Рамазан үтте, бәрәкәте калды

03 сентябрь 2011 ел 14:05

Әлхәмдүлилләһ, яңа гына гаҗәеп бер айда яшәгән идек. Бөтенебез ул айны омтылып ел дәвамында көтеп алдык. Якынлашкан саен бөтен җәмгыятебез аның килүенә ярашты. Бигрәк тә мәчетләребез ул айны сагынды, тәравихларга бирегә халык агылды, җәмәгать өстендә бәрәкәт сизелде, күп урыннарда Коръән хәтем ителде, чөнки Коръән үзе бу айда яшерелгән иң кадерле кичәдә күктән иңде. Бәлки шуның өчен Коръәннең иңү вакыты бу айда гүя янә кабатлана кебек була, без исә хәтемнәрдә катнашып шушы гүзәл хәлнең шаһитлары булабыз.

Бөтенебез күрдек, инандык: быелгы рамазан илебезгә аерым бер шатлык, аерым бер күтәренкелек китерде, ураза тотучылар сафлары тагын да ишәйде. Мәчетләр халык белән тулды, аларда Аллаһы сүзләре яңгырап торды, бер-берсеннән күркәм авазлар аны колакларыбызга, колакларыбыздан йөрәкләребезгә ягымлы рәвештә җиткерде. Халкыбыз элгәре асылына кайтуына бу янә бер дәлил.

Әйе, шундый мөбарәк рамазан аен — гөнаһлардан чистарыну, илаһи аятьләр белән бәрәкәтләнү аен үткәрдек. Рамазан шәриф үтте, гает намазлары укылды, без бу аерылуны вакытлыча икәнен аңлыйбыз. Рамазан белән, аның эчендә булган тәравихлар, хәтемнәр белән хушлашабыз, аны киләсе елда көтеп калабыз.

Рамазанның зур дәрәҗәсен, өстенлеген һәм аның һәрбер хакыйкый мөселман өчен бөек мәгънәсен искә төшерик:

1. Кешегә өметләнү хисе һәм тормышка оптимистик караш бирә, чөнки ураза тотканда ул Аллаһыга ярарга өметләнә һәм Аның рәхмәтенә омтыла.

2. Кешедә аек һәм пакь намусны тәрбияли, чөнки ураза тотучы кеше үзенең уразасын икенче кешеләргә күрсәтер өчен түгел, ә Аллаһыга ярарга омтылу аркасында тота. Кешене ураза тотырга мәҗбүр итүче бернинди дөньяви хакимлек, көч юк. Ул уразаны Аллаһыга ярар өчен һәм, Аллаһы каршында бурычын үтәп, үзенең намусын канәгатьләндерер өчен генә тота.

3. Кешене сабырлыкка, кызганучанлыкка һәм фидакарьлеккә өйрәтә, үзенең якыннарының фаҗигалы вакытларында хәлләренә керә, уртаклаша  торганлыкка һәм икенчеләрдән тизрәк аларга аларның ихтыяҗларында ярдәм итә торган булдыклылык бирә.

4. Уразаны саф йөрәк белән нигезенә җиткереп тотучы һәрбер мөселманга нәтиҗәле ихтыяр көче һәм файдалы тыелу дәресе була. Мондый мөселман үзенең ярсыган теләкләрен дисциплиналый һәм матди ымсыну, күңел азудан тыела ала торган кеше була.

5. Ураза сакчыллык һәм Аллаһыга, безне тәэмин иткән ризык өчен, шөкер итү хисе тәрбияләп, исраф итүне булдырмый, аңа юл куймый.

6. Кешегә тормыш прблемаларын һәм авырлыкларын үтәр өчен кирәкле чыныкканлык, аңа тормыш юлында туа торган, күзаллап өлгермәслек мәсьәләләрне уңышлы чишәр өчен җан һәм тән көче бирә.

Мөхтәрәм җәмәгать, Шәүвәл аенда кимендә 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан кебек әҗер-савапка ия булыр.

Раббыбыз Аллаһ тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул кылып, киләсе Рамазан айларына да исән-имин ирештерсә иде.

Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ
Musulman.su
№ | 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана