Адәм баласы харам ашаса, асылын югалта

05 сентябрь 2014 ел 10:40

Көн саен өчәр-дүртәр тапкыр ашарга утырабыз. Табыныбызга нинди ризык куела? Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Бу сораулар замана кешесен, һичшиксез, кызыксындыра. Соңгы вакытта бигрәк тә хәләл ризык куллану киң тарала бара. Ул мөселманнарның гына түгел, ә башка дин тотучыларның да игътибарын җәлеп итә. Интернет чыганаклардан билгеле булганча, Америка югары уку йортларында белем алучыларның 60 проценты хәләл туклануга өстенлек бирә икән. Бу аңлашыла да, чөнки андый ризыкның энергетикасы башка, ул дөрес һәм хәерле туклану дигән сүз.


"Хәләл" стандарт комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршында 2005 елда оешкан. Ул үзенең эшчәнлеген ике нигезгә таянып алып алып бара. Беренчесе Коръәни Кәрим булса, икенчесе - Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) хәзрәтләренең сөннәте. “Маидә” сүрәсендә Аллах Раббыбыз: “Хәләл һәм чиста булган ризыкларны һәм нигъмәтләрне кулланыгыз” дигән. Хәдисләрдә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хәләл билгеле һәм харам билгеле. Алар арасында шөбһәле нигъмәтләр бар” ди. Шушы шикле әйберләрне һәм гомумән Хәләл продукцияне контрольдә тотучы “Хәләл” стандарт комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин әлеге комитетның эш-гамәлләре белән якыннанрак таныштырды.

– Сезнең эш-гамәлләрегез башлыча нәрсәдән гыйбарәт? Хәләл азык-төлек җитештерүне контрольдә тотасызмы?

– Безнең комитетка быел тугыз ел тула. Без Россиядә беренчеләрдән булып оештык. Гомумән караганда, Россиядә 6 система эшләп килә. Хәзерге вакытта Россия күләмендә 80нән артык предприятиебез эшли. Җитештерүче предприятие безгә килеп: “Без дә хәләл стандартлар буенча эшләргә телибез”, - дип мөрәҗәгать итә икән, аларның гаризалары нигезендә үз эшчәнлегебезне башлыйбыз.

– Сез Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка өлкәләрендә дә хәләл продукция җитештерергә теләүчеләргә таныклык бирә аласызмы?

– Әйе, 2009 елда Казанның “Тест-Татарстан” Республика сертификация методик үзәге белән бер система оештырдык. Әлеге система нигезендә  Россия буенча эшчәнлек алып барырга хокукыбыз бар. Предприятиеләргә дә бик уңайлы, аларга башка базарларны яуларга ярдәм итәбез.

– Бу өлкәдә башка мөселман илләренең тәҗрибәсен кулланасызмы?

– Төркия белән тыгыз элемтәдә торабыз. Анда сертификация институтлары бар. Махсус оештырылган конференцияләргә барабыз, аларның белгечләрен бирегә чакырабыз. Дөньякүләм стандартлар булдырырга тырышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Әгәр безгә берәр оешма мөрәҗәгать итә икән, ул гаризаны карыйбыз. Беренче тапкыр бер еллык таныклык бирәбез. Әлеге таныклыкка ия булганнан соң, бер ай эчендә ул оешма “Тест-Татарстан” үзәгеннән яраклылык сертификаты алырга тиеш. Бу таныклык нигезендә алар хәләл продкукция җитештерә һәм сата ала.

– Ирек хәзрәт, хәләл ризык кулланучыларның 80 проценты башка дин, милләт кешеләре дигән мәгълүмат дөреслеккә туры киләме?

– Чыннан да хәләл продукция кулланучыларның 80 проценты мөселман булмаган кешеләр. Хәләл ризык ашасам, мөселманга әверелмәм микән  дип шикләнеп караучылар да очрый. Әмма бу ялгыш фикер. Бүген Татарстанда гына түгел, Россия буенча эш җәелдерелде. Хәләл продукция җитештерүчеләрнең барысы да мөселман түгел, алар малларын арттыру өчен әлеге төр бизнес белән шөгыльләнә башлый. Араларында кызыксынып китеп мөселман динен кабул итүчеләр дә юк түгел.

– Күп очракта кибетләрдә хәләл продукция хәләл булмаганы белән янәшә ятарга да мөмкин. Моңа ничек карыйсыз?

– Безнең эштә хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Шуларның берсе - сәүдә нокталарында хәләл продукциянең харам ризык белән бер киштәдә ятуы. Бу мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз, кибет хуҗаларына хатлар язабыз. Хәзерге вакытта, әйтик, “Бәхетле” компаниясе белән эшлибез.

– Аллага шөкер, Казанда тулысынча хәләл кибетләр ачыла башлады. Ләкин алар әлегә бик аз...

– Хәләл ризык белән генә сәүдә итүче кибетләр аз. Аларны бармак белән генә санарлык. Югыйсә, ихтыяҗ да бар кебек. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклаучы милләт. Дәү әни, дәү әтиләребез кечкенәдән хәләл ризык ашарга кирәк дип үстерде. Харамнан сакланырга боерды. Яшьләр колагына ул барыбер керә. Хәләл кешене кеше итә. Адәм баласы харам ашаса, асылын югалта. Аллаһы Тәгалә безгә биш әйберне харам кылган. Беренчесе: дуңгыз ите, чучка белән бәйле бөтен әйберләр. Дуңгыз тиресеннән эшләнгән куртка киеп, каеш буып йөрү дә харам. Икенчесе: үләксә ите. Моңа ток суктырып үтерелгән яисә үлгән кошлар һ.б. керә . Өченчесе: Аллаһы Тәгаләнең исеме белән (ягъни бисмилла әйтеп) чалынмаган кош-корт һәм терлек ите, чөнки хайванның да җаны бар, аны дөрес итеп чыгарырга кирәк. Ата-бабаларыбыздан килгән мал чалу йолаларын төгәл үтәү зарур. Дүртенчесе: ерткыч хайваннар харам кылынды. Мәсәлән, төлке, аю, бүре яисә еркыч кошларның итләре. Бишенчесе: кан. Нишләп аракыны атамадыгыз диярсез? Хәмер, исерткеч әйберләр  дә харам кылынды. Хәләл төшенчәсе ит продукциясенә генә түгел, ә ипигә дә кагыла. Әйтик, маргаринда хайван майлары булырга да  мөмкин. Хәзерге вакытта желатин мәсьәләсе бик актуаль...  Бервакыт безгә хәләл кәнфит ясарга теләк белдергән эшкуар килгән иде. Хәләл киң төшенчә, ул ризыкны гына түгел, сервис, хәтта яшәү рәвешен дә колачлый.

– Ирек хәзрәт, сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?

– Безгә сезонына карап мөрәҗәгать итәләр. Җәй көннәрендә килүчеләр юк диярлек, ә менә көзгә, язга таба мөрәҗәгатьләр күбәя. Елына күпме икәнен  төгәл әйтә алмыйм. Тик шунысы ачык: мөселман продукциясе белән эш итәргә теләүчеләр саны елдан-ел арта гына бара. Россия төбәкләрендә гомер итүче татар эшкуарлары Самара, Ижау, Удмуртия, Чуашстан якларыннан килеп мәгълүмат алып китәләр.

– Универсиада вакытында “Хәләл” аш бүлмәсе эшләде, кунаклар кәнәгать калды дип беләбез...

– Былтыр дөньяви вакыйгада катнаштык. Универсиадага килгән кунакларга хәләл табын әзерләдек. Ә ашчыларга, андагы хезмәт күрсәтүчеләргә махсус курслар оештырдык. Россия ислам институты да ярдәм кулы сузды. Мөселман эшкуарларын, кибетләрдә хезмәт күрсәтүчеләрне, технологларны, товар белгечләрен биредә укытабыз. Универсиадага яхшылап әзерләндек. Хәләл шартларны үти алырлык команда тупладык. Эшне киенү, исәнләшүдән үк башладык. Универсиада Татарстанны дөньяга танытучы вакыйга иде бит. Калын дәфтәребез уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре белән шыплап тулды.

– Эшкуарлар күзлегеннән караганда, чиста хәләл кибет тоту бигүк отышлы да түгелдер?

– Бу җәһәттән, кызганыч ки, бер проблема бар. Кемдер кибеттә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке булмаса,  сатып алучылар кими дип белдерә. Әмма  хәзерге вакытта яшьләребезнең аңы үсештә. Арабызда мөселманнар да күбәя, димәк, ихтыяҗ арта дигән сүз. Бу юнәлештә зур эшчәнлек алып барырга тырышабыз. Күп нәрсә адәм балаларының менталитетыннан да тора бит. Хәләл белән харамны аермаучылар да җитәрлек...

– Кафе, рестораннар мәсьәләсенә килгәндә, хәлләр ничегрәк?

– Анысы тагын да катлаулырак. Хәзерге вакытта Казанда 350-400ләп кафе эшләп килә. Монда харам ризыклар да, хәләле дә бергә. Ә безнең  исә төгәл позициябез бар. Туклану ноктасында харам әйбер куелган икән, ул оешмага берничек тә хәләл дип әйтеп булмый. Күп кафеларыбыз аракы, дуңгыз белән сату итә. Берничә саф кафе бар-барын. Алар безнең сертификатны алган. Анда милли гореф-гадәтләребезгә бәйле ризыклар тәкъдим ителә. Милли колоритны саклыйлар. Үзегез дә яхшы беләсез: әле күптән түгел генә II Республикакүләм ифтар узды. Анда да безнең оешмаларыбыз катнашты. Кафеның җитәкчесе башка милләттән: әзербайҗан, үзбәк, кыргыз һ.б. Ул әле безне кәнәгатьләндерми. Без анда хәләл генә ашаталар дип чын күңелдән ышана алмыйбыз, чөнки биредә әзерләнә торган ризык бездәге таләпләргә туры килмәскә дә мөмкин. Бездә дүрт мәзһәб бар. Без хәнәфи мәзһәбенә керәбез. Малайзиядә дә мөселманнар бик күп. Анда алар креветка, диңгез ризыклары ашый. Ул аларга рөхсәт ителә, чөнки шул мохиттә гомер итәләр. Безгә исә ул мәкруһ (хупланмаган ) санала. Без әнә шул нечкәлекләрне белеп эш итәргә тиеш.

– Россия Бөтендөнья cәүдә оешмасына керде. Бу хәләлгә “сукмыймы”?

– Бик күп товар читтән кертелә. Алар үзебездә җитештерелгәнен кысрыклый. БСОга без бары тик хәләл продукция белән генә каршы тора алабыз. Безнең халык инде генетик модификацияләнгән “Буш ботлары” ашамый. Шуңа күрә эшкуарлар, фермерлар хәләл продукция җитештерергә тели икән, безнең комитетка мөрәҗәгать итә ала. Аларның үз эшләрен җәелдерергә этәргеч бирәбез. Мамадыш, Буа, Тәтеш якларыннан еш мөрәҗәгать итәләр. Чөнки хәләл ул сыйфат билгесеннән дә югарырак. Ул Аллаһы Тәгаләнен бренды дия алабыз. Мондый тамга сугылган ризыкны бер дә шикләнмичә өстәлегезгә куя, ризыклана аласыз.

 


Мөршидә КЫЯМОВА

intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана