Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан саклау. Чөнки тәһарәт һәм госел алу, намаз уку, ураза тоту, зәкәт – инсанның чисталыгын тәэмин итүче кораллар. Димәк, бөтен гыйбадәтләрне терапия буларак билгеләргә дә мөмкин.
Кайбер авырулар исә микроблар белән бәйле түгел, ә рухи функцияләрнең һәм яшәешнең пычрануына кайтып кала. Җан белән тән арасында аерма булганда, кайвакыт рухи тормыш какшый башлый һәм ул кешенең тән саулыгына тәэсир итә. Иман – кешенең җан һәм йөрәк чисталыгы дигәнне аңлата. Кеше Аллаһка инану белән үзен башка нәрсәләрдән арындыра.
“Америка табиблары һәм хирурглары берләшмәсе” әгъзасы доктор Гарольд Гейн уртача 44 яшьтә булган 176 ирне тикшергән. Боларның яртысы нерв киеренкелеге булган өч авырудан интегүчеләр икән. Алар йөрәк кагуы, язва һәм кан басымының югары булуыннан зарланган.
Әгәр Аллаһ үзенең чиксез байлыкларыннан кешегә ниндидер чыганак бирә икән (сәламәтлек, күңел тынычлыгы, белем, хикмәт, алдынгы карашлы фикер һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинчелекләр), җирдәге беркем дә моны туктата алмас. Әгәр берәрсенә мөмкинчелек бирмәсә, беркем дә бирә алмас (Фагтыйр: 2).
Психологлар күңел белән бәйле авыруларны дәвалауда һәм алардан саклануда иманның иң мөһим фактор булуы хакында сөйли. Гарвард университетының фәлсәфә профессоры Уильям Джеймс: “Җан сызлануларыннан иң зур дәва – имандыр”, – дигән.
Психолог һәм педагогик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Аллаһка инану, Аңа ышану һәм дога кылу бөтен рухи аврулардан, нерв киеренкелегеннән, куркудан башланган авырулардан котылу һәм аннан саклануның иң зур дәвасыдыр. Бу уңайдан доктор Алексис Каррель болай ди:
– Шуны әйтә алам: намаз – бүгенге көнгә хәтле билгеле булган куәт һәм хәрәкәт чыганакларының иң зурысы. Мин дәвалаган авырулар арасында мондый үрнәкләрне күп күрергә туры килде. Күпме авыру булгандыр, мин аларны дәвалауда уңышка ирешә алмадым. Медицина көчсез булган вакытта намаз ярдәмгә килә һәм кеше авырулардан да тизрәк арына.
Авыру һәм сызланулардан укыла укыла торган дога
Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы Әнәс бине Мәликнең риваяте буенча Рәсүлүллаһ болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул җиргә куй һәм шушы доганы кабатла”.
Бисмилләһи әгүүзү би гиззәт-иллаһи үә кудъратиһи мин шәрри мәәә әҗидү мин уәҗәгый һәәзәә.
Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авырулардан Аллаһның бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 155, 24.10.2014/)