“Хәләл” диләр дә ул...

14 октябрь 2014 ел 09:36

Хәләл ризык белән тукланам диючеләргә хәзер бернинди дә каршылык юк. Кибет киштәләрендә ит ризыкларының да төрлесе бар. Мөселманнарга хөрмәт йөзеннән аларны хәрамнан аерым тотарга да, хәләл ит өчен махсус пычак кулланырга да өйрәнделәр. Капкалап алыйм дисәң дә, Казанда да андый кафе-рестораннарга кытлык юк, сәфәрчеләр дә юл буенда хәләл кафеларны очрата ала. 

”Хәләл” икән, кануннары да тулысынча үтәлсен иде...     

Икътисадның, ихтыяҗ тәкъ­дим­не тудыра, дигән гап-гади формуласы бу өлкәгә дә кагыла. Мөселманнар саны арткан саен, ислам дине кушкан ризыклар белән туклану урыннары да барлыкка килми тормый. Алар бар, әмма аларга ышану-ышанмау соравы да бар. Без шушы сорауны ачыклап карарга булдык. Га­дәттә, “хәләл“ дип языла икән, кулланучы аңа ышана. Шикләнә икән, сатучыдан төпченә. Мәсә­лән, хәләллеген раслаган документларны сорый ала. Бу – гап-гади эш, әмма һәрберсенә ышанырга ярамый дип кисәтәләр. 

Кем иренми, шул “хәләл“дип яза

Россиядә алты “Хәләл” комитеты эшли. Алар Казан, Уфа, Мәс­кәү шәһәрләрендә, Кавказ республикаларында эшли, һәркайсы­сы үзаллы оешма. Казандагы “Хәләл” комитеты Татарстан Диния нәзарәте каршында эшли. Аларның сүзләренчә, башкалада комитет сертификаты белән эш итүче туклану урыннары ул  – “Азу” рестораны, “Киш-миш”, “Хөррият”, “Лалә” кафелары. Әле тагын төрекләр тоткан “Софра кебаб”, “Барбекю”, “Ярдәм” мәчетенең имам-хатыйбы Илдар Баязитов оештырган “Рәйхан” кебек кафелар “Хәләл” тамгалы сертификатны алыр өчен чират тора. Әмма башкалада ярый, йөз булмасын, кимендә 50 хәләл кафе бар.

“Республика буенча хәләл ризык белән туклану урыннары шактый. Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмәдә дә шул ук хәл. Аларның төгәл санын әйтә алмыйбыз. Бездә бары хәләл сертификатлы булган кафе, рестораннар гына исәптә тора. Алар безнең тарафтан тикшерелгән, димәк, мөселманнарга да, башка дин кешеләренә дә анда ашарга ярый, дип ышандыра алабыз, – дип сөйләде безгә “Хәләл” комитеты хезмәткәре Алмаз хәзрәт Сәлахов. – Ләкин бүген ирен­мәгән кеше барысы да “хәләл” дип яза, бу – үзенә күрә бер маркетинг алымы. Клиентларны чакырып китерү өчен менә дигән ысул. Әмма “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Канунда эшмәкәр, җитештерүче ниндидер сыйфат билгесе, термин куллана икән, аны исбатларга тиеш дип язылган. Димәк, сертификат алырга кирәк.

Кайберәүләр үзләрен хәләл дип атый, ә менә сез итне кайдан алып килгәннәрен беләсезме? Тикшергәнегез бармы? Күптән түгел комитет белгечләре, хәзрәтләр волонтерлар белән Казандагы хәләл ризык ашаткан урыннарны әйләнеп чыкты. Кызганыч, үзләрен хәләл дип танытканнар арасында хәтта гап-гади ветеринария хезмәтеннән алынырга тиешле документлар булмавы яки срогы чыкканы ачык­лана.

Мәсәлән, барыбыз да “Сөем­бикә”не беләбез, анда тукланабыз. Сорагач: “Сыер, тавык ите дә, барлык ингредиентлар да хәләл”, – дип әйтәләр. Әмма кафеларында бер җиргә дә “хәләл“ дип язылмаган. Хуҗалары намаз да укый, хаҗга да барган кеше, аларга ышанабыз. Әмма һәр кешегә “без намазлы” дип әйтеп йөрү мөмкин түгел. Ә комитет тамгасы булса, үзләренә дә, килгән кешеләргә дә уңайлы”.
 
Сертификат алырга чират тормыйлар

Шулай да үзләрен “хәләл“ дип атаганнар комитеттан сертификат алырга ашыкмый. Аларның күпчелеге моның түләүле процедура булганын һәм аннан артык файда күрмәвен әйтә. Халык болай да ышана бит, “чегән” почтасы яхшы эшли. Сүз уңаеннан, сер­­тификат бәясен берсе дә әйт­мәде, ул комитетның рәсми сайтында да күрсәтелмәгән. Әмма “Хәләл” комитеты вәкил­ләре аның өстенлекләре күбрәк дип саный һәм сертификат алмаган кафе хуҗалары белән аңлату эшләрен алып барганын әйтә.

“Безнең максат – хәләл кафе оештыручыларны  шушы сертификатны алырга өндәү. Бездән алалармы, әллә Мөфтиләр шурасы каршында эшләүче комитеттанмы, яки Уфаданмы – мөһим түгел, андый стандартка туры китереп эшләү бар яктан да файдалы. Сөйләшүләр алып барабыз. Мөхтәсибәтләр белән аралашабыз, алар да үз чиратында дәгъват эшләрен оештыра,  – дип аңлатуын дәвам итә Алмаз хәзрәт. – Сертификатны түләп алуга килгәндә, без коммерцияле оешма түгел, Татарстан Диния нәзарәте кул астында эшлибез. Акча эшләү максаты юк. Анда зур акча түлисе түгел. Ул акча тик­шерү уздырган белгечләрнең юл чыгымнарын капларга, ислам, хәләл турында аңлатучы лекция-факультативлар оештыруга, ка­фе-рестораннарга реклама ясауга, аларны хәләл ит җи­теш­те­рүчеләр белән таныштыруга, килештерүгә кулланыла. Безнең тарафтан да чыгымнар бар.

Сертификат бирелде, инде шуның белән вәссәлам түгел. Квартал саен чакырылмаган кунак буларак килеп, иттән башлап алъяпкычларның чисталыгына  кадәр тикшерәбез. Хәләл икән, бар яклап та ялт итсен дибез. Тамгага эше дә туры килсен. Кеше килә, безнең тамганы күрә дә курыкмыйча ашый ала. Шик калмый, чөнки бу – сыйфат тамгасы. Кафе хуҗаларына да иркенләп эшләргә мөмкинлек бар. Казанда узган рейд вакытында кафеларга килеп керәсең – төрле реакция була: кемдер берсүзсез документларны күрсәтә, ә кемгәдер бу ошамый. Уртак тел табарга тырышабыз. Сөйләшүләрдән соң кемдер хәләл дигән язуларын алды, чөнки хаталарын таныды. Кемдер безгә килеп гариза тутырыр өчен бланклар алып китте”. 

Безгә ышаналар, алдамыйбыз

Казандагы “Сәидә” кафесы эшли башлавына бер ел, аның “Хәләл” комитеты тарафыннан би­релгән сертификаты юк, әмма бирегә кешеләр танышларыннан, анда ризык хәләл, дигән сүзләр ишетеп килә. Кафе хуҗасы Сылу Үтәгәнова әйтүенчә, хәләллек өчен алар Аллаһ каршында җавап тота. “Без ачылганда тиз арада бу кадәр күп кеше йөри башлар дип уйламадык та, шөкер, тик торган юк, бинаны зурайтырга исәп­либез. Килүчеләр арасында, хә­ләлме, дип сораучылар шактый, мин моңа куанам гына. Даими төшке аш ашарга килүче берничә рус кешесе бар. Әле беркөнне генә берсе икенчесенә: “Халяль – это знак качества”, – дип аңлатып торды. Алар безнең ризыкларны тәмләп ашый, – дип сөйләде ул безгә. – Без “Хәләл” комитеты белән таныш, җитди итеп эшлим дисәң, клиентлар өчен ышанычлы булсын дисәк, аны алырга кирәктер. Әмма кафега килүчеләр безгә ышана. Без үзебез дә хәләл генә ашыйбыз, намаз укыйбыз. Документлар сорыйлар икән, бирәбез, яшерер караңгы га­мәлләребез юк. Без итне белгән кешедән алабыз, ул да намазлы.
 
Ул малларны үзе карап тәрбияләп үстерә. Дөрес, тавык итенә килгәндә, сораулар күп, аларны автоматик рәвештә чалу дөрес түгел, аның хәләллеге югала. Һәрбер тавыкны ислам кушканча чалырга кирәк. Әмма зур җитештерүдә бу ничек оештырылганын әйтә алмыйм, барып караганым юк. Тавыкларга нәрсә ашатканын да белмим. Әмма без алганнарында “Хәләл” комите­тының мөһере бар. Димәк, алар тикшергәннәр, мөселманнарга яраклы булуы өчен алар җавап бирә, без түгел. Хәләл ризыклар тәкъдим иткән кафелар күбрәк ачылсын иде. Күңелле бит! Бездән ерак түгел шулай ук кардәшләр кафе ачып эшли, аларның да, безнең дә клиентлар кимеми, арта гына”.

Аракы сата икән, итнең хәләллеге – сукыр бер тиен

Тимур Гыймранов – быел җәй Красноярскидан Казанга күче­неп кайткан татар егете. Башкаланы мөселманнарга яшәр өчен уңайлы шәһәр дип саный, чөнки адым саен хәләл кафелар бар, ди ул. “Мин дусларның сүзенә ышанам, комитет тамгасы булса, тагын да яхшы, ышанычлырак. Ми­ңа кафеда чисталык та мөһим. Кызларның башында яулык бармы, юкмы, аңа да игътибар итәм. Төрекләргә ышанам, алар ялган ит сатмый”, – дип, фикерләре белән уртаклашты.

Казандагы хәләл ризыклар белән сыйлаган кафеларның күп­челеге үзбәк ашларын тәкъдим итә. Андыйлар адым саен. Ә менә хәләл, әмма татар ризыклары пешергән урыннарны юл буенда очрату авыр. Баумандагы бер кафеда өчпочмак белән өлешләрне хәләл дип ашаталар ашатуын, сорасаң да: “Ризык авылдан алып киленгән, татарлардан сатып алынган. Хәләл иттән пешерелде”, – ышандырып әйтәләр. Ә киш­тәләрендә аракы, коньяк тезелеп тора, теләгән кешегә салып бирәләр. Менә бу ризык хәләл булса да, анда ашау инде хәрам булып санала. Кайсыбер төрек кафеларында да шул ук хәл, кальян да сатыла. Хәләл икән, тулысы белән кануннар үтәлсен иде. Тегесенә дә, монысына да ярыйм дип эш итү дөрес түгел. Шулай да хәләл рейд уздыручы Алмаз Сәлахов: “Хәмер саткан, кальян саткан хәләл кафелар бар дип әйткәннәре булды, ләкин без андыйларны очратмадык”, – ди. Хәер, ахыр чиктә, комитет яки тикшерүчеләр алдында гына җавап тотасы түгел бит.   
 Римма Бикмөхәммәтова
(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2014/)

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана