Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

14 октябрь 2014 ел 09:17

Милләтара һәм динара дуслык-бергәлек гомер-гомергә Татарстанның «визит карточкасы» саналды. Казан Кремле территориясендәге «Кол Шәриф» мәчете белән Благовещенск соборының үзара янәшә басып торуын да без милләт-дин дуслыгы-татулыгының бер символы дияргә яратабыз. Ә гади халык тормышында бу дуслык нидә чагыла? Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр белән без шул хакта сөйләштек.

– Динара дуслыкның тагын бер мисалы дип көндәлек яшәешебезне китерер идем. Үзара хөрмәт, ярату ул ниндидер һәйкәлләрдә түгел, ул безнең бер-беребезгә булган дустанә мөнәсәбәттә чагыла. Иңгә‑иң яшәп, тыныч тормыш төзегәнбез икән – нишләп әле аны мисал итеп китермәскә? Иң мөһиме менә шул, ә калган нәрсәләр барысы да икенчел күренеш. Чынлап торып уйлап карасаң, кешелек җәмгыяте өчен ул зур бер байлык.

Сораштырулардан билгеле булганча, татарлар Әзәрбайҗан, Кавказ халыкларына караганда русларны якынрак күрә икән, гасырлар буе күрше яшәгән русларны үз гаиләләре әгъзалары сыман тоялар. Димәк, бездә үзара тынычлык дию ул ниндидер чаралар барышында әйтелгән бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз. Аны исә сакларга, кадерен белергә кирәк.

– Үзара килешеп яшәү һәм тынычлык, димәк, беренче чиратта безнең үзебездән башлана.
– Әлбәттә. Без беләбез, милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан юл ала. Шулай булгач, җәмгыятьтә булган атмосфера өчен һәр кеше бердәм җавап бирә. Нәрсә дә булса әйтер алдыннан, кемгә дә булса бер караш ташлаганчы, социаль челтәрләрдә нәрсәдер язганчы, иң элек мин бу гамәлем белән кемнәрдер арасында каршылык тудырмыйммы, кемнедер мыскылламыйммы дип уйларга кирәк. Үз сүзе, үз гамәле өчен һәркем үзе җавап бирә. Дини сугышлар иң әүвәл шул шовинистик анекдот аркасында башлана да инде. Чукчадан, чуваштан, үзбәктән көлеп-мыскыллап, татулык нигезен какшата башлыйбыз. Интернет шартларында аеруча сак булырга кирәк, чөнки социаль челтәрләрдәге битләребез үзенә күрә бер мәгълүмат чарасы булып тора, нинди кеше, нинди һөнәр иясе булуыңа карамастан, әйткән фикерең шунда ук тарала.

– Рөстәм хәзрәт, дәүләт югарылыгындагы сәясәткә килсәк, бу юнәлештә нинди чаралар-программалар гамәлгә ашырыла?
– Республикадагы динара тотрыклылык ул Аллаһы Тәгаләдән килгән сәләт кенә түгел, дәүләт һәм иҗтимагый институтларның даими эш алып барулары нәтиҗәсе дә. Бездә беркайчан да теге яки бу дингә өстенлек бирелмәде. Шул ук Болгар музей-тыюлыгы белән Свияжск шәһәрчеген генә алыйк. Аларны төзекләндерү икесе дә бер үк вакытта, бер үк шартларда бара. Бу очраклы гына күренеш түгел, җәмгыятьтә үзенә бер төс, атмосфера тудырылсын өчен махсус шулай эшләнә. Шуның белән без православие һәм ислам диненә булган мөнәсәбәтнең бердәй булуын күрсәтергә тырышабыз. Безнең республика Россиядә балаларны конфессияара билге буенча бүлеп укытмый торган сирәк төбәкләрнең берсе булып тора. Белүегезчә, хәзер мәктәпләрдә дөньяви этика нигезләрен, дөнья диннәре нигезләрен йә булмаса теге яки бу конфессия, әйтик, православие, ислам дине нигезләрен укытырга мөмкин. Ә бездә исә мәктәпләр дөньяви этика нигезләрен яисә дөнья диннәре нигезләрен генә сайлап укыта.

Мәктәп җәмгыятьне ныгыту урыны, анда бердәм укыту булырга тиеш. Балаларына дини белем алдыру, дини традицияләр нигезендә тәрбияләү өчен ата-аналарга, нинди милләттән булуына карамастан, бөтен шартлар да тудырылган. Аның өчен мәчетләр дә, чиркәүләр дә, башка дини оешмалар да җитәрлек бездә. Дин нигезләрен без мәктәптән түгел, гаиләдән, әби-бабайлар тәрбиясе үрнәгендә алырга тиешбез. Дәүләт югарылыгында бөтен дин кешеләренә дә караш бертөрле. Берәү дә минем ирегемне кысалар дип зарлана алмый бездә.

Республикада яшәүче православие һәм ислам дине вәкилләренең үзара дус яшәргә омтылуларына тагын бер мисал. Узган елның ноябрь аенда берничә районда чиркәүләрне яндыру очрагы булды. Шул вакытта дәүләт структураларыннан ярдәм килгәнче үк иң беренче булып бәлагә таручыларга мөселманнар булышлык күрсәтте. Кемдер үзе китереп бирде акчаны, кемдер икенче берәүләр аша тапшырды ярдәмен. Хәтта Мәскәү мөселманнары да читтә калмады бу эштән. Чиркәүләрне торгызуда мөселманнарның да өлеше күп булды. Күптән түгел генә мин Чаллыда булдым. Анда бөтен халык мәчет белән чиркәү төзелешенә акча җыйды. Хәйрия чаралары кысаларында шәһәр мэры үзе дә кабул итүләр оештырды. Анда җыелган акчаны бер тартмага тутырдылар да килеп чыккан сумманы икегә бүлделәр. Җыелган акчаның яртысы чиркәү, яртысы мәчет төзелешенә бүлеп бирелде.

Моны без ниндидер бер уникаль күренеш итеп кабул итмибез, чөнки ул һәрвакыт шулай булды, ул безнең каныбыга сеңгән. Гасырлар буена без бергә яшәдек, бер үк юлны үттек, шул рәвешле динара тотрыклылыкның нигезен булдырдык. Әйе, ул нигез бар, әмма ул какшарга да мөмкин. Нигез ныклыгын саклар өчен максатчан рәвештә һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш. Менә шул мизгелне югалтсак, – ә аны югалту бик тиз, – шул ук Украинадагы, Сириядәге хәлләргә юлыгырга мөмкинбез. Без күптөрле дибез, иң мөһиме – шул күптөрлелектә бердәм булып калу. Коръәндә шундый юллар бар: «Әгәр дә Аллаһы Тәгалә теләсә, Ул сезне бербөтен кабилә итеп яратыр иде», әмма «Без сезне, бер-берегезне танып белү өчен, кабиләләр һәм халыклар итеп яраттык».

– Диния нәзарәте, Татарстан митрополиты каршында эшләүче яшьләр белән эшләү бүлекләре бу өлкәдә активлык күрсәтәме?
– Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополитының яшьләр белән эшләү бүлекләре, яхүди һәм католик җәмәгатьчелеге белән берлектә, «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында велоузыш үткәрде. 15 сентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең кече залында төрле конфессиягә караган яшьләрне берләштерә торган брейн‑ринг узды. Болар күбесенчә символик мәгънәгә ия, әмма шундый акцияләр, флэшмоблар артында шул ук дини бердәмлекне булдыра торган атмосфера тудырыла. Бу айсбергның өске өлеше генә, төп эшне безнең һәрберебез үзе эшли. Ике‑өч атна элек кенә Татарстан митрополитында төрле конфессияләрнең яшьләр белән эшләү бүлекләре вәкилләре, мөселман яшьләре союзының очрашуы булды. Без анда алга таба системалы рәвештә уздырылырга тиешле төрле уртак эшләр планын төзедек, хәзер аларны гамәлгә ашыру чаралары турында уйланабыз. Алда әйткәнемчә, үзеннән-үзе, ниндидер бер инерция белән бара дип, бу өлкәдә тик утырырга ярамый, һәрдаим хәрәкәттә-эштә булу кирәк.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, "Шәһри Казан"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана