Иске татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамында урнашкан Апанай мәчете – Казанның иң матур мәчетләренең берсе. Ул 1768-1769 нчы елларда эшмәкәр Ягъкуб Солтангалиев тарафыннан төзелгән. Узган гасырның утызынчы елларына кадәр мәчетнең ишекләре ябылып тормаган: Аллаһ сүзен җиткереп, аң-белем таратып, татарларны туплап торган ул. Манарасын җимереп, өстәмә өченче кат төзеп, совет чорында аны балалар бакчасы итеп файдаланганнар. Илдә саф җилләр исә башлагач, 1995 нчы елда, ниһаять, иман йорты мәхәллә мөселманнарына кайтарылды. Шул ук елны реставрация эшләре башланып, 2011 нче елда ишекләре кабат ачылды. Аны төзекләндерүгә танылган дин әһеле мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов зур тырышлык куйды, республика җитәкчелегенең, аерым кешеләрнең хәйрия ярдәме дә зур булды. Шәһәребезнең күрке булган бу мәчет Федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. 2013 нче елның азагында Татарстан мөселманнары арасында билгеле дин әһеле, Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт САБИРОВ мәчеткә имам-хатыйб итеп билгеләнде.
Апанай мәчетендә минем беренче генә булуым түгел, килгән саен күңелдә шатлык, бәйрәм рухы тоям. “Бу сүзләрне башкалардан да ишеткәнем бар, - ди хәзрәт. - Шулай булуы гаҗәп тә түгел: бу бит тарих, монда һәр почмактан татарлык аңкып тора...” Баскычның сырлы-бизәкле култыксаларына тотынып, өске катка күтәреләм, намаз уку залларын тагын бер кат карап чыгам. Әнә шул татарлыкны сакларга тырышканнар биредә: бизәлеш, төсләр, хәтта тәрәз төбендәге яран гөлләренә хәтле үзебезчә, саф татарча...
Лагерьга 20 ләп кыз бала йөри икән. Дәресләренә кереп, аларның сабак алганнарын да тыңлап утырдым. Кызларны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәләре, шәкертләре укыта, тәрбия кыла. Ислам дине нигезләреннән тыш кызлар халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, музейларга йөриләр, мәшһүр шәхесләребез белән очрашулар уздыралар. Кыз бала бит инде ул булачак хуҗабикә дә, шуны күздә тотып, алар өчен тегүчеләр әзерли торган көллияттә осталык дәресләре оештырырга ниятләп торалар... Хәзрәт сөйләгәннәрне тыңлап утырдым-утырдым да, үзем дә сизмәстән, бу кызларга кызыгып, бигрәк бәхетлеләр инде, Казаныбызның тарихи үзәгендә яшәгәч, менә шушы тарихи мәчеткә йөри алалар, дип әйтә куйдым. “Безгә хәтта Җиңү проспектыннан да киләләр, менә шунысы сөендерә дә инде, димәк, мәчетебезне беләләр”, - диде хәзрәт, җавап итеп.
Июнь аенда монда малайлар лагере эшләгән. Соңыннан әти-әниләрен чакырып, улларының нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәткәч, әй сөенгәннәр инде. Рамазан аенда унлап малай Коръән уку курсларына йөргән. Мин килгән көнне дә берничә бала намаз уку залында, укытучылары – коръәнхафиз Исахан Бабиев тирәсенә тезелешеп, Коръән укып утыралар иде. Бу курслар дәвамлы булачак икән. Ә сентябрь аеннан, Аллаһка тапшырып, мәчет каршында ислам дине нигезләре, Коръән уку курслары ачып, беренче уку елын башлап җибәрергә җыеналар. Һәр чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә икенде намазыннан соң укыла торган лекцияләр дә дәвам иттереләчәк, аларны Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге белгечләре Тимергали хәзрәт Юлдашев белән Гали хәзрәт Ибодов алып бара. Берничә китап авторы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үзе дә лекцияләр укырга нияте барлыгын сиздерде.
Менә шундый күңелле мәшәкатьләр, уй-ниятләр белән яшәп яталар Апанай мәчете мәхәлләсендә.
Нәүбәһар КӘБИРОВА