Зәкят, гошер, фитыр, фидия, кәфарәт сәдакаләре, алардан кала тагын нәфел сәдакаләр – аларның кайсы кай очракта таратылырга тиеш һәм әлеге хәер-сәдакаләрнең барысын да бирү мәҗбүриме? Шулар хакында без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
– Намаз турында күп сөйлибез һәм күп беләбез, ә менә зәкят хакында мәгълүматыбыз аз. Аллаһы Тәгалә кешеләрне бу дөньяга бар итте, әмма аларны тигез итмәде – бар байлары, бар ярлылары. Хакыйкатьтә байлык Аллаһныкы. Ул аны безгә биргән һәм кыямәт көнендә без Аның каршында булган малыбызны ничек кәсеп итүебез, аны ничек куллануыбыз турында хисап бирәчәкбез. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, кыямәт көнендә кеше аннан дүрт төрле нәрсә соралганчы аягын да атлый алмаячак, шуның берсе – малны ничек кәсеп иттең һәм малны кайда кулландың? Акчаны җиңел генә табу, әйтик, берникадәр суммаңны кешегә биреп торып, аны күпмедер вакыттан берничә процентка арттырып кайтару динебездә олы гөнаһ санала. Акча хәләл көч белән табылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә сиңа хәләл кәсеп белән акча, мал биргән икән, Ул синнән шул малның ике ярым процент, ягъни кырыктан бер өлешен зәкят бирүне таләп итә. Әмма ләкин бөтен мал түгел, ул күбесенчә алтын-көмеш, сәүдә малларына кагыла.
– Димәк, зәкят түләү өчен күпмедер байлыгың булу зарур?
– Әйе. Аны түләүнең билгеле бер шартлары бар. Беренчесе – ул кешенең көндәлек тормышын тәэмин итәр өчен кирәк булган акчадан яки мөлкәттән алынмый. Икенчесе – ел дәвамында билгеле бер мөлкәткә, акчага (нисабка) ия булу. Ягъни мәсәлән, кешенең билгеле бер байлыгы булырга тиеш. Зәкят түли башлауның минималь микъдары, икенче төрле итеп әйткәндә, нисабны акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. 85 грамм алтынны аның бәясенә тапкырлыйбыз да, шул алтын хакын, ягъни шуңа бәйле рәвештә нисабның күләмен ачыклыйбыз. Хәзерге вакытта ул якынча 120 мең сум. Әгәр дә кешенең алтын-көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме нисабтан (120 мең сум) арта икән, ул бу мөлкәте суммасының 2,5 процентын зәкят итеп түләргә тиеш. Мисал китереп әйткәндә, бер миллионы булган кеше аның 25 меңен зәкят итеп бирергә тиеш була. Дини гыйлем булмау аркасында без зәкятнең мәҗбүри булуын аңламыйбыз. Шуңа да Пәйгамбәребез (с.г.в.) дини гыйлем алу һәр мөселманга да фарыз дип әйтеп калдырган. Дин гыйлемең җитеп бетмәсә, Диния нәзарәте каршында «Зәкят» фонды эшләп килә, анда барсаң, сиңа күпме зәкят түләргә тиешлегеңне исәпләп бирәләр.
– Зәкят түләүнең билгеле бер вакыты бармы?
– Зәкят ел саен түләнеп барырга тиеш. Әгәр дә мөлкәтең нисабтан артып китә икән, шулай ук бер ел (ай календаре белән) вакыт үткәч тә булган байлыгың нисабтан ким булмаса, зәкят түләнә.
– Гошер сәдакасе нәрсә?
– Гошер ул – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Көз көне һәрберебез диярлек бакчасыннан уңыш ала. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә тиешле гамәл булып тора. Гошер – су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү. Тирә-юнебездә фәкыйрьләр, ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, ятим-ятимәләр, шәкертләр белем ала торган мәдрәсәләр барлыгын истә тотып, аларга да өлеш чыгару тиешле.
– Фитыр сәдакасе һәм фидия турында да аңлатып китсәгез иде.
– Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака, ягъни мәсәлән, Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түли. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза тота алмаган көннәр өчен фидия күләме – һәр көн өчен 150 сум. Сәдака күләмнәре Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләренә таянып һәм агымдагы елда он, хөрмә һәм йөзем бәясенә карап билгеләнә. Белүегезчә, Рамазан аенда фитыр сәдакасе билгеләнә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә тиеш. Быел фитыр сәдакасе күләме 50 сум иде. Югарыда санап кителгәннәр барысы да фарыз һәм вәҗиб сәдакаләр санала. Алардан калганнары инде нәфел сәдакаләре. Нәфел сәдакасен бирсәң – савап, бирмәсәң, гөнаһ түгел, анысы ирекле.
– Равил хәзрәт, кәфарәт сәдакасе дигәндә нәрсә күздә тотыла?
– Әгәр дә берәү «валлаһи» дип берәр нәрсә вәгъдә итеп Аллаһ белән ант итсә, аны үтәмәсә, кәфарәт кылырга тиеш була. Моның өчен йә ун фәкыйрьне ашатырга, яки киендерергә тиешсең. Мөмкинчелегең булмаса, өч көн ураза тотасың. Бу шулай ук мәҗбүри үтәлергә тиешле гамәл. Бу урында зәкят сүзенең гарәпчәдән «чистарыну» дип тәрҗемә ителүен билгеләп үтәсем килә. Зәкят түләп, кеше байлыгын мал-мөлкәт туплау белән бәйле хаталардан арындыра, күңелен саранлык дигән нәрсәдән чистарта. Кыскача гына итеп әйткәндә, байлыгыңны һәм күңелеңне чистарта. Гомумән, сәдака биреп, малым кими дип куркырга кирәкми, киресенчә, Аллаһ ул малны пакьли һәм арттыра. Моңа дәлил итеп бер хәдисне китерәсем килә – «Бәндәнең тәгаме сәдака бирүдән кимемәс».
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, "Шәһри Казан"