Казан имамнары ТР Президенты исеменә мөрәҗәгать әзерләделәр

09 июнь 2011 ел 13:40

Имамнар Һади Такташ урамында мөселман балалар бакчасын төзүдә һәм ачуда ярдәм сорыйлар.

Документ астында үз имзаларын, бүген “Әл-Мәрҗани” мәчетендә үткән, имамнарның гомуми җыелышында катнашучылар куйды.

“Әл-Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы, имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Илфар хәзрәт “Татар-информ” МА корреспондентына хәбәр итүенчә, тиздән бу мөрәҗәгать Президентка җибәреләчәк.

Илфар хәзрәт әйтүенчә, җыелышта Казан шәһәре казые Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдинов белән танышу да булды.

Шулай ук җыелышта башка сораулар да күтәрелде: 18 июньдә узачак Изге Болгар Җыены; мәчетләрдә балалар өчен лагерьлар оештыру; үтәчәк IV Бөтенроссия ислам китапларының күргәзмә- ярминкәсе хакында.

Җыелышны Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов алып барды.

 

«Татар-информ», Алия Сабирова

Чыганак: http://www.tatar-inform.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана