашстан авылларында әнә шулай. Кызганыч, авыллар Сабантуен мин хәзер үземнең туган ягымнан читтә уздырам.

Ләкин быел мине дә бәхет басты: ниһаять, үз авылым Сабантуенда катнаштым. Канун нигезендә билгеләнгән көндә түгел (авыл бәйрәмнәрен кайчан, ничек оештыруны өстән кушып кына эшләү дөрес тә түгелдер), җәйнең нәкъ уртасында узды ошбу чара. Әлбәттә, Аксубай районы Яңа Үзи авылында туып-үсүчеләрне җыю өчен менә дигән мөмкинлек тә бар иде. Нәкъ шушы көнне Яңа Үзи мәчете ачылуга 100 еллык юбилейны билгеләп үттеләр. Төшкә кадәр бар халык мәчет янында булса, төштән соң авыл уртасында Сабантуйга җыелды. Рәхмәт оештыручыларга: алар бу көнне юбилей көне дә димәде, Сабантуй, дип тә атамады, ә Авыл көне буларак уздырды…

ИМАНЛЫ ХАЛЫК

Гомер-гомергә безнең яклар иманын югалтмаган, намазын калдырмаган, мәчетләрен күпләп кисмәгән төбәк булып саналды. Әлбәттә, моның берничә сәбәбен әйтергә була, әйтик, Казаннан ераклык (димәк ки, тиешле органнарның «күз»енә артык күренмәү), үзенчәлекле мишәр холкы (мишәрләрдә дин, иман, әхлак күбрәк сакланган, диюләре юкка түгел бугай)… Борынгы Биләр-Болгар тирәсендә урнашу да үз ролен уйнамый калмагандыр.

Аксубайның күпчелек халкын чувашлар тәшкил итә. Ләкин һәрчак бер феноменга игътибар итәм. Шушы районның Яңа Үзи, Карасу, Шәрбән, Ибрай, Кыязлы, Адәм суы, Тахталы кебек татар авыллары гомер бакый динилекне саклаган, мәчет-мәдрәсәләре булган, халкыбызга никадәр зыялы, мәгърифәтле шәхесләрне биргән төбәк булды. Кызганыч ки, соңгы елларда барган реформалар, үзгәртеп корулар бу авылларга да нык бәрде. Колхозлар бетерелде, эш бетеп килә, авыл таркала. Күпме генә сүксәк-тәнкыйтьләсәк тә, ярый әле, инвесторлар килеп чыкты, алары күпмедер дәрәҗәдә эш урыннары булдыра, игенен чәчә, терлек үстерә. Казаннан ераклык бу нисбәттән дә уңай булды бугай, һәрхәлдә инвесторлар биредә халыкка бераз гына булса да хөрлек бирә (һәрхәлдә, миңа шулай тоела). Ләкин инвестор рухи якны да онытмасын иде. Авыл яшәсен дисәң, аның мәдәният йортлары да, балалар бакчасы белән мәктәпләре дә, мәчетләре дә булырга тиеш. Авыл көне кебек бәйрәмнәре дә.

…Әйе, Яңа Үзи гыйбадәт йортына быел 100 яшь тулды. Республикабызда андый мәчетләрнең бармак белән генә санарлык булуы турында бәйрәм чарасына килгән Диния нәзарәте башлыгы Илдус хәзрәт Фәизов та искәртте. Авыл халкы үтенече белән миңа әлеге мәчетнең төзелеше хакында материаллар тупларга, архивларда утырырга туры килде. Баксаң, 100 яшен тутырган әлеге бина Яңа Үзидәге икенче мәчет булган икән. Беренчесе, авылның Югары як, дип аталган өлешендәгесе, 1906 елда төзелгән. Әмма анысын совет елларында ябалар.

Архив документлары белән танышканда, кызыклы фактларга игътибар иттем. Әйтик, мәчет бик тиз сафка бастырыла. Авыл халкы аны төзү буенча 1907 елда җыен уздыра һәм Казан губернасына хат юллый. Бер елдан югары даирәләрдән рөхсәт алына, ә тагын ике елдан мәчет инде сафка баскан була. Барлык шартлары үтәлеп, намазлыклары алынып, мулла сайланганнан соң гына мәчет үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Әйтергә кирәк, гыйбадәт йортының эчке өлеше гасыр башында нинди булса, хәзер дә шул ук халәттә. Ике катлы идән үзенчәлекле тоелды миңа. Шушы ике кат арасына салам тутырылган. Башагы суктырылган, димәк, тычкан-фәлән дә юк дигән сүз. Әлеге салам исә бина эчендәге җылыны саклый, дым үткәрми. Мәчетнең диварлары да шул вакытта ук эшкәртелгән усак агачыннан эшләнгән. Баксаң, коры килеш төзесәң, усак та череми, бозылмый икән.

Мәчетнең тышкы төзелешенә бер тапкыр гына үзгәреш кертәләр. Анысы хакында озак еллар Яңа Үзидә колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй ага Яһүдин сөйләде. Берзаман кемнеңдер әләге белән, Үзи мәчетен ябу, манарасын кисү буенча күрсәтмә килә аңа. Шулчак авыл картлары килеп, һич кенә дә манараны кисәргә ярамаганлыгын аңлата. Һәм үз тәкъдимнәрен ясый: «Манара кемгә дә булса комачаулый икән, әйдә, бераз кыскартабыз гына, артык күзгә дә чалынып тормас». Габделхәй ага алар белән килешә, ләкин бер шарт белән. Райкомнан барыбер тикшерәчәкләрен белгәнлектән, ул шул көннәрдә Казанга барып кайтырга була: «Сезгә, агайлар, ике-өч көн бирәм!» Өч көннән башкаладан кайтканда, мәчет аен күрми болар. Рәиснең шоферы шунда: «Абый, мәчетне япканнар, манараны кискәннәр бугай…», – дип чак кына елап җибәрми. Габделхәй ага үзе дә шикләнә, курка-курка гына мәчет янына барырга куша. Ә мәчет ябылмаган, манара да аударылмаган, бары берничә метрга кыскартылган гына икән…

МИР БЕЛӘН

Яңа Үзи авылында бүген дә ике мәчет эшли. Яңасы моннан берничә ел элек сафка басты. Кызганыч, динебез өчен ят элементлар безнең якларга да килеп җиткән икән. Янә Казаннан, күз-колактан ераклык искә төшә. Яңа мәчеттә берара үзгәчә намаз уку, гыйбадәт кылу тарафдарлары (кемдер аларны вахабчылар ди, кемдер безнекеләр түгел, дип кенә гадиләштерә) барлыкка килгән. Күбесе – яшьләр. Читтән дә килгәләгәннәр икән бирегә, алай гына да түгел, кайдандыр акчалата ярдәм итеп торулары хакында да сөйлиләр. МВД хроникаларында да күренде аларның исемнәре. «Безнең төп бурыч – халыкны мәчеткә күбрәк тарту гына түгел, ә аларны саф үзебезчә, гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне саклап эш итәргә өйрәтү», – ди 100 яшьлек мәчетнең активисты Әмирҗан ага Сабиров. – Ходайның рәхмәте, анда да үзебезнекеләр инде хәзер».

Әлбәттә, 100 яшьлек мәчеткә төзәтү-төзекләндерү эшләре дә кирәк. Авыл халкы бу мәсьәләдә дә бердәм булып, безнең якларда әйтелгәнчә, «мир белән» эш итә. Яңа Үзидән чыккан, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәп-эшләп ятучы авылдашлар, шушы районда ук яшәүчеләр дә, хәтта башка күрше-тирә авыл кешеләре дә төрлечә ярдәм кулы сузалар: кем акчалата, кем агачлата, кем калайлата, кем буяулата… Бүген авылыбыз мәчете янә кояш нурларында бөтен җиһанны яктыртып, күңелләргә иман нуры сеңдереп, горур кыяфәттә басып тора. Картлар әйтүенә караганда, намазга йөрүчеләр саны да арта гына бара икән.

…Көне буе бәйрәм иткәннән соң, яңаүзилеләр Авыл көнен ел саен уздырырга кирәк, дигән фикергә килде. Ошбу чарада ук якын араларда зыярәт (алар да бездә икәү) төзекләндерү, мәдәният йортын ремонтлау кебек алда торган бурычлар хакында сөйләштеләр. Димәк, Яңа Үзи яшәячәк әле, димәк, Сабантуйлар биредә булачак, димәк, мин дә бәйрәмнәргә үз туган ягыма кайтачакмын…

Радик Сабиров

www.matbugat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы