Ата тәрбиясе җитми, яки Казанда Ата-Ватан паркы булачак

08 сентябрь 2014 ел 10:42
Дөнья фәйләсүфләре һәм фикер ияләре Россияне патернализмда гаепләсәләр дә, соңгы дәвердә ата сүзе, ата абруе дигән төшенчәләр һәм принциплар зәгыйфьләнде. Табиблар армиягә барырлык егетләр юк бит хәзер, дип чаң суккан дәверләр дә булып алды, чөнки мәктәптә ир-ат укытучылар җитешмәде, гаиләдә дә ир-ат тәрбиясе икенче планга күчте.
Эмансипациягә тиенгән хатыннар исә йә ирен куенына бөтереп тыкты, йә баласын ялгыз гына үстерде. Ә бит безнең татар халкында тәрбия барышында “әтиеңнән сорарбыз, атаң нәрсә әйтер бит әле”, диебрәк яшәгәннәр. Өлкәннәр сүзе, бигрәк тә әти фикере, канун буларак кабул ителгән. Аның белән һәрвакыт исәпләшкәннәр.
 
Бу – табигый һәм дөрес тә! Хуҗа кеше бер генә булырга тиеш. 2014 ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Милли йолаларны кайтару елы дип игълан ителде. Мөселман һәм төрки халыкларның бездә дә табигый рәвештә яшәп килгән шушы күркәм традициясе, һичшиксез, яшәргә һәм үстерелергә лаеклы.
 
Ата сүзе, ата тәрбиясе, ир-ат абруеның тормышыбызда юкка чыга баруы җәмәгать эшлеклеләрен дә борчуга сала. Казан каласында Ата-Ватан дигән парк булдыру идеясе дә юктан гына тумагандыр. Үзенең үтемле үгет-нәсихәтләре белән дан тоткан, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина шәһәребездә яңа парк булдыру эшен башлап җибәрде.
 
- Ата-Ватан паркын булдыру идеясе минем күңелемдә күптән йөри иде инде, – ди Әлмира Әдиятуллина. - Шулай бер көнне иртәнге намаздан соң башыма бер фикер килә. Ватан сүзе ата сүзе белән янәшә яралган бит. Ватан-Ана дибез, ләкин Ватан-Ата дигәне дә була ала бит әле! Җәмгыятьтә ир ат – Ата барлыгы безнең бөек Аллаһы Раббыбызның бер хикмәте бит ул. Динебездә ир-ат хатын-кыздан бер баш өстен дигән хакыйкать тә яши. Атаның кыйммәтен күтәрү хәзерге вакытта бигрәкләр дә кирәк. Күреп торасыз: бүген ир-атларыбызның хәлләре бик мөшкел, дәрәҗәләре түбән төшеп китте. Бу күренеш мине бик борчуга сала. Киләчәкне якты итеп күрергә теләсәк, без - хатын-кызлар ирләрнең абруен күтәрергә тиеш. Ата-Ватан бакчасы булдыру йөрәкне җилкетә торган бер талпыныш булды.
 
Әлмира ханым шушы гозерен хат итеп Казан мэры Илсур Метшинга да юллаган. “Бөтен дөнья татарларының өметле карашы безгә төбәлгән. Аларның Татарстанга килгәч, очрашып бер-берсе белән сөйләшеп йөрергә үз урыннары булырга тиеш”, дигән юллар Казан башлыгын да битараф калдырмаган, күрәсең. Идея Казанның шактый оешмаларында зур кызыксыну уятырга да өлгергән. Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин исемендәге урамдагы “Яңа өйләнешүчеләр паркы”н кулай дип тапкан җавап хаты да үзен озак көттермәгән. Әлмира Әдиятуллина бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны да җәлеп иткән. Хәзерге вакытта Ата-Ватан паркының символы, анда нәрсәләр урнаштырылачагы турында фикер алышулар бара.
 
Киләчәктә милләттәшләребезнең очрашу урыны булачак бакчада атаклы шәхесләребезнең – илаһият галимнәренең, мәгърифәтчеләрнең, шулай ук, тарихыбызда тирән эз калдырган мәшһүр хатын-кызларның сыннарыннан оештырылган аллея дә булачак, ди идея авторы.
 
Ата-Ватан паркын киләсе елга ачарга ниятләп торалар. Бакчага юкә агачлары утыртылачак икән. Шулай ук дөньяның төрле тарафларында гомер итүче татарларның да паркка агач үсентеләре алып килеп утыртуы күздә тотыла. Шул рәвешле һәр илдән килгән татарларның биредә үз почмагы булдырылачак.
 
“Ата Ватан” бакчасын төзү Казанга – Татарстанга карап, каңгырып яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, дуслаштыру һәм бергәлегебезнең бер стратегик трамплины – планетар биеклеге булачак”, - дип саный Әлмира ханым.
 
Мөршидә КЫЯМОВА,
intertat.ru
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана