23 майда Мәскәүдә “Антитеррор-2020” хәрби җыентыгының презентациясе булачак. Проектның әһәмияте нидә, җыентыкка кергән әсәрләрне нинди принцип буенча сайлаганнар, ваһһабилар үзләренең максатларында ни дәрәҗәдә сәнгать төреннән кулланалар һәм аларның әсәрләре ни өчен Россиядә әлегәчә тыелмый? Әлеге һәм башка күп кенә әһәмиятле сорауларга проект авторларының берсе, көнчыгышны өйрәнү белгече, “Мәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе” фонды рәисе Рахамим Эмануило “Интерфакс-Религия”га биргән интервьюсында ачыктан-ачык җавап бирде.
- Әлеге җыентыкны чыгарырга нәрсә этәрде?
- Террорлык идеологиясенә каршы яңа формалар эзләүдән туды әлеге фикер. Югары пафоска ия булган террористларны деромантизацияләү – шулай ук бик тә нәтиҗәле. Моннан кала, аларның аң, зиһен белән идарә итә алу алымнарын ачу шактый гына файдалы булыр иде.
- Җыентыктагы әсәрләрне нинди принцип буенча сайладыгыз? Алар махсус заказ буенча язылганмы, әллә инде авторлар моның белән күптәннән үк шөгыльләнәләрме?
- Әсәрләрне профессиональ әдәбиятчы, язучы Сергей Чекаев туплады, алар барысы да “Эксмо” нәшрияты чыгарган шушы җыентык өчен язылды.
- Кайсы авторлар сездә аеруча кызыксыну уятты?
- Дөресен генә әйткәндә, авторлар арасыннан кемнедер аерып куясы килми иде. Укучылар хөкеменә калдырыйк анысын.
- Дөньяда ваһһабилык фантастикасы ни дәрәҗәдә киң таратылган? Россиядә очрыймы ул?
- Җитәрлек дәрәҗәдә. Россиядә берничә ел элек шундый төрдәге китаплар бер әдәби конкурска да тәкъдим ителгән иде. Күләме буенча зур булмаган әсрләрне күбрәк тә очратырга мөмкин. Заманында бер кеше, Басаев урынына уйнап була торган итеп, танылган компьютер уенын да бездә модификацияләгән иде.
- Россиядә художествоволы ваһһаби әдәби әсәрләр арасында чит илнеке өстенлек итәме, әллә инде үзебезнекеме?
- Кызганычка каршы, безнең илдә чит ил ваһһаби матур әдәбияты гына түгел, шул ук вакытта үзебезнең илнеке дә шактый таралыш алган. Һәм шундый төрдәге әсәрләр интернетта да инде җитәрлек. Шулай ук басма формада да аларны очратырга мөмкин.
- Нигә әлеге әсәрләрне Россиядә тыймыйлар соң?
- Эш шунда ки: фантастика жанры динара һәм милләтара ызгышны яндыручы төргә керми, шуңа да аларга артык игътибар итмиләр. Укучылар вакыйгаларның төрле гипотик үсешенә дучар булганга, фантастика да инде. Шуңа да әлеге әсәрләрне тыя торган мөһим фактларны, хәтта кешеләрне күрәалмаслык сыфатын йөртсәләр дә, күрсәтү кыен.
- Әлеге темага язылган әсәрләр әдәби тел ягыннан ни дәрәҗәдә камил?
- Югары димәс идем. Күп очракта алар җитди авторларны кабатларга гына тырышалар. Шулай да үзләренең яшүсмерләр аудиториясен дә тиз тотып ала беләләр.
- Ваһһабилар матур әдәбиятны үз максатларында ни дәрәҗәдә кулланалар? Араларында игътибарга лаек булганнары бармы?
- Әлегә әллә ни зур түгел. Аларда профессиональ фантастиклар юк, ә түбән дәрҗәдәге текстлар интернеттан киңрәк масштабка бик сирәк чыга. Минем фикеремчә, кешеләрне күрә алмау идеологиясе яктыртылган текстларны, гомумән, матур әдәбиятка кертеп карарга ярамый, бигрәк тә аларга игътибар бирү кирәк түгел.
- Үзләренең максатларын пропагандалау өчен ваһһабилар тагы нинди сәнгать төрләрен кулланалар?
- Кинематографлар – видеороликлар, мотиваторлар һәм демотиваторлар төрле плакатлар белән кешенең игътибарын үзенә җәлеп итә ала.
- Россиядәге һәм чит илдәге мондый төр ваһһаби әсәрләргә нәрсәне каршы куеп була? Ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
- Бездә антитеррористлык характерындагы китаплар һәм фильмнар җитәрлек. Аларның файдасы да югары дияргә кирәк, шулай да, тулаем алганда, алар мавыктыргыч, күңел юаткыч жанрларга кереп, үзләренең практик әһәмиятлекләрен киметәләр. Аларның төп проблемасы – ышандыру көченең йомшак булуында.