Мөселман киносы фестивалена Россия Кинематографистлар берлеге «дуслык кулы» сузган

01 сентябрь 2011 ел 15:33

Казан халыкара мөселман киносы фестивалена Никита Михалков — Россия Кинематографистлар берлеге рәисе, актер һәм режиссер — «дуслык кулы» сузды, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта «Татаркино» башлыгы Владимир Батраков. Шул хакта шәрехләп, Казанга соңгы тапкыр килүендә Михалков белән бу темага сөйләшү булды, инде ул мәсьәлә хәл ителү ягында, диде. Әгәр эш пешсә, ә Батраков шуңа зур ышаныч баглый, әлеге берлек Казан фестиваленың партнеры булырга мөмкин.

Кинофорум Татарстан, ТР Мәдәният министрлыгы һәм партнерлар тарафыннан финанслана, елдан-ел аның эшлекле дусларын арттыра бара, әйтик, Дәүләт фильмнар фонды фестиваль дәрәҗәсен күтәрә, алга таба Россия Кинематографистлар берлегенә өметләр зурдан, шул рәвешле, акча белән берлектә дәрәҗә яулау да мөһим роль уйный, дип басым ясап әйтә В.Батраков. «Быел ноябрьда Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре үткәреләчәк, аның мәдәни программасы кысаларында алып барасы фильмнарыбыз оятка калырлык түгел, мәсәлән, «Бибинур» уен фильмы, анимацион, документаль фильмнар һ.б. картиналарыбыз бар, дип яза «Татар-Информ». Болар барысы да — соңгы елларда ирешелгәннәре, ә кино фестивале шуңа сыйфади этәргеч бирде», — ди ул.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана