Хаҗны яшь вакытта кылырга кирәк

05 декабрь 2014 ел 12:44

Быелгы хаҗ сәфәрендә бер генә кеше дә юкка чыкмаган, бер генә багаж да югалмаган. Бу хакта 2014 елгы хаҗ сәфәренең тәмамлануы, ә 2015 елгы яңа хаҗ сәфәренең ачылуы уңаеннан оештырылган мәҗлестә сөйләгәннәр иде. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин изге эшләрдә ярдәм иткән оештыручыларга, район мөхтәсибләренә рәхмәтен белдерде.

Салкын зәм-зәм суы эчеп авырыйлар


Кемгә ничектер, минем үземә ерак юлдан килеп, Согуд Га­рәб­станының климатына ияләшеп бетмәгән хаҗиларның сәла­мәт­леге кызыксындырды. Чөнки Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 60-70 процентын өлкән яшьтәге әби-бабайлар тәшкил итә. 1800 хаҗины 15 табиб кына карап бетерә алмый, әлбәттә. Бу өлкәдә ун ел эшләгән Татарстан Диния нәзарәтендәге хаҗ бүлегенең медицина өчен җаваплы җитәкчесе Рамил Хисамов әлеге мәсьәләне болай аңлатты.


– Әлбәттә, табибларга бик авыр, – ди Рамил әфәнде. – Тәү­легенә бер табибка 100 хаҗи туры килә. Әйтик, “ашыгыч ярдәм”­дә эшләүчеләрнең көндәлек авыруларын санасаң, бер табибка егерме авыру кеше туры килә. Монда исә өч-дүрт тапкыр күб­рәк.
Быелгы хаҗга Татарстан Хө­күмәте медикаментлар өчен 700 мең сум акча бүлеп биргән. Ләкин биредән алып киткән дарулар гына җитмәгән. Согуд Гарәб­ста­ныннан да шактый гына медикаментлар алырга туры килгән. “Әлбәттә, анда бәяләр бик кыйм­мәт, – ди табиб. – Әйтик, бездә бер шприц 8 сум, ә анда 50 сум тора”.


Хаҗиларга иң кирәкле дару булып антибиотиклар санала. Чөнки 60-70 процент кеше зәм-зәм суы эчеп салкын тидерә икән. Югыйсә изге чишмә янында ук җылытылганы да бар, ди. Әмма кешеләр анысын бик эчәргә ашкынып тормый, ә салкынына ябыша. Ярый да бит аның чамасын белсә, әмма тамагына, сулыш юлларына салкын тидерә. Табиблар бу хакта килүгә үк кисәтә икән үзе, тик файдасы юк, диләр. Шулай ук “Хәрәм” мәчетендә яланаяк йөреп салкын тидерүчеләр күп икән.


Нинди авыруларга хаҗ сәфәренә бару тыелган?


 Шикәр диабеты, туберкулез, эчәк авырулары белән интегү­челәргә һәм йөкле хатыннарга изге гамәл кылу тыела. Һәрхәлдә, хаҗ юлламасының килешүендә шулай язылган.
– Кайбер хроник авырулар бе­лән интегүчеләр барыбер бара, – ди Рамил әфәнде. – Андый хаҗи­ларга җаваплылыкны үз өсләренә алырга кушабыз. “Әгәр хроник авыруым көчәеп китсә, бөтен чыгымнарны да үзе кап­лыйм, барысын да үзем хәл итәм”, – дип килешүгә кул куйдырабыз. Чөнки безнең хаҗилар бик күп, әгәр һәр кешенең хроник авырулары көчәеп китеп, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, хастаханә­ләргә яткыра башласак, берничек тә өлгерә алмас идек. Аннан фарыз гамәлләрне дә үти алмаячаклар. Шуңа күрә андый авырулар Согуд Гарәбстанындагы хастаха­нәдә дәвалана икән, чыгымнарын үзе күтәрә.


Үлем-җитем очракларын да күз уңыннан ычкындырмаска ки­рәк. Гадәттә, хаҗилар изге җирдә вафат булса, шунда җирләнә. Ә моннан берничә ел элек бер бабай үлгәч, балалары әтиләрен Яшел Үзәнгә алып кайтуны сораган. Хаҗны оештыручылар шулай эшләгән дә.


– Шул вакыйгадан соң ха­җилардан имза ала башладык, – ди Рамил әфәнде. – Кеше ки­ле­шүдә кайда җирләнәсен язып, имза куярга тиеш. Әлбәттә, күпләр изге җирләрдә калу яклы. Бәлки вафат булган бабайның да фикере шулай булгандыр. Ләкин аннан бу хакта соралмаган, имза алынмаган. Вафат булган кешенең җәсәде туган җиренә кайтарылган очракта, иминият оешмасы барлык чыгымнарны да үзе кап­лый. Монда туганнардан бер тиен дә акча соралмый.


Хаҗга баручы унбиш табибны да махсус конкурс аша сайлап алалар икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы алар өчен имтиханнар оештыра. Алар бигрәк беренче ярдәм күрсәтергә оста булырга тиеш. Хаҗ сәфәренә баручы табибларның күпчелеген кардиологлар тәшкил итә. Чөнки климат бик эссе, күпләрнең йөрәк­ләре хәлсезләнә, кан тамырлары кысыла башлый. Аннан хаҗиларның күбесе олы яшь­тәгеләр, анысы да исәпкә алынган. Шулай ук травматолог, педиатр, терапевт, невролог, акушер-гинеколог та бар.
***
Быелгы телевидение журналисты Ләйсирә Фазлыевага да хаҗ сәфәренә бару бәхете елмайган. “Бу шатлыклы хәбәрне ишет­кәч сөендем, әлбәттә, – ди ул. – Әмма самолетка утыргач, үзем­нең әзер түгеллегемне аңлап, кайгыра башладым. Дөрес, Аллаһ каршында гамәлләремне үтәргә әз-мәз әзер идем. Хаҗ сәфәрен оештыручылар махсус укулар оештыру сәбәпле, белем тупладык. Шөкер, фарыз га­мәл­ләрне үтәмичә кайтмадым. Җи­тәкчеләр дә бик өлгер, һәммә­безгә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Шуны әйтәсем килә: хаҗга яшь вакытта барырга кирәк икән. Олыгайгач, хаҗның бөтен гамәлләрен дә үтәп бетерү бик авыр. Чөнки күп йөрер­гә кирәк. Мин әби-ба­байларыбызны бераз кызганып та кайттым. Әмма татар әбиләре­без шулкадәр түзем, сабыр икән. Алар беркайчан да зарланмады”.
АЛСУ ХӘСӘНОВА

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 181, 05.12.2014/)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана