Микрофон аша азан әйтү законга каршы килми

08 август 2011 ел 15:17

Чаллы шәһәрендә 13 мәчет эшли. Алар барсы да торак йортлары чолганышында утыра. Мәчет тирәләрендә яшәүчеләрнең кайберләре иртәләрен азан әйтүгә ризасызлык белдерә, моның гражданнарның тынычлыгын саклау турындагы законны бозу булып торуын искәртә. Шул хакта хакимият органнарына шикаятьләр юллана, дип яза Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең рәсми сайты islamtatar.ru. Шундый хатларның берсе шәһәрнең ГЭС бистәсендәге 3 комплексыннан дистәләрчә имзалар белән Татарстан Республикасы Президентына җибәрелгән. ГЭС мәчете имам-хатыйбы Фаат хәзрәт Мөхәммәтов әлеге хәлгә аңлатма бирә:

- Шикаятьтә берничә мәсьәлә күтәрелә. Беренчедән, халык биредә мәчет булуына риза түгел. Икенчедән, территорияне яшьләрнең тәртипсез ял урыны итеп куллануы, биредә шприцлар да табарга мөмкин булуы хакында әйтелә. Өченче мәсьәлә итеп мәчет бинасын яңадан балалар бакчасына әйләндерү зарурлыгы күтәрелә. Шикаять бирүчеләр дин тотучыларны хөрмәт итүләрен, әмма гражданнарның тынычлыгын саклау хакында закон булуын да белдерәләр һәм аны бозарга ярамаганлыгын искәртәләр.

Мин боларга җавап итеп менә нәрсәләр әйтергә телим: 3 комплекста декабрь аенда гына элеккеге төрек лицее бинасында өр-яңа балалар бакчасы ачтылар. Ул 4-5 ел череп, ватылып ятты, беркем аңа игътибар итмәде. Җөмһүриятебездә “Бәләкәч” программасы тормышка ашырыла башлагач 3-4 айда ул төзекләндерелде.

Икенчедән, каравылчыларыбыз күп булмаса да мәчет территориясен контрольдә тотарга тырышабыз. Әмма яшьләр белән көрәшүе авыр. Янәшәдә агачтан яңа салына торган мәчебез бинасын 3 мәртәбә яндырырга омтылдылар. Яшьләр мәчет территориясенә кереп сыра, аракы эчәләр, шприцлар да табыла. Тик моңа мәчет гаепле түгел, ә тирә-якта яшәүче халык үзе. Чөнки бит ул яшьләр аларның балалары. Без халыкка ошбу хакта белдергәч, балаларын тәртипкә китерүне сорагач, бу күпләргә ошамады. Алар: “Безнең балаларга тимәгез,”- дип каршы төштеләр. Күп тапкырлар тәртип саклау органнарына, участковыйларга да мөрәҗәгать иттек. Алар территорияне килеп карады, күпмедер контрольдә тотты. Әмма хәзер тагын суындылар.

Мин шикаятьнең тууына башлыча шул хәл – күрше-тирәдә яшәүчеләр белән туган аңлашылмаучанлык сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Ә яшәүчеләрнең тынычлыгын саклауга тукталсак, монда бернинди дә закон бозу очраклары юк. Мәчет тарафыннан гражданнарның тынычлыгы бозылу хакында белдерүчеләр фәкать ошбу законны белмәүләрен күрсәтәләр. Чөнки Татарстан Республикасының “Төнге вакытта тынлыкны һәм гражданнарның тынычлыгын саклау турында”гы 12 гыйнвар 2010 ел (№3 3-3РТ) законының 2.2 матдәсендә аңлатылганча, ошбу закон дини йолаларны үтәгәндә дин тотучыларга кагылмый. Шуңа күрә мөселманнар ошбу хакта үзләре белү белән бергә, аны халыкка да аңлатсалар иде. Без болай да, халык белән низаг чыкмасын диеп, иртәнге намаз азанын микрофон аша әйтмибез. Калган намазларга микрофон аша азан әйтелә. Күп кенә мәчетләрдә бу шулай эшләнә.

Чыганак: www.intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана