Кеше бик күп иде, бүтән чакта да изге урын бушап тормый икән. Өлкәнрәкләр намазга җыела, бала-чага – дин сабакларына, әхлак дәресенә. Мулла Тәфкил хәзрәт Сафиуллин үзләренеке, балаларга һәм өлкәннәргә сабак бирүче остазбикәне дә читтән чакыртмаганнар. Авылда 40 елдан артык укытучы булып эшләгән Әлфия апа Гыймадиева дин гыйлемен башта үзлегеннән өйрәнсә, укыта башлагач, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә имтихан тотып, укырга кереп кайта. “Шунсыз ярамый иде, халыкка бу юнәлештә төпле белем алган кеше сабак бирергә тиеш дип санадым”, – дип аңлата ул үзенең бу гамәлен. Әйе, бүтән авыллар да үрнәк алырлык мисаллар күп Борындыкта. Район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев: “Бу авылда үз сүзен күзгә карап, ярып әйтә торган кыю, шул ук вакытта булдыклы кешеләр яши, электән шулай булган”, – дип кисәтеп куйган иде. Ә туры яручыга кайсы гына заманда да кыен аз эләкмәгән.
Тарих битләренә күз салсаң, Борындык авылы халкы электән алдынгы карашлы булуы белән аерылып торган. Каюм Насыйри язмаларында XVII гасырда ук инде Борындыкта мәчет-мәдрәсәләрнең гөрләп эшләп торуы, анда атаклы галимнәрнең дәрес бирүе турында мәгълүматлар бар. Иң танылганы – галим-филолог, дин эшлеклесе Мансур Борындыкый. Иң беренче булып Бохарага барып белем алган кеше ул Мансур мулла. Аның балалары да – ил тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләр. Әйтик, оныгы Мөхәммәтҗан Хөсәенов Россиянең беренче мөфтие буларак билгеле. Авыл, район халкы әлеге нәсел белән бүген дә чиксез горурлана. Мансур хәзрәт турында аз гына кыек сүз әйтсәләр дә (аны халык дошманы ярлыгы тагып юк итәләр), яклап төрле дәлилләр китерәләр. Ә моның өчен тарихны барларга һәм белергә кирәк. Соңгы елларда мәчет тарихын җыю, шуларны китап итеп бастыру белән шактый кеше кызыксына. Аларның күбесе – укытучылар.
Борындыкта азан тавышы гасырлар дәвамында тынып тормаган. XIX гасыр урталарында ук ике мәчет булган. Аларның берсе – Ак мәчет 1869 елда төзелә, ә 1938 елда манарасы киселә. Таш мәчеткә 1893 елда нигез салына, 1937 елда аның да манарасын кисеп төшерәләр. Бинаны башта клубка, аннары Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына әйләндерәләр. Мәчет манаралары киселсә дә, халык дин тотудан бизми, намазны, җомга-гаетләрне авылның әле бер, әле икенче йортында кача-поса җыелып укып йөриләр. Монысы да авыл халкының нык холыклы, үз кыйбласыннан беркайчан тайпылмавы турында сөйли.
1991 елда Таш мәчет бинасына манара урнаштырыла, бинаның эче яңартыла. Ул чагында мәчетне яңадан торгызу эшләрендә мулла Барый Гарифуллин башлап йөри. 120 еллык тарихка ия Таш мәчет мәдәни мирас объекты булып исәпләнелә. Ләкин бернәрсә дә мәңгелек түгел, тау комыннан салынган мәчет бинасы да туза, идәннәре чери. 2013 елның җәеннән мәчетне яңарту эшенә керешәләр. Авыл имамы Тәфкил хәзрәт әйтүенчә, башта тәһарәтнамә ясау өчен янкорма сала башлыйлар. Аннары иске бинаның эче-тышы яңартыла. Башланган эш – беткән эш, дип гадәтттә, эшне тәмамлап, иркен сулыш алгач әйтәләр. “Янкорма нигезен казыгач, черек идән-түшәмнәрне сүткәч, куркыныч булып китте, ничек төгәлләрбез, каян акча юнәтеп бетербез дип борчылдык, – ди Тәфкил абый. – Авылдаш егетләр Айдар, Тәүфыйк, Ирек, Рифкат абыйлар гел ярдәмче, киңәшче булдылар”. Тәфкил абый алардан тыш та бик күп кешеләрнең исемен атый. Булышуларын сорап, шактый оешма җитәкчеләренең ишеген шакырга туры килә аңа. Кайберсенә биш мәртәбә барса да, бер тиенлек ярдәм ала алмый. Ә игелекле кешеләр барыбер күбрәк. Ике ел эчендә янкорма да төзелә, мәчет түшәмен заманча иттереп тарттырып эшлиләр, яңартылган идәнгә затлы келәмнәр җәелә, эчке якны такта белән тышлыйлар. Борындыкның Таш мәчете хәзер бик иркенәйгән.
– Бүген районыбызда зур бәйрәм, – ди Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Борындык ул – районыбызның капкасы. Күпме кеше шуның аша уза. Борынгы авылда – борынгы мәчет. Бина эче яңартылгач, юлаучылар да кереп тәһарәт алып, намаз укып, дога кылып чыга алачак.
Бу көнне дә бик күп дога кылынды, рәхмәт сүзләре әйтелде, вәгазьләр яңгырады. Аллаһ йорты нурга күмелгән кебек тоелды. Шушында ишеткәннәрне гамәлдә кылырга язсын. Таш мәчеткә җыелучыларны урамда кайнар пылау көтеп тора иде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2016/)