Кибет киштәләре төрле тәм-томнардан сыгылып торса да, мөселман сатып алучысына шактый кыенга туры килә. Чөнки ризык составына кушылган юк кына берәр өстәмә синең хәләл дигән ризыгыңны хәрәмгә чыгарырга мөмкин. Димәк, кәрзинеңә салганчы ризыкның ялтыравыклы кабына язылганнарны җентекләп укырга кирәк. Химик, биолог яки азык-төлек сәнәгате белгече булмаса да, кайбер нәрсәләрне һәр мөселман белергә бурычлы. Эшне, нәрсә ул хәләл, дигән сорауга җавап эзләүдән башлыйк.
Аллаһы сүбхәәнәһү вә Тәгалә Изге Коръәндә: “Ий, кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман!”(“Әл-Бәкара”, 168 нче аять), - дип хәләлнең ни икәнен аңлатып бирде. Ерткыч җанвар, үләксә һәм дуңгыз итеннән тыш, шәригать кануннары буенча чалынган пар тояклылар һәм кош итеннән әзерләнгән ризыклар хәләл санала. Шулай ук балыкның бик күп төрләре, бал, бөртеклеләр, сөт, сөт ризыклары, исерткеч булмаган эчемлекләр һәм башкалар да безгә хәләл булды. Ә хәрәм хакында Аллаһы Тәгалә болай ди: “Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһыдан башка затның исеме зикер ителеп суелган хайван ите хәрәм булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите, янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрәмдер, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хаваннарны үлмәс борын “Бисмилләһи аллаһу әкбәр!” дип әйтеп бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен бугазланган хайван итләре хәрәмдер. Янә сезгә хәрәм ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрәмдер” (“Әл-Маидә”, 3 нче аять).
Шулай итеп, хәрәм белән хәләл буенча сораулар калмады, чөнки бу хакта Аллаһы Тәгалә Изге Китабында Үзе аңлаткан. Әмма Пәйгамбәребез хәдисләрендә шикле нәрсәләр телгә алына. Андый ризыкны кулланырга ярыймы? Гомумән, нәрсә ул шикле ризык? Менә гади генә бер мисал. Супермаркетта тәм-томнардан сыгылып торган шүрлекләр арасыннан барганда, безнең карашыбыз күз явын алырлык төстәге мармеладларга төшә, ди. Бер карасаң, бу тәм-томның бернинди зарары да юк кебек инде. Әмма бу беренче карашка гына шулай. “Бернинди зарарсыз” шул мармеладны җитештергәндә желатин кулланалар. Желатин, мәгълүм булганча, терлек тиресеннән, сөякләреннән ясала, ә ул терлек хәләл булгандыр, хәләл ысул белән чалынгандыр, дип беребез дә кистереп әйтә алмый. Алай гына да түгел, бүгенге көндә желатинны иң күп җитештерүче ил булып Кытай санала. Ә кытайлар, үзегез беләсез, нинди генә экзотик җанварларны ашамыйлар...
Менә сез, кәрзинегезне күтәреп, яшелчәләр бүлегенә киләсез. Монда инде бернинди шикле нәрсә булырга тиеш түгел кебек. Ләкин андый нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Мәгълүм булганча, биоинженерия дигән фән геннарны күчерү ярдәмендә яшелчәләрнең ниндиләрен генә җитештерергә мөмкинлек бирми хәзер. Азык-төлек ярлыкларындагы ГМО (генети́чески модифици́рованный органи́зм) дигән язу сез сайлаган ризыкның хәрәм булуы турында сөйли, чөнки шәригать кануннары буенча, кеше сәламәтлегенә зыян сала торган ризык хәләл була алмый. ГМОлы ризыкларның кеше организмына зарары расланса да, кызганычка, җештерүчеләрнең бу эштән туктарга һич исәпләре юк. Шуңа күрә табигый булмаган төстәге яшелчәләрне кәрзинегезгә салмавыгыз хәерлерәк.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты ризык сатып алганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә киңәш бирә:
1. Ризыкның төрү материалында “хәләл” тамгасы һәм җаваплы оешманың исеме булырга тиеш.
2. Хәләл ризыкның составын җентекләп тикшерегез.
3. Составында терлек мае, желатин, алкоголь булган продуктларны кулланмагыз.
4. Әгәр азык-төлекнең берәр ингредиенты шик уятса, аның турында интернет челтәреннән мәгълүмат эзләгез яки http://halalrt.com/ сайтының “Хәләл турында сорауларыгыз” бүлегенә кереп, “Хәләл” стандарты комитеты вәкилләреннән белешегез.
5. Хәрәм яки шикле дип табылган “Е” кодлы ингредиентлар таблицасын үзегездә булдырыгыз.
6. Хәләл ит ризыклары хәләл булмаганы белән бергә сакланырга тиеш түгел.
7. Терлек кулдан яки механик юл белән чалынганмы – шуңа игътибар итегез. Моның өчен һичьюгы эре җитештерү предприятиеләрендә бу эшнең кайсы ысул белән башкарылуын белү мөһим.
"Дин вә мәгыйшәт"