Мөфти: “Батып үлүчеләр җәннәткә эләгер”

14 июль 2011 ел 13:42

"Булгария" фаҗигасе Аллаһы Тәгаләнең кисәтүеме, тәкъдирме? Кол Шәриф мәчете янында көпә-көндез зина кылучылары булган Татарстанга, күпчелеге диннән читләшкән татар халкына Аллаһ кисәтү җибәрмәгәнме? Бу турыда Татарстан Республикасы мөфтие Илдус Фәиз “Татар заманы”на интервью бирде. ТЗ: Мөфти хәзрәт, Татарстанда соңгы атнада бер-бер артлы хәвефле хәлләр булды: ярты Казанда ут бетте, башкаланы су басты, янгыннар килеп чыкты һәм “Булгария” теплоходы су төбенә китте. Бу хәлләргә кадәр Кол Шәриф янында мөселманнарда ризасызлык тудырган “Тынычлыкның яратылышы” фестивале үткән иде, мәчет янында көпә-көндез зина кылдылар. Бу Аллаһның татар халкына кисәтү җибәрүе түгелме? Илдус Фәиз: Аллаһы Тәгалә бу олы фаҗигада туганнарын югалтучыларга сабырлык бирсен. Вафат булучыларның урыннары җәннәттә булсын! Теплоходта балалар бик күп булган. Аллаһ балигълык яшенә җитмәгән балаларны турыдан-туры җәннәткә кертә. Батып, янып, чума, яман шеш авыруыннан үлгән Аллаһны таныган кешеләр шәһитләр буларак җәннәткә эләгер. Шуңа күрә Аллаһ аларның рухларын шат кылып, җәннәтләрен бирсен!
Тормышта бозыклык, пычраклык Адәм (г.с.) балалары Хабил белән Кабил заманыннан ук килә. Аллаһ кайвакытта кисәтү кыла, кайвакытта зур сынаулар бирә, шатлык җибәрә. “Булгария” теплоходының батуы да – Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте. Әмма теге яки бу гөнаһ өчен фаҗига килеп чыкты, дип әйтү дөрес түгел. Бу һәлакәт безгә гыйбрәт бирә, Аллаһка күбрәк гыйбадәт кылырга этәрә. Чөнки теләсә кайсы вакытта вафат булуыбыз ихтимал. Аллаһы Тәгалә бу кешеләрнең ни өчен шулай вафат булуын үзе белә. Кайда гына булсагыз да, Аллаһ Тәгалә җибәргән үлем барыбер тотар, диелгән. Шуңа дөньядан нинди үлем белән китүебезне ул үзе хәл итә. Кабатлап әйтәм: “Булгария” теплоходы һәлакәте – безгә гыйбрәт!
ТЗ: “Булгария” теплоходында йөкле хатыннар шактый булган. Аларның күбесе сәфәргә“Болгарга барсаң, балаң бәхетле туа”дигән хорафатка (суеверие) ышанып чыккан… Мондый хорафатка ышану фаҗигага китерә аламы?
Моны Аллаһы Тәгалә генә белә. Ә йөкле хатыннар Шәһри Болгарга барган икән, димәк, аларның да тарихи шәһәрне күрәсе килә. Быел Болгар җыенына 50 меңгә якын кеше җыелды. Ул вакытта бара алмадылар, халык күп булганга кысан булды.
Болгарда шәһитләр, сәхәбәләр, әүлияләрнең яшәгән җирләре бар. Анда күп сугышлар булган. Биредә тарих саклана. Болгарда Аллаһка мәхәббәт ныграк арта. Кемнең хәерле бала табасы килми? Кем баласының бәхетле булуын теләми? Әлбәттә, Болгарга дога кылырга барулары бик әйбәт күренеш. Алар Аллаһны искә алып бара, ташка барып табынмый. Ташка табыну турында бөтенләй сүз булырга мөмкин түгел.
Бәлки, Болгарда дога кылып, туры җәннәткә керерләр? Без бит моны белмибез. Аллаһның хөкеменә тыгылырга ярамый. Дөньядан китәргә вакытлары җиткән икән, моны үзгәртеп булмый. Хәзер мәрхүмнәрнең рухлары өчен дога кыласы гына кала.
ТЗ: Соңгы елларда Болгар шәһәрен ныклап күтәрә башладылар. Әмма баткан теплоходның исеме “Булгария” булуы, сәяхәтчеләрнең батар алдыннан тарихи шәһәргә керүе Болгарның халык арасында популярлыгын төшермәсме?
Илдус Фәиз: Төшермәс. “Булгария” теплоходы Болгар белән бәйле түгел. Теплоход хезмәткәрләре ваемсызлык күрсәткән, кешеләр җаваплылык тоймаган дип саныйм. Без бит һәрвакыт машинаны да каратып торабыз. Юлга чыгар алдыннан теплоходны гына түгел, аяк киеменә дә кат-кат карап алалар.
Болгарның дәрәҗәсе беркайчан да төшмәс. Гомумән, алар төгәл Болгарга бармаган. 1980 елда “Александр Суворов” теплоходы Ульяндагы күпер астында батты. Аңа карап шәһәрнең дәрәҗәсе төшмәде. Күп шәһәрләр янында мондый һәлакәтләр булып тора. Бар да Аллаһның кодрәтендә.

 

 


Мөфти Илдус Фәиз белән Тимер Сәгыйтев сөйләште

чыганак - http://www.tatartime.com

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы