КФУда мөселман илләре һәм ислам икътисады белгечләрен әзерли башлаячаклар

21 июль 2011 ел 13:30

КФУда мөселман илләре һәм ислам икътисады белгечләрен әзерли башлаячаклар. Вузның Көнчыгышны өйрәнү институтында узган ел ачылган төбәк һәм ислам кафедрасы җитәкчесе профессор, икътисад фәннәре докторы Ренат Беккин: «Без санаулы белгечләр әзерләячәкбез«, — ди.

Ислам икьтисады белгече фикеренчә: «Ике чит телне генә түгел, билгеле бер төбәк үзенчәлекләрен өйрәнгән белгечләр дәүләт хезмәтендә, дипломант буларак, коммерциядә һәм фәндә — бар җирдә кирәк. Федераль хөкүмәт КФУны ислам дөньясын өйрәнүгә һәм Россиянең мөселман илләре белән хезмәттәшлек алып баруына яраклы сыйфатлы белгечләр әзерләүче үзәк вуз итеп күрә».

Шушы көннәрдә вуз «чит ил төбәкләрен өйрәнү» юнәлешендә белгечләр әзерләүгә лицензия алды. Әлегә укырга теләүчеләрне контракт нигезендә җыялар, августта сигездән алып унбишкә кадәр бюджет урын барлыкка киләчәк.

Биредә ныклап инглиз телен, ким дигәндә бер шәрык телен укытуга һәм мөселман илләрен, ислам икьтисадын өйрәтүгә басым ясаячаклар.

Чыганак: www.ksu.ru

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана